16+

"Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе хакында 7 факт

14 декабрь көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы була.

"Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе хакында 7 факт

14 декабрь көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы була.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы – ул нәтиҗә ясау. Ләкин бу бөтен татар эстрадасына нәтиҗә ясау түгел. Бу – “Болгар радиосы”ның һәм “Болгар радиосы” тыңлаучыларының фикере”, - ди радио җитәкчелеге. 

Ул кичтә тамашаны карарга килүчеләрне ни көтә соң? “Шәһри Казан” милли премиягә кагылышлы 7 факт хакында укучыларыбызга да җиткерә. 

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе быел җиденче тапкыр үткәрелә. Анда барлыгы 36 номинациядә 36 җырчыны бүләкләү күздә тотыла. Артистлар “Иң халыкчан җырчы”, “Татар җыр сәнгатен дөньяга танытканы өчен”, “Ел ачышы”, “Иң лирик җыр”, “Иң моңлы җырчы”, “Елның гаилә дуэты”, “Халык мәхәббәте”, “Кабатланмас тавыш” номинацияләрендә бүләкләнәчәк. 

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе лауреатлары арасында - “Кайнар хит” проектында тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңү яулаган артистлар да бар. Бу исемлектә  Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Раяз Фәсыйхов, Марат Шәйбәков, Гөлназ Асаева, Марат Фәйрушин, ИлСаф, Рүзилә Хәертдинова, Сиринә Зәйнетдинова, Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина һәм башка җырчыларны күрергә мөмкин. “Кайнар хит” җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында “Болгар радиосы”нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнә.

Елдагыча, быел да “Татар эстрадасы легендасы” номинациясе билгеләнә. Әмма бу номинациядә кем җиңеп чыгачагы әлегә сер итеп саклана. Узган елларда әлеге бүләкне Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова алган иде. 

Билет бәяләренә килгәндә, алар арзан да, кыйммәт тә түгел:  1600 сумнан башлап 3000 сумга кадәр. Билетлар инде сатылып беткән диярлек. 

Концертны “Болгар” радиосы баш мөхәррире һәм продюсеры Илфар Кәримов, Рөстәм Гайзуллин алып барачак. Алар белән бергә сәхнәгә тагын бер хатын-кыз алып баручы чыгачагы да мәгълүм. Әмма аның исеме әлегә сер булып калды. 

Тамашачылар өчен  фойеда  фотозона  оештырылачак һәм теләгән һәркем фотога төшә алачак. Килгән кешеләргә бушлай фотомагнит ясап бирү дә каралган. 

Фестивальне туры эфирда күрсәтү планлаштырылмый.Аның каравы, тамашаны Яңа ел бәйрәмнәрендә “Яңа гасыр” телеканалыннан күрсәтү ниятләнелә.

Лилия ЛОКМАНОВА

фото: "Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading