16+

Блогер Ләйсән Хәмәтдинова: “Бөтен кешегә дә ошап булмый”

Кукмарадагы Хәчтүрә тиздән киленле дә булып куймагае. Блогер Хәчтүрәне әйтәм. Яңа образлар уйлап тапкан. Кызыклы исем генә табасы бар ди. Чәйнибану белән Шустыргали булырлармы, Бәдри белән Бәдигыйльме, Гелсорый белән Мыркылдыкмы?

Блогер Ләйсән Хәмәтдинова: “Бөтен кешегә дә ошап булмый”

Кукмарадагы Хәчтүрә тиздән киленле дә булып куймагае. Блогер Хәчтүрәне әйтәм. Яңа образлар уйлап тапкан. Кызыклы исем генә табасы бар ди. Чәйнибану белән Шустыргали булырлармы, Бәдри белән Бәдигыйльме, Гелсорый белән Мыркылдыкмы?

Язылучылары бик күп кызыклы исемнәр тәкъдим итә. Көтеп карыйк, Габдерәхим белән Хәчтүрәнең өйдәшләре нинди булыр. Кайсы кемне уздырыр? Анысын вакыт күрсәтер, әлегә без Хәчтүрәнең үзе белән сөйләшергә булдык.

Блогер Ләйсән Хәмәтдинова тумышы белән Кукмара районының Уразай авылыннан. Кияүне дә үз районнарыннан гына тапкан, ире Илгиз белән Аш-Буҗи авылында яшәп яталар. Ике малай үстерәләр, өченчегә кыз көтәләр. 
Хәмәтдиновлар да, башка яшьләр кебек үк, шәһәрдә яшәп караган. 
– Студент еллар белән бергә кушып чутласаң, Казанда сигез-тугыз ел яшәгәннән соң, 2017 елның язында авылга күченеп кайтырга булдык. Сәбәбе – ирем шәһәрне ярата алмады. Ә мин аңа каршы килмәдем. Берничә авылда үз кибетләребез бар, икебез дә шуның белән мәшгуль, – ди Ләйсән. 

Ике ел элек тагын бер һөнәре арткан – инстаграмда блог алып бара башлаган. 
– Ул вакытта иремнең әти-әнисе белән бергә тора идек. Декабрьнең кар явып торган бер матур киче иде ул. Ирем белән ишегаллары көрибез. Шунда Илгизгә, инстаграм битендә туры эфирлар алып барасым, башка район, өлкә кешеләре белән аралашасым килә, дип куйдым. Эшләрне бетергәч, шул ук кичне туры эфирга чыктым. Әле дә хәтерлим, каушавымнан уч төпләрем тирләп чыкты. Анда мине бары тик биш-алты кеше карады. Ә бүген инде 500-600 кеше карый, кайвакыт күбрәк тә булалар. Кайсы яклардан гына карамыйлар икән мине. Татарстанның бөтен район-шәһәрләре, Мәскәү, Екатеринбург, Петербург, хәтта Италия, Төркия, Австралия илләреннән дә яратып караучыларым бар.  

– Хәчтүрә белән Габдерәхим образы ничек барлыкка килде?
– Аны төгәл генә хәтерләмим дә. Мәктәптә укыганда ук төрле театр, скетч, кызыклы күренешләрдә, КВН ярышларында әби ролен оста уйныйм кебек иде. Үзем дә төп йортта җор телле Асия әбием белән үскәнгә, миңа ул рольне башкарырга бер дә кыен түгел кебек. Халыкның Хәчтүрә ролен яратып, сокланып караганы да, бик үк өнәп бетермәгәне дә бар. Анысы инде аның табигый хәл. Бөтен кешегә дә ошап булмый. Элек Габдерәхимнең тавышын гына ишетсәләр, бүген инде ул экранда үзе дә күренә. Мине инстаграм дөньясына ирем алып кереп китте дисәм дә ялгыш булмас. Әти-әниләр нәрсәгә инде ул, кызым, дип каршы килеп торганда, Илгиз һәрвакыт терәк булды. Булдырачаксың, сине яраталар, блог ул синең өчен, дип канатландырды. Барысы өчен дә аңа бик зур рәхмәт. Хәзер әти-әниләр дә блогер булганыма ияләнеп бетте. Туганнар да инстаграмнан иң элек сине карыйбыз, диләр. Урамда очрап, кызыгызны яратып күзәтеп барабыз, рәхмәт яусын дип, мактау сүзләрен дә әйтеп китәләр икән. Казан урамнарында очратып, Ләйсәнебез дип килеп кочаклаучылар да бар. Хәлләрне сорашып торалар, берәр көн сторизларда күренмичә торсаң, эзләп, борчылып язулары йөрәгемә май булып ята инде менә. Блогны алып барыр өчен 24 сәгать вакыт кирәк. Ләкин бу тәүлек буе теләсә нәрсә сөйлисе, күрсәтәсе дигән сүз түгел. Аккаунт язылучыларың өчен файдалы, кызык  күңелле булмаса, сине башка блогерга бик тиз алыштыралар. Шуның өчен үз блогың өчен өстәмә реклама, яңа идеяләр, образлар гел туып торырга тиеш дип саныйм. Ә бу инде үз чиратында бик күп көчне ала. Әле бит аннан тыш өй, балалар, эш тә бар. Менә шулай тиктормас режимда эшлибез инде. Юк, мин зарланмыйм. Блог алып бару миңа бик ошый. Язылучыларымны бик нык хөрмәт итәм һәм яратам. Ләйсән, ашамыйча тора алам, сине карамыйча юк, дип язды берсе. Синең белән иртәбез башлана, йокларга да бергә ятабыз дип язучылар бик күп.

– Блог алып бару ансат түгел, шулай да иң авыры нәрсә?
– Вакытны җиткереп булмый. Калганына яраклашырга була. Кызыклы видеоларыбызны эш беткәч, төнге сәгать бер-ике арасында төшерәбез. Миңа блогер булу бик ошый. Яңа кешеләр белән танышам, реклама буенча күп кенә хезмәтләргә ташлама ясыйлар, акча эшләү мөмкинлеге дә бар. 

– Блогерларның хейтерлары да була бит әле?
– Бердәнбер тискәре ягы – ул да булса кайбер язылучылардан килә торган негатив. Шунысын гына аңламыйм, яратмыйсың икән, ник карарга? Аларны мин интернет вампирлары дим. Көненә бер кешенең генә булса да «канын эчмичә» тынычлап йоклап китә алмыйлар. Андыйларга тыныч итеп карый белергә генә кирәк.

– Блогерлар да бик күп хәзер, көндәшлек сизеләме?
– Яңгырдан соң калкып чыккан гөмбә кебек, бик күп шул без. Кемдер үсеп китә ала, кемдер юк. Һәр блогерның үзенең яратып караучысы бар. Көндәшлек булу ул яхшы да, үсәргә, блогны тагын да яхшыртырга, кызыклы итәргә тырышасың.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading