16+

Битлек режимын бетерергә ашыгырга ярамый

Россиянең беренче төбәге үзләрендә битлек режимын бетерде. Күршеләребез Удмуртия башлыгы Александр Бречалов мәҗбүри битлек кию тәкъдим рәвешендә генә кала дип белдерде.

Битлек режимын бетерергә ашыгырга ярамый

Россиянең беренче төбәге үзләрендә битлек режимын бетерде. Күршеләребез Удмуртия башлыгы Александр Бречалов мәҗбүри битлек кию тәкъдим рәвешендә генә кала дип белдерде.

Дөрес, Бречалов коронавирус белән әле авырмаучыларга сакланырга, битлекне салмаска киңәш итте. Шулай ук сәүдә киштәләрендә артындагы сатучыларга да битлектән хезмәт итәргә чакырды. Мәҗбүрилекне бетереп, бәлки ашыкканнардыр да. Ни генә әйтсәң дә, Удмуртиядә коронавирус белән авыручылар да, үлүчеләр дә күпкә күбрәк иде. Чагыштыру өчен: күршеләрдә 10 декабрьгә ковид белән 26,4 мең кеше авырса һәм әлеге зәхмәттән 541 кеше үлсә, Татарстанда пандемия башланганнан бирле шул ук көнгә 16 879 очрак теркәлгән һәм 293 үлем булуы ачыкланган.

Саннар кимрәк булса да, бездә битлек режимын кире кагарга җыенмыйлар бугай. Дөрес тә эшлиләр.
Әйе, дөрес. Моңа җәмәгать транспортында йөргәндә, мәшһүр кызыл автобуста өйгә кайтканда инандым. Шыплап тулган автобус. 1,5 метр ара дистанция сакланмавы көн кебек ачык. Җитмәсә, битлек кимәүчеләр дә күп икән. Гәрчә башкала автобусларында тикшерүләр дә узып тора, көн саен 500ләп кешенең битлексез булуы ачыклана, дип язып-сөйләп торсалар да. Пассажирларның кайберәүләре бигрәк кызык: автобуска битлектән керә дә, салон эчендә битлеген төшереп куя.

Хәер, шул ук хәлне сәүдә нокталарында да күзәтергә мөмкин. Кешеләр кибет киштәләре янында битлеген төшереп, яки бөтенләй битлексез йөри-йөри дә, сатучы янына килеп баскач (яисә сатучы кисәтү ясагач), битлеген күтәрә. Барыбыз да шулай инде, алай түгел, димәгез.

Коронавирус буенча статистиканың төшүе берничә фактор белән бәйледер. Вакцина, әлбәттә. Саклану чаралары да зур роль уйный. Һәм... әлбәттә, салкыннар. Салкыннар безгә дошманнарны җиңәргә гел ярдәм иткән. Бу зәхмәтне дә, язга чыкканчы, туңдырып бетерер дигән хыял бар. Үзебез дә саклануны онытмасак иде...
 

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading