16+

Бистә шатлыгы: Борисково халкына – бәйрәм бүләге ясалды

Казанның Борисково бистәсендә төзелгән тренажер мәйданчыгын Физкультурачылар көне алдыннан – 9 августта кулланылышка тапшырырга булганнар. Һава торышы гына бәйрәмгә каршы булды. Төзелгән мәйданчык торып торыр дигәндәй, яңгырлы көннән качып, килгән халыкны мәктәп спорт залына дәштеләр.

Бистә шатлыгы: Борисково халкына – бәйрәм бүләге ясалды

Казанның Борисково бистәсендә төзелгән тренажер мәйданчыгын Физкультурачылар көне алдыннан – 9 августта кулланылышка тапшырырга булганнар. Һава торышы гына бәйрәмгә каршы булды. Төзелгән мәйданчык торып торыр дигәндәй, яңгырлы көннән качып, килгән халыкны мәктәп спорт залына дәштеләр.

Башкаланың Идел буе районында урнашкан 97нче мәктәп ишегалдында төзелгән әлеге мәйданчык. Төп үзенчәлеге шунда: Борисково өчен бу – олысы һәм кечесе дә шөгыльләнә ала торган бердәнбер урын. Мәктәпкә болай да сукмакны өзмәгән җирле халык өчен белем йорты капкасы моннан соң кичкә кадәр ачык булачак.

– Безнең мәктәп – бистә халкын үзенә тартып тору үзәге дә бит ул, чөнки Борисковода башка андый мөмкинлекләр юк. Мәдәни чараларга да, башкасына да халык бик теләп килә. Инде әлеге мәйданчыкның төзелеп бетүен дә түземсезлек белән көтеп алдык, – ди мәктәп директоры Әлфия Әбдрәшитова. – Мәктәптә 250 укучы белем ала. Аларның спорттагы уңыш­лары да сөендерә. Аеруча бас­кетбол, волейбол һәм көрәштә даими җиңүләр яулыйлар. Ишегалдында шундый мәйданчык ачылу нәтиҗәсендә күрсәткечләребезнең тагын да яхшыруына өметләнәбез.

Бистә халкының хыялы уни­вер­саль спорт мәйданчыклары салу республикакүләм программа ярдәмендә тормышка ашырылган. «Берничә ел элек мәктәпне капиталь төзекләндергәннән соң ышандырып киткәннәр иде. Җитәкчелек вәгъдәсендә торды, – ди мәктәп директоры. – Буш урыннар бар әле: волейбол һәм баскетбол мәйданчыгына да өмет итәбез».

Республиканың әлеге программасы буенча Идел буе районында быел командалы уен төрләре өчен тагын 4 мәйданчык кулланылышка тапшырылырга тиеш. Гомумән алганда, Вахитов һәм Идел буе районнары буенча, программа нигезен­дә, 46 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган.
– Татарстан Хөкүмәте, Президентыбыз һәм шәһәр мэры балалар, яшьләр спорт белән уңайлы шартларда шөгыльләнсен өчен, мәйданчык­ларның санын арттыру буенча зур эш башкара. Бүгенге вакыйга – бистә халкы, мәктәп укучылары өчен кечкенә генә бәхет – тренажер мәйданчыгы ачыла. Балаларга шундый мөмкинлекләр тудыру аша көчле, бәхетле буын тәрбияли алуыбызга ышанабыз, – дип фикерләрен җиткерде Казанның Вахитов һәм Идел буе районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Дроздецкая.

Тантанага килгән ГТО Бөтен­россия физкультура-спорт оешмасы вәкиле Кирилл Шевчук әйтмеш­ли, дөрес итеп файдаланмасак, тренажер мәйданчыгы тимер өеме ролен генә башкарачак. Шуңа да ул яшьләрне даими шөгыльләнергә, кичәге күрсәткечеңне яхшырту өчен, тырышлык куярга чакырды. «Шулай булганда, сез – бу көннең җиңүчеләре», – диде ул.
...Ә Борисково бистәсендә көн герое булырга атлыгып торучылар җитәрлек. Мәйданчык ачылышына килүчеләрнең күплеге шул хакта сөйли. Мәктәп җитәкчелеге, андыйлар өчен капканы йоклар вакыт җитми торып япмыйбыз, дип ышандырса, бистә халкы кабат килергә вәгъдә бирде. Бу юлы инде – спорт киеменнән.

Вәли РӘШИТОВ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading