Кичә, 20 сентябрь көнне, Казан дәүләт энергетика университеты 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. 1968 елда Мәскәү институты филиалы буларак эшли башлаган вуз, ярты гасыр эчендә энергетика өлкәсендә Идел буе белән Уралның төп белем бирү һәм фәнни үзәгенә әйләнде хәзер.
Ярты гасырлык тарих
Инде 1930 елларда Казанда энергетика өлкәсендә эшләүче белгечләргә кытлык булуы сизелгән. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, республикада беренче Энергетика институты булдырганнар. Ләкин ул өч кенә ел эшли ала. 1960 елларда Зәй, Түбән Кама, Казан гидро-электр станцияләре торгызыла башлый. Нәкъ менә шул чорда Казан энергетика университетына чын-чынлап нигез салына. Бүген уку йортында дүрт институт, 33 кафедра бар. Биредә 11 меңнән артык студент белем ала. Шуларның 335е – чит ил студентлары.
Кытайларны җәлеп итәләр
50 еллык юбилее хөрмәтенә туган көнне вуз яңа технопарк ишекләрен ачты. Биредә Инженерия үзәге, «Россия-Кытай яшьләр бизнес инкубаторы» халыкара проекты эшләячәк. Технопарк яңа проектлар белән шөгыльләнүче оешмаларны җәлеп итү үзәге дә булачак әле. Аның белән инде ун Россия һәм Кытай эшмәкәре кызыксына икән.
– Кытайлылар Татарстанда эшмәкәрлек өчен мөмкинлекләрне өйрәнәчәкләр. Инде Татарстан белән Кытай арасында товар йөрешен җайлау өчен биш контракт төзелде, – ди Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов.
Фәнне үстерәләр
Ярты гасыр гомер эчендә вуз җиң сызганып фәнни эшне дә алып бара. 2017 елда ул җил мониторингы һәм республика территориясендә җил тегермәне парклары корылмаларының сыйфатын тикшерү өчен тендер алды. Университет, «Сименс», «Шандер Электрик», «Бош» кебек Россия һәм чит илнең алдынгы оешмалары белән берлектә, лабораторияләр булдыра. Нефть тармагы да – алар җилкәсендә. Энергетика университеты галимнәре нефть алуы авыр булган җирләр өчен нефть суырткычлары уйлап таба. Белгечләр сүзләренчә, әлеге җайланмалар хәтта Антарктикадан кара алтын алырга ярдәм итәчәк. Нейлон җепләре белән эшли торган акыллы яктырткычлар да – Казан энергетиклары хезмәте. Хәзер алар республикага электр энергиясен экономияләргә ярдәм итә. Уку йорты ишегалдында Россиядә бердәнбер булган уникаль подстанция эшли. Биредә студентлар практика уза, фәнни экспериментлар ясый.
Фән белән шөгыльләнүче студентларга да аерым караш. Соңгы ун ел эчендә энергетика университетының 2000 студенты Татарстан Республикасы Президенты, Казан мэры, Татарстан Фәннәр академиясе, Россия Хөкүмәте һәм энергетика оешмалары стипендиясенә ия булган.
Бөтенесе бер җирдә
Абитуриентларыбызның 80 проценты – авыл, район җирлегеннән. 2015 елда 19 катлы яңа тулай торак төзелде. Республикада фатир тибында эшләнгән мондый тулай торак юк икән әле. Хәзергә безнең тулай торакларда 2000нән азрак урын бар. Якын киләчәктә дүртенче тулай торак төзергә уйлыйбыз. Ул инде тагын 1000 кешегә яңа урын булдырачак.
– Безнең төп үзенчәлек – уку йортының барлык биналары да бер тирәдә урнашкан. Татарстанның бер генә вузы да мондый шартлар белән мактана алмый. Янәшәбездә генә метро булуы да студентларга уңайлылык тудыра, – ди ректор.
«Характер, коллективта эшли белү дә мөһим»
Уку йорты башкалар кебек БДИдан 100 балл җыючылар өчен генә көрәшми. Университет ректоры Эдвард Габдуллаҗановның «отличник»ларга үз карашы.
– 100 балл җыючылар бик аз алар, аларны җәлеп итүе кыен. Без 100 балл җыючылар артыннан чапмыйбыз да. «Бишле»гә укучы кеше яхшы белгеч була дигән сүз түгел әле ул. Кешенең характеры, коллективта эшли белүе дә кирәк. Укырга керү – бер хәл. Күп очракта проблемалар кулга диплом алгач башлана. Студентларның эшкә урнашу ягын да кайгыртырга кирәк. Моның өчен без оешмалар белән тыгыз элемтәдә торабыз, – диде ректор.
Шулай да яхшы укучыларны яраталар монда. Аларга өстәмә стипендия дә түлиләр. Олимпиадаларда җиңү яулаучылар өчен дә энергетика университеты ишекләре һәрвакыт ачык. 2018 кабул итү комиссиясе нәтиҗәләре буенча, Казан энергетика университетына укырга керү өчен уртача балл – 70,8не тәшкил иткән.
Энергетикларны мәктәптән үк үстерәләр
Уку йорты бишенче сыйныфтан ук инде энергетика белгечләрен әзерли башлый. Моның өчен республиканың тугыз мәктәбендә «Startup Energy» дигән махсус курслар бар. Шулай ук мәктәпләрдә 42 профиль сыйныфлары эшли. Тумыштан ук үзен энергетик, инженер итеп хис иткән бала өчен бу – менә дигән мөмкинлек.
Фото: kgeu.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар