Вахитов һәм Идел буе районнарында 2017 елдан «Поселокларда юлларны ремонтлау» программасы буенча 113 мең кв. метрдан артык юлны ремонтлау мөмкин булды. Район хакимияте башлыгы Марат Закиров сүзләренә караганда, быел Әмәт, Плодопитомник, Иске Горки, Борисково поселокларында 14 мең квадрат метрдан артык юлны ремонтлау планлаштырылган. «Шулай итеп, 5 ел йомгаклары буенча районнарның барлык поселок юлларының 13%-ы ремонтланачак», – диде М.Закиров.
Совет районында соңгы 6 елда 49 км дан аз гына артыграк озынлыктагы 85 юл ремонтланган. Быел алты торак массивта (Вознесенское, Троицкий урманы, Константиновка, Зур Дәрвишләр, Яңа Сосновка һәм Солтан Ай) 6 км озынлыктагы алты юлда эшләр планлаштырылган, дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов.
Илсур Метшин ассызыклаганча, юлларны ремонтлау һаман да бистәләрдә беренче номерлы мәсьәлә булып кала: «Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарын мисал өчен алырга: 9 ел эчендә юлларга 500 млн сумга якын акча җибәрелде. Күрше төбәкләрнең һәр шәһәре мондый масштаблар белән мактана алмый».
Киров һәм Мәскәү районнарында өч ел эчендә 1140 яктырткыч урнаштырылган, С.Миронов сүзләренчә, куркынычсыз яктырту өчен тагын 600 яктырткыч урнаштыру кирәк.
Бу мәсьәлә Вахитов һәм Идел буе районнарында да хәл ителә: 5 ел элек торак массивларда урамнарның 60%-ы гына яктыртылган булса, хәзер бу сан 80%-ка якынлаша. Барлык автобус маршрутлары буенча юллар, социаль объектлар, балалар мәйданчыклары яктыртылды, дип хәбәр итте М.Закиров.
Совет районында быел 691 яктырткыч урнаштыру планлаштырылган – бу 15 км тирәсе урамны яктыртырга мөмкинлек бирәчәк. 5 ел эчендә республика программасы буенча 1900 яктырткыч куелган, 50 км юл яктыртылган. Р. Фәтхетдинов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә 6 меңнән артык яктырткыч кирәк.
Комментарийлар