Кешеләр кебек, язмышлар да төрле була. Берәүләргә өеп бирелгән бәхет, икенчеләргә чеметеп кенә бирелә. Күп балалы гаиләдә туып-үскән Зилә апа да (исеме үзгәртелде) үсмер чагында бәхетле гаилә корырга, балалар үстерергә, олыгайган көннәрендә оныкларына дәү әни булып, аларның бәхетләренә сөенеп, парлы канаты белән картлык көзен бергә каршы алырга хыяллана. Тик, нигәдер, аның тормышы үзе уйлаганча гына барып чыкмаган шул.
– Гаиләдә унынчы бала булып туганмын. Әти балта остасы, кулыннан килмәгән эше юк иде. Әниебез бик сабыр, олы җанлы, һәрберебез өчен ут йотып торган кайгыртучан кеше булды. Үзебез күп идек, шуның өстенә әле өлкән абыем армиягә киткәнче өйләнде. Аның хатыны безнең белән яшәп калды. Бераздан ул да бәби алып кайтты. Абыем армиядән әйләнеп кайтканчы, бергә яшәдек. Без бик бәхетле, тату гаилә булып тордык. Муллык, бергәлектә үстек. Үстек тә, таралышып та беттек, һәрберебезнең үз язмышы, үз көне, үз тормышы башланды.
Зилә апа, балачактагы рәхәт мизгелләрен сагынып булса кирәк, бераз дәшми торды. Мин дә әлеге тынлыкны бозарга базмадым. Авыр сулап алганнан соң, үзе турында сөйләүне дәвам итте ул.
– Кечкенәдән яшәп килгән хыялым – мәдәният йортында эшләү иде. Бәләкәйдән үк җырга-биюгә оста булдым. Шуңа күрә сигезенче сыйныфны тәмамлау белән, Алабуга шәһәренә мәдәни-агарту училищесына киттем, анда конкурска баллар җитмәде, күрше авылга йөреп, тугызынчы, унынчы сыйныфта укырга туры килде. Каникулларда бераз акча да эшләргә, әниләргә ярдәм итәргә дә тырыша идем. Унынчыны тәмамлаганда, малайлар белән бергә тракторчы-машинистка укып, таныклык та алдым. Мәктәптә укыган елларда ук колхозда төрле эшләрдә катнаша идем, хәтта мин мәктәптә укудан соң, язгы чәчүдә, урып-җыюда да ир-егетләр белән беррәттән руль артына утыра идем. Эштән бәхетем булды, тик хатын-кыз бәхетем булмады, – ди ул, көрсенеп.
Мәктәпне уңышлы гына тәмамлаган яшь кыз Бөгелмә шәһәренең сәүдә училищесында укый, соңрак Урыссуда бер кибеткә сатучы булып урнаша. Булачак тормыш иптәше белән дә шунда таныша ул.
– Булачак ирем белән бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булдык дисәм дә, ялгыш булмас. Бик яратышып йөрдек, бер көн дә беребездән башка беребез яши алмавыбызны аңлагач, өйләнешергә сүз куештык, – ди Зилә апа. – Икебез дә тырыш идек, тиз арада йорт салып кердек, маллар асрап, матур гына яши башладык. Шулай яшәп ятканда, иремнең әтисе (биатай) кинәт үлеп китте. Әни (бианай) ялгыз калды. Берүзе генә яшәү авыр дип гел зарлана торгач, аны үз яныбызга яшәргә чакырдык. Күп тә үтмәде, ирем үзгәрә башлады. Мин башта аның «әни ни әйтер», «әни ничек уйлар икән», «әнигә дә әйтик» кебек сүзләренә хөрмәт итеп, әнисен яратуыдыр дип игътибар итмәдем. Соңрак үз өемдә «алай эшләмә, әнигә ошамас», «әни шулай итәргә кушты» дигән приказларны ишетә башладым. Тора-бара без икебез эшләп тапкан акчаны әнигә кайтарып кулына тоттырырга, өйгә нәрсә дә булса аласы булсак, аннан рөхсәт сорарга тиеш идек. Үстергән җиләк-җимеш, ит-сөт – барысы да аның күз уңыннан узып сатыла, акча итеп аның кулына керергә тиеш иде. Шулай булмаганда, өйдә кара тавыш, үпкәләшү башлана. Үзебезнең куллар белән җиткергән өйдә минем ашарга пешерү хокукымны да бианам тартып алды. Янәсе, ул җиткелеклерәк итеп, кирәгенчә генә салып пешерә белә. Иремә дә ул пешергән ризык күбрәк ошый икән.
Бианамның явызлыгы шул хәлгә җитте ки, мин үз әниемнең хәлен белеп кайтыр өчен, ирем белән икәүләп аның каршысына басып рөхсәт сорарга, үзебез эшләп тапкан акчадан юллык итеп кенә булса да бүлеп бирүен сорарга тиеш идек.
Шулай берникадәр вакыт яшәдек. Мин түзәргә тырыштым, гаиләмне саклап каласым килде. Ул вакытларда карынымда булачак баламның да йөрәге тибә башлавын тойган идем. Шулай бервакыт кызарып пешкән чия ашыйсым килде. Бакчада чия бар-барын, ләкин җиләк-җимеш пешкән вакытта миңа бакчага кереп нәрсәдер ашау бианай тарафыннан тыелган иде. Утырту, утау вакытлары үтсә, бакчага ул хуҗа була. Һәр өлгергән җиләк-җимешне вакытында белеп, чиста итеп җыеп сатучы ул булды. Минем чия ашап торганымны күреп, бакчадан куып ук чыгарды. Күңелдә чия ашыйсы килү хисе басылмады. Вакыт үтте. Беренче балабыз дөньяга аваз салды. Тик тамагында чия зурлыгындагы тишек бар иде. Больницаларда озак йөрдек, дәваландык, тик кызымның сөйләшүе бераз үзенчәлекле булып калды. Гел кыерсытулар, хаксызга рәнҗетүләр, ирем алдында – мине, минем алда иремне кимсетүләр – берсе дә эзсез узмады. Кыскасы, каенанамның явызлыгына түзә алмыйча, мин өч яшьлек кызымны җитәкләп, өйдән чыгып киттем. Уртак җыйган мал-мөлкәтебез барысы да аларга калды. Шул вакытта ирем дә бер сүз әйтә алмады, дөресен генә әйткәндә, ул әнисен бик ярата һәм шул ук вакытта аңардан бик курка иде. Хәзерге акылым белән уйлыйм да, ник алай булды икән дим, башыма сыймый. Мин киткәндә, миңа иярсә ни була? Юк шул, курыкты, хәтта сүз дә әйтә алмады, аның каравы каенанам арттан ләгънәт укып, зәһәрен чәчеп калды.
Вакыт үтте, җан биргәнгә җүн бар дигәндәй, башта вакытлыча торыр урын, аннан фатир юнәттем, соңрак машина алып җибәрдем. Дөньям барсын, балам башкалардан ким-хур булмасын дип, хәтта ике эштә эшләгән чакларым да булды. Чынлап та, кызымның бар әйбере җиткән иде, һәр сораган әйберен алып кайтырга тырыштым... һәм артык тырышып та ташладым бугай. Мин эштә булганда, ул үзенең яшьтәшләре белән кәеф-сафа корырга, матур тормышның артына тибеп кенә яшәргә өйрәнгән иде. Үзем яшьтән эшләп үскәч, авыр эшнең үзәккә үткән вакытлары да бар иде, бердәнбер баламның авырсынып яшәвен теләмәгән идем. Ул минем тәрбиямне башкачарак аңлаган булып чыкты.
Менә хәзер аңладым, дөнья куам дип, мин кызымны «кулдан ычкындырдым». Ул инде 17 яшендә ныклап эчә торган кешегә әверелде. Ике тапкыр кулыннан җитәкләп дәваланырга алып бардым. Аннан соң бераз туктап тора да тагын эчүгә сабыша. Кияүгә чыкты, ире белән торуының да рәте булмады, бер-бер артлы балалар тапты. Бала таба, үзе карамый. Соңгылары төрле ирләрдән, алты бала тапты инде. Зур кызына 20 яшь, кечкенә чагында тыңлаучан, ярдәмчел бала иде, бераз үсә төшкәч, әнисе юлына басты, укуының да рәте булмады. Соңрак аны да дәваларга туры килде. Икенче оныгым – кыз балам ДЦПлы булып туды. Үрмәләп кенә йөри, аны карау, үстерү дә минем җилкәдә булды. Хәзер аңа да 17 яшь булды инде. Аны күтәреп йөртергә үземнең дә сәламәтлегем калмады. Ә әниләренә гарип бала түгел, сәламәтләре дә кирәкми, ул каян булса да табып, баш төзәтү юлын карый. Өченче оныгым алты яше тулгач, башы белән егылып, шуннан мантый алмады, үлеп китте, сабыем. Бүгенге көндә алты һәм җиде яшьлек оныкларым минем белән яши. Алар тырышлар, кечкенә булуларына карамастан, берсенә берсе ярдәм итәргә торалар. Сабый гына булсалар да, минем дә хәлемә керәләр. Кайчакта үзләрен кочаклыйм да, өчәүләшеп елап алабыз. Әниләре белән калган бер яшь ярымлык сеңелләрен дә алып кайтуымны сорыйлар. Тик ничек, мин бит әле үзем эшләп тә йөрим. Мин дә эштән туктасам, аларны кем карар, нәрсәгә яшәрбез? Кайчакларда төннәрен елап, уйланып чыгам – ник минем тормышым шулай килеп чыкты? Кайда ялгыштым? Хәзер нишли алам? Мең төрле сорау кайный башымда. Шулай да һәр көнне иртән торып аш әзерләргә, эшкә барыр алдыннан эчкече кызымның йортын әйләнеп кайтырга, андагы хәлләрне белергә, иртән үк пешергән ризыкларны аларга калдырып, кечкенә оныгымның хәлен белеп, ашатып чыгарга да өлгерәм. Алай да көн дәвамында телефон аша гел хәлләрен белеп торам. Менә шулай ничәмә-ничә еллар энә өстендә яшәгән кебек яшим мин, – ди Зилә апа. – Барысына да кул селтәр идем, балаларым жәл, аларда минем каным да ага. Рәхмәт инде, районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау хезмәткәрләре дә һәрдаим ярдәменнән ташламый. Аларга киңәш сорап та, ярдәм сорап та мөрәҗәгать итәм. Соңгы араларда кызым эчми бугай дип сөенергә дә өлгермәдем, ул яңача кәеф-сафа кору ысулына – наркотик матдәләр куллануга хирысланып киткән булып чыкты. Эчүчелек бер бәла, ә болай килеп чыгуы, бөтенләй куркынычка әверелде. Нишләргә? Нишләтергә? Белмим. Шулай уйларыма бирелеп китәм дә, бәлки миңа иремнән китмәскә кирәк булгандыр, гомерем буе аны уйлап, аны яратып яшәдем бит мин.
Ярату, назлы хисләр, матур мәхәббәт – барысы да аңа бәйләнеп калган булган. Ул да башкага берничә ел элек кенә, әнисе үлгәч өйләнгәнен ишеттем. Тешемне кысып булса да түзәсем калган. Тормышым, картлык көннәрем бәлки башкачарак булыр иде. Бөтен ялгышымның башы да шунда кебек. Кызыма ир-ат, әти тәрбиясе җитмәгәндер бәлки. Кайчак бит кыз балага да каты куллы әти кирәк. Соңгы араларда үзем дә авырып торам, тик үзем турында уйларга вакытым юк, һаман шул кызым, оныкларымны аякка бастырырга кирәк дип яшим. Бер генә хыялым бар, тормыштан хәзер артыгын көтмим дә – оныкларымны тәртипле, сау-сәламәт итеп үстерәсем килә. Алар минем хыялымны аклар микән? Йа Раббым, үземнең дә, кызымның да бәхете булмады, инде оныкларымны да бәхет, тәүфыйктан аерма, күңелләренә мәрхәмәт бир! Яшьләргә шуны әйтәсем килә, гаиләдә килеп чыккан вакытлыча авырлыкларга парлашып, арка терәп каршы торырга кирәк. Бәхетсезлекнең башы уйламыйча атлаган адымнан башлана.
Индира СӘЙФУЛЛИНА
Комментарийлар
0
0
БИК гыйбрэтле статья. Рэхмэт
0
0
0
0
Хэерле коннэр! Бакчадагы чиянедэ кабырга ярамагач, ничек яшяргэ кирэк шундый кешелэр янында. Узегездэ бик юаш булдыгызмы сон? Минем кодагыем кызымнын гаилэсенэ узе жыеп китерэ, свежий килеш ашап калсыннар дип.
0
0