16+

"Берсе дә булышмый бит! Нигә без булышырга тиеш?"

Дәрбишләр бистәсе. Поезд тукталышы. Алма төшәрдәй урын да юк. Әле яңа гына төзелгән тукталыш урыны белән янәшә төзелеш калдыклары өеме. Шунда, олы яштәге бер абзый, ташландык бетон багананы тимер арбасына салырга маташа. Бар кеше шуны күзәтә.

"Берсе дә булышмый бит! Нигә без булышырга тиеш?"

Дәрбишләр бистәсе. Поезд тукталышы. Алма төшәрдәй урын да юк. Әле яңа гына төзелгән тукталыш урыны белән янәшә төзелеш калдыклары өеме. Шунда, олы яштәге бер абзый, ташландык бетон багананы тимер арбасына салырга маташа. Бар кеше шуны күзәтә.

Багананың бер башын арбага куйганда икенче башы шуып төшә. Карап торучыларның ник берсе булышсын. Абыйның азаплануы артыкка китте. Янымда үзем мәктәптә укытып чыгарган биш-алты егет басып тора.
– Егетләр, әйдәгез, булышабыз. – дим. – Дүрт яктан күтәреп салуы берни түгел аны.

Егетләр миннән күз карашын яшерә. Бер-икесе читкәрәк тә тайпылды.
– Борчылмагыз инде, абый. Әнә, якын-тирәдә ничаклы кеше басып тора, берсе дә булышмый бит! Нигә без булышырга тиеш? – ди берсе.
Ут йотып күзәтүемне дәвам итәм. Егетләр дә әкренләп минем яннан кача тора. Янымда бер татар егете генә калды. Аңа борылып: “Энекәш, бәлкем, син барырсың. Икәү дә күтәреп салабыз аны, әйдә”, – дим.
– Юк, бармыйм, – дип, егетем гафу үтенә. Аннан, – Ачуланмагыз инде, абый, – дип, уңайсызланып, кызара.

Күрше йортта гына яшәүче таза гына рус егетен дә чакырып китерәм.
– Әйдә, - мин әйтәм, – син таза егет. Биш секундта күтәреп салабыз без аны, – дим. Юк. Ул да ризалашмый.
– Анда карамагыз сез, абый. Шуның белән борчылугыз да бетәр, - дип, әле киңәшен дә бирә. Җитмәсә, янәшә басып торучы бер әби, егетләрдән сораган саен, миннән көлеп: – Барыбер бер булышучы да булмаячак, – дип, күңелне төшереп тора. Үзем генә барыр идем, күтәрә алмам дип куркам.

Абзый тагын бер биш минут чамасы азапланды. Юк. Булмый гына бит. Арбасына сала алмый. Түзмәдем, перроннан төшеп янына бардым. Абзый үзе, әйткәнемчә, олы яштә. Шул сәбәпле, багананың бер башыннан тотыгыз дип, әйтүе дә уңайсыз. Кулымдагы кәгазьләремне бер урынга куйдым да, бисмилламны әйтеп баганага ябыштым. Ходай рәхмәте, бетон багананың эче куыш икән ләбаса! Мине күзәтүче перрондагы бар халыкны, аһ иттереп, багананы бик җиңел генә күтәреп арбага салдым. Аннан кулымны кар белән юып, кесәмдәге кулъяулык белән корыттым. Татар бабае икән.

– Рәхмәт, улым, кемдер килеп булышырын күңелем сизгән иде, – дип мине үсендерә. Үзе өчен дә тырышуы түгел. Урамда җыелып яткан суны җибәрү өчен шул урынга торба салуы икән.

Бабайга сокланып карап тордым да:
– Эһ, бабай, урамдагы һәйкәлләрне мин завод директорларына түгел, сезнең кебек кешеләргә куяр идем. Дөньяны сезнең кебекләр тартып бара да инде, – дидем.

– Улым, тартмый кая барасың? Әтидән биш яшьтә ятим калдым бит мин, – ди.
Әмма аның белән озак сөйләшеп торып булмады. Үзенең килүен белгертеп, тукталышка якынлашкан поезд кычкыртты.

Мактанып сөйләвем түгел. Өлешчә, үзем дә мәктәптә тәрбия биргән егетләрнең битарафлыгына борчылуым әле. Алар әтиләреннән җиде яшьтә түгел, җитмеш яшьтә калсалар да дөньясында бер юньле эш тә майтара алмаячак. Мине тагын да күбрәк куркытканы – ул заманда аларга тирә-якта ярдәм итүчеләре дә булмаячак, табылмаячак бит.

Нурулла Гариф

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading