16+

Битлекләрне салырга ашыкмагыз, коронавирус һаман да безнең белән

Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасындагы идарәсе коронавирусның читтән кайткан очракларының арту мөмкинлеге турында кисәтте.

Битлекләрне салырга ашыкмагыз, коронавирус һаман да безнең белән

Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасындагы идарәсе коронавирусның читтән кайткан очракларының арту мөмкинлеге турында кисәтте.

Татарстанда коронавирус пандемиясе башланганнан бирле, Россиянең башка шәһәрләреннән әлеге чирне йоктырып кайтуның 206 очрагы теркәлгән. Бу хакта бүген республикада агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять буенча матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Чирләү буенча гомум статистикага күз салсак, элемтә аша йогу очраклары - 56%, читтән кайтканнар арасында коронавирус белән авыручылар- 5% тәкшил итә.
Авдонина аныклап узганча, республикага җылы яклардан, әйтик, Сочи, Ставрополь һәм Краснодар якларыннан ял итеп кайткан  барлык кешеләр өчен санитар-карантин контроль үткәрелә. "Чир йоктырып кайту очраклары үсәчәк, дип уйлыйм, чөнки Россия Федерациясе субъектларында COVID 19 буенча вәзгыять төрлечә. Ял белән мавыгып китеп, профилактика чаралары турында онытабыз. Кешеләр, диңгезне күргәннән соң, кул юу һәм битлек кию кирәклеге турында оныталар ", - диде ул.

Роспотребнадзор Корбан бәйрәмендә коронавирустан гына түгел, ә Себер түләмәсеннән дә сакланырга киңәш итте. Һәм санитар табиб Любовь Авдонина 31 июльдә узачак Корбан бәйрәменә тиешле тәкьдимнәрен бирде. Аның сүзләренә караганда, әлеге олуг бәйрәмне үткәрү уңаеннан, идарә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә һәм район башкарма хакимияте органнарына үз киңәшләрен биргән. "Чараны мөмкин булган кадәр кыскартылган вариантта оештырырга тәкъдим итәбез. Намазны урамда 1,5 метр дистанцияне үтәп уздырырга. Корбан чалу барлык кагыйдәләрне үтәгән килеш башкарылырга тиеш. Коронавирус турында гына түгел, себер түләмәсе хакында да истә тотарга кирәк, йолада катнашучылар шул авырудан прививка ясатырга тиеш, - дип хәбәр итте Авдонина. - Антисептиклар, битлекләр, перчаткалар кирәк. Әлеге чараларда 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең  катнашмауларын сорыйбыз, бәйрәмне өйдә генә үткәрергә киңәш итәбез. Ә корбан итен аларга волонтерлар алып килергә мөмкин ".

ЛИЛИЯ ГАЙНУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading