16+

«Бәллүр каләм» җиңүчеләрен бүләкләү чарасында "Шәһри Казан" редакциясенә машина тапшырылды

Машиналарга шулай ук «Ялкын», «Салават күпере» журналлары, Кукмараның «Хезмәт даны», Минзәләнең «Минзәлә-информ», Балтачның «Хезмәт» газетасы редакцияләре лаек булды. 

«Бәллүр каләм» җиңүчеләрен бүләкләү чарасында "Шәһри Казан" редакциясенә машина тапшырылды

Машиналарга шулай ук «Ялкын», «Салават күпере» журналлары, Кукмараның «Хезмәт даны», Минзәләнең «Минзәлә-информ», Балтачның «Хезмәт» газетасы редакцияләре лаек булды. 

Казанның «Корстон» комплексында Журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXIII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бара. Биредә берничә редакциягә «Лада Ларгус» автомобильләре тапшырылды.

Машиналар «Шәһри Казан» газетасы, «Ялкын», «Салават күпере» журналлары, Кукмараның «Хезмәт даны», Минзәләнең «Минзәлә-информ», Балтачның «Хезмәт» газетасы редакцияләренә тапшырылды. 

«Пандемия үз төзәтмәләрен кертте. Майда уздырасы тантананы барыбер уздырырга уйладык. Һәркемнең үз хезмәтенә бәясен аласы килә, шуңа җыелдык. Дистанцияне дә исәпкә алдык», — дип сәламләде «Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. 

Бәйге 1998 елдан бирле уздырыла. Конкурсны гамәлгә куючылар — «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР журналистлар берлеге. Бәйгенең гомуми приз фонды 440 мең сум. Бәйгенең Гран-при бүләге — Татарстан Республикасы җитәкчелегеннән «Лада Гранта» автомобиле.

2020 елда 122 гариза килеп ирешкән, 1453 эш татар, рус һәм чуваш телләрендә. Тантанага Россиянең 20 регионыннан 30 татар газеталары редакцияләре җитәкчеләре чакырылган. 

https://www.tatar-inform.ru/
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading