16+

Болгар ислам академиясе биш ел эчендә 15 фән докторы әзерләгән

Быел Болгар ислам академиясе эшли башлауга биш ел булган. Шушы вакыт эчендә уку йортында 64 магистр һәм 15 фән докторы әзерләнгән. Алар барысы да ислам фәне белгечләре. Академия ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов сүзләренчә, академия эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясарга тулы нигез бар.

Болгар ислам академиясе биш ел эчендә 15 фән докторы әзерләгән

Быел Болгар ислам академиясе эшли башлауга биш ел булган. Шушы вакыт эчендә уку йортында 64 магистр һәм 15 фән докторы әзерләнгән. Алар барысы да ислам фәне белгечләре. Академия ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов сүзләренчә, академия эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясарга тулы нигез бар.

-    Шушы кыска гына вакыт эчендә уку йортының шактый зур матди техник базасы булдырылды. Уку-укыту процессы җайга салынды, фәнни проектлар тормышка ашырылды. Һәм иң мөһиме - Россиядә беренче тәҗрибә буларак ислам фәннәре өлкәсендә фән докторлары әзерләнде. Бу уникаль мөмкинлек, чөнки безнең егетләребезгә бүген ислам өлкәсендә тирән фундаменталь белем алу өчен чит илләргә чыгу ихтыяҗы юк. Халыкара стандартларга туры килгән ислам дини белеме хәзер докторлык программасы дәрәҗәсендә безнең академиядә тәкъдим ителә, - дип сөйләде ул журналистларга. 

Академия шәкертләренә дөньяви белем алу мөмкинлеге дә тудырылган. Студентлар теолог дипломы да алып чыгачак. Беренче чыгарылышта ун шәкерт шул дипломга ия булачак. Бу үзенә күрә бер аларның көндәшлеккә сәләтлелеген дә арттырачак, дигән фикердә спикер. Биш ел эчендә уку йортында ике йөздән артык фәнни хезмәт бастырырга да өлгергәннәр. Алар арасында монографияләр дә, уку-укыту әсбаплары да бар. Узган ел академиядә заманча җиһазландырылган типография дә ачылган. 
- Тагын бер зур уңышыбыз – кулъязма мирасны өйрәнү үзәгебез эшләп килә. Аның каршында өстәмә бүлекчә булдырылды. Ул кулъязма китапларны реставрацияләү һәм цифрлаштыру лабораториясе. Шул рәвешле алар фәнни әйләнешкә кертелә. Соңгы елларда гомумән шәкертләрнең һәм укытучыларның фәнни эшчәнлегенә зур игътибар бирәбез. Соңгы өч елда рус, гарәп, инглиз телендә 300дән артык мәкалә басылды. Үзебезнең “Вестник Булгарской исламской академии” фәнни электрон журналы барлыкка килде Киләчәктә ул халыкара дәрәҗәдә эшли башлар дип өметәнәбез, - диде Айнур Тимерханов. 

Уку йортында абитуриентлар өчен җәйге әзерлек мәктәбе дә эшли. Быел  анда Россиянең уналты төбәгеннән һәм Кыргызстан белән Үзбәкстаннан 70ләп абитуриент укыган. Әлеге мәктәп безгә иң сәләтле яшьләрне аерып алырга ярдәм итә, диде спикер. Нәтиҗәдә 28 кеше ислам академиясенә кабул ителгән. Магиструрага 31 кеше алынган. Монда конкурс зур булган: бер урынга дүрт кеше. 11 кеше докторантурага кергән. Бу юнәлештә биш урынга бер кеше булган. Бу бик зур конкурс һәм без бик канәгать, диде Айнур Тимерханов.

Академиядә илнең 26 төбәгеннән һәм алты ерак яәм якын чит илдән килгән шәкертләр укый. Укырга килергә теләүчеләр арасында Африкадан да, Гарәп илләреннән дә булган, тик уку йорты үзебезнекеләребезне сайлап алырга тырыша. Без шәкертләрне беренче чиратта Россия уку йортлары, дәүләт структуралары өчен әзерлибез, ди спикер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading