16+

«Бәлки алар исәндер...»

Бөркөнне редакциябезгә бер абзый килеп керде. Үзе русча сөйләшә, ә кулында – татарча язылган хатлар. Баксаң, сугыш елларында фронттан килгән өчпочмаклы хатлар икән бу.

«Бәлки алар исәндер...»

Бөркөнне редакциябезгә бер абзый килеп керде. Үзе русча сөйләшә, ә кулында – татарча язылган хатлар. Баксаң, сугыш елларында фронттан килгән өчпочмаклы хатлар икән бу.

Хат ияләре – Питрәч районының Әлбәдән авылында туып-үскән әтиле-уллы Богомоловлар. Кызганыч, алар сугышта хәбәрсез югалганнар. 75 ел узганнан соң, туганнары аларны эзләргә булган. Бу эшкә редакциябезгә килгән абзый – Александр Семеновны да җәлеп иткәннәр. Юкка гына түгел, Чуваш респуб­ликасының халык академигы, язучы, төбәкне өйрәнүче Александр ага үзе дә сугышта һәлак булган абыйсын 70 елдан соң эзләп тапкан. Дары исе сеңгән, саргаеп беткән сугышчы хатларын, Александр аганың абыйсы турындагы истәлекләрне бергәләп барладык.

«70 елдан соң абыйны таптык»

Бөек Җиңү көнен ел саен зурлап каршы алабыз, ел саен исән калган ветераннар бу көннәрдә сугыш хатирәләре белән уртаклаша, телевизор экраннарында сугыш кинолары күрсәтелә. Тик менә ул еллардагы мәхшәрне, авырлыкларны үзе кичергәннәр, үз күзләре белән күргәннәр генә чын-чынлап аңлый торгандыр. Күпме кешенең гомере өзелде сугыш кырларында, никадәр милләттәшебез хәбәрсез югалды.

«Абыебызның җирләнгән урынын табу бик көтелмәгән шартларда булды», – дип искә ала Александр ага. Абый дигәннәре – кунагыбыз­ның әнисенең абыйсы – Василий Федоров. Ул Аксубай районының Савгач авылында ишле гаиләдә туган. Авыр еллар булуга карамастан, мәктәпне тәмамлаган, район педагогия училищесына укырга кергән, аннары Казанда педагогия институтында белем алган. Яшь укытучыны Алексеевск районы мәктәбенә эшкә җибәргәннәр. Сугыш алдыннан Василий Мәскәүдә әзерлек курслары уза. Сугыш башланган көнне үк, үзе теләп, сугышка китә.
Абыйсы турында Александр агага әнисе гел сөйли торган булган. «Абыйның сугыштан килгән берничә генә хаты һәм ике фотосы саклана иде. Әби ул истәлекләрне бик кадерләп, икона артында гына тотты. Берсендә Бөек Җиңүнең 20 еллыгы уңаеннан стена газетасы әзерләгәндә дә чак сорап алдык, бирергә теләмәде, югалтырбыз, дип курыкты. Абыйның сугыштан килгән фотосы мәдәният йортында биш елга якын эленеп торды», – дип искә ала Александр ага.

Кызганыч, Василийның үзенә сугыштан исән-сау кайтырга насыйп булмый.
1944 елда киемнәрен туганнарына китереп бирәләр дә, аның Себер флотында хезмәт иткәнен, үлемен хәрби трибунал белән бәйле, дип аңлаталар. Эзләмәскә кушалар. Нык гаҗәпләнсәләр дә, туганнары бу хәбәргә ышанмый, халык арасында Василий дошман яклы булган, дигән хәбәр таралганга да йөрәкләре әрни аларның.
Авылда сугышта һәлак булган якташлары хөрмәтенә куелган обелискта яу кырыннан кайтмый калган Василий Федоровның исемен күрмәгәч тә, нык борчыла туганнары.  Алар хәбәрсез югалган туганын ныклап эзләргә керешәләр. Тик нәрсәдән башларга? Фронттан килгән хаттагы адрес буенча сорашулар нәтиҗә бирми, ул хезмәт иткән Себер флоты архивында да аның турында мәгълүматлар сакланмаган булып чыга. Хәрби трибунал белән бәйле булгач, документларны Үзәк архивтан эзләргә киңәш итәләр. Анысында да берни таба алмыйлар. Берсендә Василийның энекәшенең төпчек улы кунакка кайткач, бер вакыйганы исенә төшерә. Танышы аңа бер газетадагы язмада Киров өлкәсендә капитан Федоровка һәйкәл куелу турында укыганын әйткән була. Александр ага бу һәйкәл белән кызыксына башлый. Киров шәһәре үзидарәсе белән элемтәгә керә. Баксаң, чынлыкта Федоровка бернинди дә һәйкәл юк икән. Ә менә ватаны өчен көрәшкән яу батырлары истәлегенә куелган мемориал такта бар. Хәтер китабына да Федоров фамилияле сугышчылар кергән. Хәтта өчәү. Берсенең исем-фамилиясе дә туры килә. Василий Федоров. Тик әтисенең исеме генә чагышмый. Алексей аганың туганы Спиридонович. Ә Киров өлкәсендәге сугышчыныкы Сидорович. Эзләнә торгач, бу сугышчының туу урыны Татарстаннан – Аксубайдан булып чыга. Сугышка алу урыны да Александр аганың абыйсыныкы кебек булып чыга. Ачыклый башлагач, кызык мәгълүматларга тап булалар. Баксаң, Василий сугышта әтисенең чиркәү кушкан исемен алган. Шуңа Сидоровичка әйләнгән. 1942 елда ул Ашхабад шәһәрендә Кызыл Армия ака­демия­сенең хәрби-юридик бүлеген тәмамлый. Себер флотына хәрби трибунал әгъзасы итеп җибәрелә. 3нче ранг­лы хәрби юрист була. Биш ай хәрби госпитальдә дәваланганнан соң үлеп китә. Аның турындагы мәгълүматлар Санкт-Петербургтагы архивта саклана.

«Бу кәгазьне ипигә алыштырдым»

Василий Федоровны бер белмәгән чит җирдә, якташы, дип тиң күреп хөрмәтлиләр, ә туган җире Татарстанда белмиләр дә. Моңа Александр ага борчыла. Туганының исемен таныту, дәрәҗәсен кайтару өчен, бар көчен куя. Абыйсын табу вакыйгасын тасвирлап китап бастыра. Василий Федоровның исемен «Хәтер китабы»на кертүгә ирешә. Хәзер Александр ага Питрәчтәге сугышчыларны эзләү белән мәшгуль.

Богомоловлардан килгән хатларда – сугышчыларның кичереш­ләре, хисләре. Алардан дары исе килә сыман. Кайберләре тишкәләнеп беткән, кайсыларында каләмнең төсе уңган. Күбесе карандаш белән татар телендә язылган. Хатларның күпчелеге – Илья Богомоловныкы. Барысы да әнисенә адресланган. Ике җөмләнең берсе «әни» дип башлана. Күрәсең, егет керәшен булган. Чөнки сөйләмендә дә керәшеннәргә тартым сүзләр бар. «Б» хәрефе урынына «В» хәрефен кулланып язу да хас аңа. Вар (бар), әви (әби), вик (бик) кебек сүзләр очрый. Һәр хатта «просмотрено военной цензурой» дигән мөһер сугылган. Күп нәрсәне язарга ярамаган, ахры. Бер хатта:  «Әни без килеп җиттек, урынга. 20 чакрым гына безгә ишетелә. Әни нинди авыл икәнен язарга ярамый», – дигән. Күп хатларында тормышым яхшы, ашарга җитә, акча кирәкми дип язган. Хәер, берсендә «Вагунның тәрәзәләреннән карап яздым. Бу хатны Арзамас дигән станциядән язуым. Мәскәүгә тагын дүрт йөз чакрым. Ашарга юк, ач барабыз. 1 суткага 300 грамм ипи бирәләр. Әни мин монда чегәнгә караткан идем. Бөтенесен белде», – дигән юллар бар. Һәр җөмлә саен сагынуы сизелә: «Әни, безнең районнан үзем генә. Шәлеләр аерылып беттеләр. Мин чит районнар белән. Авылда ниләр бар? Язып җибәрерсең. Әтинең хаты килсә, укып салырсыз. Бер хатын булса да күрер идем. Минем өчен кайгырмагыз, ашарга җитә, йокы туя. Без көн саен урманга эшләргә барабыз. Сез әни урактадыр инде? Иванга акча түләдегезме әле? Бәрәңгеләр үсәме, ашарыгызга бармы?» Әбине күрәсе килә. Әни, хат туктатмагыз, бик ямансу өйдән хат килмәгәч. Сез җибәргән хатны көненә 4-5 тапкыр укыйм». Сугыш заманында кәгазьгә кытлык булганы да билгеле. Илья да: «Әни, минем бер дә кәгазь юк. Бу кәгазьне ипигә алыштырдым», – дип язган. Егетнең яраланган булуы да билгеле. Ул үзенең Казанда хәрби госпитальдә дәвалануын язган.
«Миннән озак хат килми торса, мине көтмәгез. Әни син җылама. Алла боерса кайтырбыз. «Әни без кышка кайтабыз, үзең аңларсың кайтабыз дигәнне...»

82 яшьлек Анна түти абыйсын, сугыштан кайтмаган әтисен бүген дә көтә. Бәлки исәннәрдер, дип, өметен өзми. Александр аганың исә бу хакта сөйләгәндә, күзләре яшьләнә. Үз абыйсы турындагы хатирәләр дә күңелендә яңарадыр, бәлки. «Богомоловларны табар өчен, бар көчемне куячакмын», – ди ул. Бу хактагы яңалыклар белән газетабыз­да таныштырып барырбыз.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алла ярдэм бирсен! БИК Зур хормэтем сезгэ!

    Мөһим

    loading