Республиканың «Без бергә» иҗтимагый оешмасы оешкан көненнән алып, тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм күрсәтергә тырыша.
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы да ятим сабыйларга гел хәерһаклы. Менә инде өченче ел рәттән Чаллы шәһәрендә «КамАЗ»ның «Саулык» шифаханәсендәге бер лагерьны бер атнага шундый шәфкатьле гаиләләргә бирәләр. Балалар өчен бөтенләй бушлай. Әти-әниләргә дә шалкан бәясе генә. Быел да булды ул. Без анда, олысы-кечесе бергәләп, «Бәхет утравы»н эзләдек.
Җандашлар җыены
Быел мондый смена ике атна эшләде. Беренчесе Чаллы шәһәре һәм аның янындагы райондагыларны җыйган булса, 6 августтан 12сенә кадәр Казан шәһәре һәм аның янәшәсендәге районнарда яшәүче гаиләләр җыелды. Әлеге сменаны җандашлар җыены дип атарга да була. Чөнки ватсаптагы төркем аша без бер-беребезнең ничек яшәгәнен генә түгел, ничек сулаганын да белеп торабыз. Күпләре белән якын дуслар. Үзем сокланган гаиләләр белән газета укучыларын да таныштырып барырга тырышам. Һәм менә Чулман ярындагы нарат урманы эчендә алар белән кабат күзгә-күз очрашып, аралашырга җай чыкты. Казаннан Чаллыга автобуста бушлай бардылар. Һәр тиен исәптә булган бүгенге көндә монысы да бик мөһим. Бу «Без бергә» оешмасының якын дусты, гел ярдәм кулы сузучы Казандагы «Зарница» җитештерү берләшмәсенең чираттагы ярдәме иде.
Лагерьга бардым дип берәүне дә шаккатырып булмый инде бүген анысы. Чит илләрнекенә баручы балалар да шактый. Тик замана баласы хәзер, киресенчә, лагерьга бармаска тырыша, әти-әнисеннән, бигрәк тә компьютердан аерыласы килми. Бу сменаның үзенчәлеге шунда – балаларны үзеңнекенә һәм читкә аерып тормыйча, анда гаилә белән килергә була.
Вакыты гадәти яллардан шактый кыска булса да, бик файдалы. Бер генә минутны да бушка уздыра алмыйсың.
«Йөрәгемне балаларга бирәм!»
Танылган педагог Василий Сухомлинскийның бу сүзләрен теләсә кем әйтә алмый. Чөнки йөрәк – һәркемдә бер генә. Ә аны балаларга биргәч, ул үзе йөрәксез калсын димени?! Хәер, бу фидакарь адымны атларга җыенган кеше аның нәтиҗәсен уйлап тормый инде. «Саулык»та мин мондыйларны шактый очраттым. Алар, ике дә уйлап тормый, йөрәкләрен балаларга биргәннәр. Югыйсә, менә бу ханымнарның әлеге гамәлләрен ничек аңлатмак кирәк.
Апас районы Иске Йомралы авылыннан Рәдинә лагерьга улы белән килгән. Язмышы шактый үзенчәлекле аның: мари илендә татар авылында туган кыз башка милләт кешесенә кияүгә чыга, ике бала әнисе була. Ирсез калып, балаларын үстереп, тормышлы иткәч, туганнары үзе турында кайгыртырга киңәш бирәләр. Булачак ире белән Татарстанда сеңлесенең туенда очрашалар. Озак сузмый никах та укыталар. Тормышларын түгәрәкләр өчен өйдә сабыйлар авазы гына җитмәгәнен аңлагач, бер ятимә бала алырга карар кылалар. Тик балалар йортында аларга ике малай тәкъдим итәләр. «Ничек баш тартыйк инде, аларга – әни, безгә бәби кирәк иде. Аллаһ юлыбызны юкка гына кисештермәгән бит инде», – ди яулыклы мөслимә ханым. 12 яшьлек малайның бик тиктормас, шук чагы. Шуңадыр инде, Рәдинә ханым улы белән бергә футбол уйнарга да, дискотекага барырга да дәрт тә, дәрман да таба. Аңа карап, Сухомлинскийның сүзләрен кабат искә төшердем. Мондый фидакарьләр төркеменә Арчадан Лилия ханым гаиләсе дә керә. Урта Азия республикаларының берсендә дөньяга килгән бу мөлаем ханымны язмыш җилләре Татарстанга, Казанга китерә. Балалары инде үсеп беткән, һәрберсенең үз тормышы. Ләкин Лилия ханым күңелендә берәр ятимгә яхшылык эшлисе килү теләге бер тамчы да кимемәгән, киресенчә, бу теләк көннән-көн арта гына барган вакыт була. Шундый чакта ул Дәрвишләр бистәсендәге махсус интернатка барып, андагы балалар белән аралаша башлый. Тора-бара аларны кунакка да чакыралар һәм бөтенләй үзләрендә яшәргә калдыралар. Өч үсмер егет. Берсе – тумыштан авыру. Менә шулар белән килгән иде Лилия ханым лагерьга. Аның балалары катнашкан ярышларда ничек көч бирүен, кыяфәтен күргәч, кабат Сухомлинскийның сүзләрен искә алдым.
Ольга Доронина – спортчы-волейболчы. Ул ярышларга дөньяның кайсы гына илләренә бармаган да никадәр җиңүләр яуламаган. Ләкин спорт карьерасын Ольга ханым гаилә бәхетенә алыштырырга булган. Язмышын берәү белән бик сөенеп бәйләсә дә, кызының бик үк сәламәт тумавын белгән ата кеше табанын ялтыраткан. Ә Ольга, киресенчә, бөтен назын кызына багышлаган. Табиблар, булмый, дип торсалар да, өметен өзмичә, ул аны бүген дә дәвалый. Аңа иптәш булсын дип, Никита исемле малайга да әни булган. Балаларны шуның кадәр яратуын белгәнгәдер инде, язмыш аңа тагын бер курчак кебек бөдрә чәчле кызның әнисе булуны насыйп иткән. Бәлки, Ольганың тагын берәр балага әни буласы килү теләге нәкъ шул чакта кызы тәүге аваз салганда тугандыр. Ә лагерьга бу ике метрлы спортчы ханым дүрт бала белән килгән иде. Ольганың хыялы чынга ашкан: ул ятим ике нәни нарасыйны тагын күкрәгенә кочкан. Алар чынлап та нәни. Берсенә – өч, икенчесенә әле ике яшь тә тулмаган. Үзләре терекөмеш бөртеге төсле тереләр, йөгерәләр генә. «Минем бәхет борчакларым!» – ди Ольга, артларыннан чабып, ә тоткач, кысып үбә башлый. Бу мизгелне күрергә кирәк, аны сүзләр белән генә аңлатып булмый. Йөрәгеңне балаларга бирү шулай буладыр инде. Сабыйлары кечкенә булганга, Ольганың бер генә ризыкны да тыныч кына өстәл артына утырып ашаганы булмады. Тик зарланганын беребез дә ишетмәде.
Яңа Чишмә районыннан Гөлсирә ханым да ире Шәүкәт белән, бәхетле гомер кичереп, ике көрәшче ул үстергәннәр. Берәү тынгылы җан булса, шуңа риза булып кына утырыр иде дә... Ләкин Гөлсирә ханым күңелендә бер кыз багу теләге көннән-көн ныграк көчәя бара шул. Уртак карарга килеп, тиешле документларны әзерләп, балалар йортына барсалар, алар теләгән кызның абыйсы да бар икән. Шулай итеп, биш яшьлек Илдус һәм дүрт яшьлек Йолдыз бу гаиләгә килеп, баш өстендә түбә генә түгел, ярата белүче әти-әни дә таба. Киленнәре дә ятим үскән кыз. Инде менә аның сеңлесен дә гаилә үзләренеке итәргә уйлаган. Лагерьга Гөлсирә ханым ике үсмер кыз: Йолдыз һәм киленнең сеңлесе Катя белән килгән иде. Катя да апрельдән бирле аларда тора. Ә Йолдыз тугызынчыны тәмамлап, педагогия көллиятенә кергән. Спорт бүлегенә. Лагерьда да иртә-кич йөгереп, күнегүләр ясап йөрде.
Мин әле мондый фидакарьләрнең берничәсе белән генә таныштырдым. Ә бу сменада алар 50гә якын иде. Ә барлыгы ике сменага 300 бала һәм 105 әти-әни ял итте.
Бал мичкәсенә бер кашык дегет
Шулай, һәрбер көнне төрле «утрауларда»: сәнгать, шәфкать, иҗат, спорт булып, «Бәхет утравы»на да инде җитәбез дигәндә генә, күңелсез хәбәр таралды. «Алексеевск районындагы бер гаилә башлыгы тәрбиягә алган тугыз яшьлек кызын үтергән». Бу хәбәр барыбызга да аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Ничек инде? Бу хәлнең булуы мөмкин түгел! Ләкин бу фаҗига чынлап та булган иде һәм нәтиҗәләр дә озак көттермәде. Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева, гаиләләргә бала биргәндә ятимнәрнең санын чикләргә кирәк, өчтән күбрәк булмасын, дигән ашыгыч тәкъдим белән чыкты. Алда ни көтә? Лаеш районында торучы, тугыз ятимгә әни булган Алсу Вәлиева, күз яшьләрен яшереп кала алмыйча: «Мин аларның кайсысын бирим? Алар миңа ышанып, яклау эзләп, «Әни!» диләр. Мин ул ышанычны ничек югалтыйм?!» – диде, чын күңелдән борчылып. Бу шәфкатьле ханым турында без газетабызның узган елгы 24 ноябрь санында язган идек. Быел Алсу гаиләсе тагын бер сабыйга арткан. Үзендә тәрбияләнүче Фирдүс белән Артемның энеләре балалар йортында икәнне белгәч, кышкы буранлы көндә руль артына утырып, Чаллыга чыгып китә бу тәвәккәл хатын һәм нәни Артур белән кайта.
– Менә шундый фаҗигаләр булмасын, балалар белән әти-әниләр бер-берсенә тизрәк ияләшсен өчен үткәрәбез мондый сменаларны, – ди лагерь начальнигы – Мәгариф министрлыгының Караучысыз калган балаларга һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең Чаллы үзәге директоры Галина Сатаева. – Әти-әниләр белән балаларның бергә ял итү тәҗрибәсе бездә – Татарстанда гына. Моның яхшы гамәл икәненә елдан-ел ныграк инанабыз һәм башкаларны (спонсорларны да) ышандырабыз. Быел, шундый игелекле кешеләр ярдәме белән, һәр балага өч көн рәттән кислород коктейле эчү мөмкинлеге тудырдык. Әти-әниләренә сауна белән бассейн сеансы бүләк иттек.
«Бәхет утравы»н без, чынлап та, таптык. Әллә кайда еракта да булмаган икән ул. Әти-әниең белән бергәләшеп, күңелле ял иткән шушы «Йолдызлы» лагере үзе бәхет утравы булган икән бит! Һәр кеше өчен әти-әниле булу – иң зур бәхет. Ятим сабыйларны бәхетле итеп, аларны сөендерә алу – бәхетнең тагын да олысы. Һәркем: балалар да, өлкәннәр дә шуңа инанып һәм ул бәхетне сакларга кирәк икәнен аңлап кайтты бу сменадан.
Саннар һәм җаннар
Татарстанда 2017 елның 1 июненә 11 717 ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бала бар. (5 мең өлкән кешегә 1 ятим бала туры килә.) Аларның 2907се яңа гаиләләрдә тәрбияләнә. Соңгы елларда ятим балалар саны 36 процентка кимегән. Шул сәбәпле республикада 4 балалар йорты ябылган.
Чаллы
Комментарийлар