16+

Бәхет кенә телә

– Юк, алай димә син, энем. Бик нык җаныңа тисә дә, җен ачуыңны чыгарса да, алай димә. Чукынып катсын инде шунда димә. Түзәр әмәлең калмаса да, әйтмә алай дип. Чукынмый гына катсын... әй лә, чукынмасын да, катмасын да диген. Син беркайчан да, беркемгә дә алама сүз әйтмә, начарлык юрама. Син аңа бары тик бәхет кенә телә. Һәр кешегә һәрчак бәхет телә.

Бәхет кенә телә

– Юк, алай димә син, энем. Бик нык җаныңа тисә дә, җен ачуыңны чыгарса да, алай димә. Чукынып катсын инде шунда димә. Түзәр әмәлең калмаса да, әйтмә алай дип. Чукынмый гына катсын... әй лә, чукынмасын да, катмасын да диген. Син беркайчан да, беркемгә дә алама сүз әйтмә, начарлык юрама. Син аңа бары тик бәхет кенә телә. Һәр кешегә һәрчак бәхет телә.

Беләм, энем, бер үк исем белән аталса да, кешеләрнең барысы да бертөрле булмый. Тыштан карасаң да алай түгел бит ул: кәрләләре, алыплары, нәзекләре, юаннары була... Төсләренә кадәр төрлечә бит: агы бар, карасы бар, сарысы бар, сорысы... Сорылары хәтта күбрәк тә бугай әле. Бөтенләй төссезләрен исәпкә алмаганда. Тышкы яктан ук шулай булгач, энем, эчке ягы чамасыз инде аның. Кеше күңеле – үзе бер галәм ул. Анда әллә ничә төсләр, әллә нинди исләр бергә буталган. Очы-кырые юк. Аңлыйм барысын да. Тик син шул төрле кешеләрнең барысына да бәхет телә.

Бөтен кеше дә бәхетле булырга хыяллана. Бәхетле булучылар бар. Бәхетсезләр бар. Башкаларны бәхетле итәргә теләүчеләр бар. Ләкин барысыннан да күбрәге – «их, бәхетле булсаң иде...» – дип уфтанучылар. 

Бәхетсез булу – авыр. Моның шулай икәнен белмәгән кеше юк, энем. Барысы да белә, хәтта якыннарына теләкләр теләгәндә дә: «Бәхетсезлеккә юлыгырга язмасын, ходай бәхетсезлектән сакласын», – дигәнрәк сүзләр әйтәләр. Белүче күп. Ләкин бәхетсезлекнең авырлыгын аңлаучы юк. Алай гына түгел әле ул, энем, үзенең бәхетсез икәнен дә аңламыйча, рәхәтләнеп яши әле аның күбесе.
Бәхеткә ирешү җиңел түгел, энем. Моның өчен кайвакыт бик күп авырлыклар күрергә, бик күп михнәтләргә түзәргә, эт каешы өзелердәй чакларда да өзелмичә кала белергә кирәк. Ай-һай, җиңел түгел, энем, бәхеткә ирешүләре... Җиңел нәрсә булса, аңа барысы да ирешер иде. Чират торып ирешерләр иде. Ә синең берәр җирдә чират күргәнең бармы? Бәхеткә?
Ә бүтәннәрне бәхетле итү тагы да авыррак. Монысы аның хәтта мөмкин дә түгел, чөнки бәхетне син бертөрле күзаллыйсың, ә теге кеше икенче төрле дип уйлый. Үзе төрле булгач, уйлары да төрле бит инде ул адәм баласының. «Үз хәстәрен хәстәрләп, мине махсус рәвештә шушы юлдан җибәрергә тели», – дип уйлый ул. «Бакчы, бу мине бәхетле итәргә тырыша бит», – дип уйламый. Кеше һәрвакыт шулай ул, энем. Әгәр син аны нәрсәдер эшләтергә телисең икән, ул гел нәрсәдер эшләмәскә тели башлый. Яхшы гамәлдә, әлбәттә.

Шулай, энем, бәхеткә ирешү дә, бәхетсез булу да, башкаларны бәхетле итү дә авыр.
Аның каравы, «их, бәхетле булсаң иде», – дип уфанудан да җиңеле юк. Моның өчен берни дә кирәкми. Кеше уңаена шулай авыр сулый-сулый уфтанасың да дәлше рәхәтләнеп яши бирәсең. Менә син күз алдыңа китереп кара әле ихлас күңелең белән. Берни эшләргә кирәкми бит! «Их...» – дип уфтанасың да – вәссәлам. Кайдадыр кешеләр утка-суга-сугышка керә: үлә, яралана, дусларын югалта... Ә бу монда утыра: «Их, бәхетле булсаң иде ул», – ди. Кайдадыр кешеләр ачтан интегә, бер телем икмәк өчен җанын да, тәнен дә, күршесен дә сатарга әзер. Ә бу монда. Уфтанып утыра. Их, ди. 

Менә син кичә генә гомерең буе яулап кулга төшергән бәхетеңне күтәреп килә идең, бу аяк чалды... Син егылдың, торып бастың да ары киттең, бәхетең ерак очмаган булып чыкты – эләктердең. Ә бу утыра. Их, ди. Бәхетсез булырга теләми инде ул. Бәхетле булырга да теләми. Уфтанып утырырга тели. Шулай җайлырак. Ул шуңа күнеккән.

Ә син аңа бәхет телә. Тапсын! Синең кебек әнә. Күтәреп барсын. Абынсын. Егылсын. Тагын эзләп китсен. Һәм, беләсеңме, ул нишләячәк? Тфү, шул да булдымы бәхет дип кул селтәп, кабат теге урынына кайтып утырачак. Уфтанырга. Ә син тагын бәхет телә! Чукынып катсын димә син аңа. Бәхет кенә телә.

фото - pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading