16+

«Биредә энергиягә бай яшьләр җыелган»

«Бер ел элек яшьләр шундый форум уздыруны сорап, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткәннәр иде.

«Биредә энергиягә бай яшьләр җыелган»

«Бер ел элек яшьләр шундый форум уздыруны сорап, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткәннәр иде.

Ә бүген без барыбыз да биредә – форумда». Беренче яшьләр туристик форумын ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов шулай дип башлап җибәрде.

Беренче яшьләр туристик форумы 5-9 август көннәрендә уздырылды. Әлеге чарада Россиянең 35 төбәгеннән, шулай ук Казахстаннан һәм Украинадан 18-30 яшьлек 400дән артык кеше катнашкан. 8 августта яшьләр өч юнәлеш буенча үз проектларын яклады. «Медиа туризм: Интернет, ММЧ һәм сәяхәт-блоггинг» юнәлешендә яшьләр сәяхәт-репортажларын әзерләгәннәр. «Вакыйга туризмы һәм территорияләрне үстерү» юнәлешендә туризм эшчәнлеген өйрәнгәннәр. Жюри бәяләүләре нигезендә, иң яхшы катнашучыларга юлламалар һәм профильле компания­ләрдә стажировкалар бирелде. Ә «Туризм һәм кунакчыллык индустрия­се өлкәсендәге стартаплар» юнәлешендә алга таба гамәлгә ашыру өчен стартаплар тәкъдим ителде.

«Зөя утравына да килегез!»

ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева бу форумны әһәмиятле чара дип саный, чөнки туризм бүген бик актуаль өлкә. Ул катнашучы яшьләргә үскән саен хыялланудан туктамаска киңәш итте. Шулай ук ТР Президентының сәламен җиткерде.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова да форумның уңай якларын санап үтте: «Бу юнәлешне дәвам итсәгез, сез Татарстанның туристик үсешендә күп нәрсә эшли алачаксыз. Форум кысаларында сезнең белән бер мохиттә буласым килде, ләкин 5 августта коеп яңгыр ява башлагач, Болгарга барып та җитмәгәнсез дип уйладым. Ә сез климат шартларыннан курыкмагансыз!»

Татьяна Ларионова форумда күбесенчә кызлар катнашуына игътибар иткән. Шуңа басым ясап, сайлауларны да телгә алды: «Киләсе елда Дәүләт Думасы иҗади хатын-кызларга баеячак дип уйлыйм», – диде ул.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев сүзләренчә, форум үзенең эшен уңышлы башкарды. Беренче тапкыр гына уздырылуына карамастан, аның Россия икътисадында әһәмияте зур. Бу туристик форумда икътисадтагы проблемаларга игътибар бирелүенә бәйле.

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов форумның традициягә әйләнүен тели. Ул сүзен яшьләргә киңәш бирүеннән башлады: «Бу бик шәп мохит! Биредә энергиягә бай яшьләр җыелган. Шушы вакытыгыздан тәм табып яшәгез. Бер ел элек яшьләр үзләре шундый форум сорап, президентка мөрәҗәгать иткәннәр иде. Менә, ниһаять, без – бергә! Безнең төп максат – яшьләр тормышында уңайлы шартлар булдыру. Һәркем монда үзен табарга, ә бәлки шушы һөнәр буенча үсәргә мөмкин. Иң мөһиме – үз туган җирегездә үскәнегезне онытмагыз!»

«Сәяхәт иткәндә, кеше тулысынча үзгәрә»

Азат Кашапов яшьләргә сәяхәтче блогер буларак яхшы таныш. Ул да әлеге форумда үз проектын яклап чыгыш ясаган. Аның командасы «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе өлкәсендәге стартаплар» номинациясендә икенче урынны яулаган. Ул соңгы 5 ел эчендә 20 илне күрергә өлгергән. Үзенең тәҗрибәсеннән чыгып, башкаларга да сәяхәт итәргә киңәш итә. Аның фикеренчә, сәяхәт иткәндә, кеше тулысынча үзгәреш кичерә һәм башкача фикер йөртә башлый. «Без бер урында гына таптанып, тормышны күрергә дә өлгермибез. Шуңа күрә үз төбәгебезгә генә чакырырга түгел, башка илләрне дә барып күрер­гә кирәк. Ошбу теләкне әлеге форум аша чынга ашырып була. Туризм бүгенге көндә бик кирәк, чөнки башка илләрне күреп һәм чит ил кешеләре белән танышып, үзеңне башка яктан ачасың. Чит телне белмәү төп проблема түгел, иң мөһиме – бару», – ди «Студентлар алмашу үзәге»нә нигез салучы, сәяхәтче Азат.
Беренче яшьләр туристик форумы үз эшен киләчәктә дә дәвам итәчәк. Катнашучылар Россиянең төрле шәһәрләренә барып, үзләрен блогер буларак үстерәчәкләр.

Рәфидә Галимҗанова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading