Шәһри Казан

"Болгар радиосы" милли премиясе: 4 сәгатьлек тамаша, яңа алып баручы һәм пингвин тезе

Кичә "Пирамида" мәдәни күңел ачу үзәген "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясе шау-гөр китерде!

Тамаша башланырга 15 минут кала кассада бары бер билет кына калган булып чыкты. Анысы да 2600 сумлык. "Пирамида" эче исә "гөж" килеп торды. Бер якта махсус ясалган фото зонада халык чират торса, икенче якта гардеробка кием бирә алмаучылар интекте. Ни сәбәпледер гардеробта эшләүчеләр аз иде бу кичтә. Театр элгечтән башлана. Әмма бу гына тамашачыларның кәефен кормады. Барысы да залга ашыкты. Сүз уңаеннан, тамашачыларга "болгарлылар" "алтын йолдыз" тараткан. Аларны барысы да диярлек, Ленин ордены алган сыман горурлык белән, күкрәк киереп, тагып та куйган.

Тамашачылар арасында төрле катлам, төгәлрәге, төрле яшьтәгеләрне очратырга мөмкин иде. Әбиләр дә, әниләр дә, бишектәге бәбиләр дә килгән. Дүрт сәгать барган тамашада ул балалар ни хәлләр итеп беткәндер, белмим. Әмма үземнең тик тормас улымны күз алдыма китердем дә, ул балаларны бик кызганып куйдым.

"Кем өчендер бәхетле, ә кем өчендер көнләшү" мизгелләре килеп җитте дип башлады Илфар Кәримов белән Рөстәм Гайзуллин тамашаны. Бу мизгелдә мин, чыннан да, өйдә утыручыларга көнләшеп куйдым. Чөнки "Пирамида" да бер грамм да һава калмаган иде. Шул минутта  минем Рөстәм Нургали улына Казанда  зур концерт залы булдыруны сорап, үзем хат язасым килеп китте. Ай кирәк икән ул безнең республикага!

Бүләкләрне беренче булып Ильмира Нәгыймовага тапшырдылар. "Иң популяр җыр" номинациясен  ул "Кара әле күземә" җыры өчен алды. "Болгар радиосы" премиясен оештыручылар, браво! Ниһаять, авторларны да искә ала башладылар! Алай гына да түгел,  хәтта сәхнәгә чыкырып, бүләкләделәр дә. Афәрин, "Яңа гасыр" җитәкчелеге! Бәлки башкалар да сездән үрнәк ала башлар! Номинациягә килгәндә, бу исемне нәрсәдән чыгып биргәннәрдер, белмим. Әмма популяр җыр, гадәттә гел башта әйләнә бит ул. Гел көйләп йөрисең андый җырны. 

Оештыручылар тамаша алдыннан уздырылган матбугат очрашуында ике ир-ат һәм бер хатын-кыз алып баручы була, дигәннәр иде. Ул хатын-кыз да “Яңа гасыр”ныкы булып чыкты. “Вызов 112” тапшыруындагы сары чәчле кызны хәтерлисезме? Әйе, Эльвира Фазлиева нәкъ үзе! Сүз уңаеннан, Эльвира үзе дә җырлый башлаган! “Мәйдан” каналында аның кибын еш әйләндерәләр. Җыры әлеге дә баягы мәхәббәт турында инде. Исеме генә истә калмаган...

Икенче булып "Бәхетемне килә табасым" дип җырлаган  Айдар Рәкыйповка бирделәр премияне. Ул “Ел ташкыны” булды. Айдар җырының көен Альфред Якшәмбитов язган. Ул үзе килә алмагач, кызына тапшырдылар. Ярар, аннан бирербез әле, дип калдырмаганнар. Монысы өчен тагын бер кат афәрин!


"Елның иң иҗади төркеме" номинациясен Илсөя Бәдретдинова яулады. Елның 350 көнен концертлар белән Фирдүс Тямаев белән Илсөя генә уздырадыр. Рамазановлар белән Фазлыевлар да алар үкчәләренә басып бара. Әгәр терәк булырдай төркем булмаса, ул төркемдәгеләр үз эшләрен яратмаса, нинди генә акчалар түләсәң дә, айлар буе гастрольгә йөрүе ай-һай, икеле. Шуңа да номинация исеме белән килешми булмый.
Фазлыевлар дигәннән, Азат белән Алсу "Әгәр сине очратмасам" җыры белән чыгыш ясап, "Иң халыкчан дуэт" исеме алды. Һичшиксез алар моңа лаек. Гаиләләрендә авыр югалтулар, кыенлыклар булуга да карамастан, тырышлыклары, эш сөючәнлекләре белән алга бара бирәләр. Кайберәүләр кебек, мине бит телевизордан күрсәтмиләр, халык концертыбызга йөрми дип, балавыз сыгып утырмыйлар.

"Иң максатчан җырчы"  номинациясен Винарис Ильегет алды. Үз куйган максатларына танк кебек баручы дип шаяртты Илфар Кәримов аның хакында. Эстрадада шулай итмәсәң, булмый да ул, Илфар. Күпме популяр җырчы танк кебек бармаганга, дистанциядә төшеп кала бирә.

"Татар эстрадасы легендасы" исеме Рафаэль Ильясовка тапшырылды. Тамашачылар иң күп кул чапкан артист та ул булгандыр.

"Татар җыр сәнгатенә керткән өлеше өчен" “Алтын йолдыз” сынын Зөфәр Хәйретдинов алды. Соңгы арада Зөфәр абый сәхнәдә бик еш күренми, әмма сәхнәне ташлады дип тә әйтеп булмый. Юбилейларын уздыра, җырлар язуын туктамый, дуэтлар белән дә чыгыш ясаштыргалый. Ул җырламыйча, көйләр язуы өчен генә дә бүләкләп була инде үзен. "Коела инде куралары" гына да ни тора! Аннан Зөфәр абый бер дә картаймый. Тышкы кыяфәте белән дим. Мин бала чакта нинди булса, хәзер дә шундый ук Зөфәр Хәйретдинов ул.

"Иң романтик җырчы" исемен Марат Шәйбәковка тапшырдылар. Оят булса да әйтәм, белмим мин андый җырчыны.  Бу бүләк Илназ Сафиуллин кебек күзләрен йома-йома, хисләнеп җырлаучыга бирелсә, мин аңлар идем инде ник бирелүен. Әмма Маратка бөтенләй дә туры килми инде мондый исем, гафу итегез!

"Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңү яулаган Гөлдания Хәйруллина да Зөфәр Хәйретдинов белән бер төрле "яшәртү лексиры" эчә ахры. Ул да бер үзгәрми, әй! Тавыш та шундый ук, буй-сын да.

"Халык күңеленә кергән җырлар авторы" исемен алган Виталий Агаповка мин шәхсән үзем "Иң популяр керәшен егете" исемен дә бирү яклы. Авторлыкка килгәндә, аның "Әнкәй гөле" кебек популяр булган башка җырлары искә төшмәде никтер.

"Иң лирик җыр" исеме, минем күзаллаулада, ИлСафка түгел, ә татар эстрадасының Стас Михайловы Әнвәр Нургалиевка бирелсә, кулайрак буласы иде. Аның кадәр лирик җыр җырлаучы бүгенге тамашада да булмагандыр. Юкка гына концертларына апайлар вагонлап йөрми бит инде. Хәер, ИлСаф та "Онытырга телим мин сине" җырына бирергә була, килешәм. 

"Ин креатив җырчы" исемен Рената Тей алды. Ренатаның тормыш иптәше октябрьдә авариягә эләгеп, комада ята иде. Аны  сәхнәдә күрергә өметләнмәгән дә идем. Җырчы һөнәренең ул андый ягы да бар шул. Шәхси тормышың да ни булса да, кирәк булгач, сәхнәгә чыгасы. Түзем бул, Рената! 

Була бит шундый җырлар: бер-ике-биш гасыр җырласаң да, тыңласаң да, тәме арта гына бара торган. Виталий Агаповның "Әнкәй гөле", Салаватның "Уфтанмасы" кебегрәк. Ә Асаф Вәливның "Әйтмә син" е калган икән! "Болгар радиосы" премиясенең "Үлмәс җыр" номинациясе дә Асаф әфәндегә шул җырны башкаруы өчен тапшырылды. 

"Тамашачы мәхәббәте" номинациясе дә, әлеге дә баягы, Гүзәл Уразова, Рифат Зарипов, Фирдүс Тямавка бирелсә, мантыйкка сыясы иде. Тик Ришат Фазлыәхмәтовка түгел инде, җәмәгать! "Лирик җырчы" әле туры килер иде. Бу минем субъектив фикер генә инде, әлбәттә. Ни дисәң дә, алып баручылар кат-кат җырчыларны халык, тамашачы сайлый дип кабатлады. Ә күпчелеккә каршы барып булмый!

Реклама

"Спектакльләргә музыка иҗат иткәне өчен" исеме Эльмир Низамовка бирелде. Бу мин соклана торган яшь буын иҗатчыларының берсе. Дөрестән дә, соңгы 5-6 елда чыккан спектакльләрнең шактыенда Эльмир язган көйләр яңгырый. Фуат абый Әбүбәкеровның "Кеше спектакль карап, театрдан чыкканда авыз эченнән ни дә булса көйләп китәргә тиеш", - дигәне бар. Эльмир көйләре дә шундый. Аның иҗат җимешләренең берсе - "Бишек җыры" н тамашачыларга Илүсә Хуҗина җиткерде. Илүсәне мин шәхсән үзем тәүлеккә 20 сәгать тыңлый алам. Киләсе елда премияне аңа да тапшыру комачау итмәс. Һич югы, ул моңа лаек!

Яшь җырчы Зәлилә "Өметле җырчы" дип табылды."Яңа исем" номинациясенә Рузилә Хәйретдинова лаек булды. "Үзенчәлекле моң" дип Нәфкать Нигъмәтуллин аталды. "Иң халыкчан җырчы" исеме Рифат Зариповка бирелде. 

Шуның белән беренче бүлек тәмамлады! Оештыручылар, моның кадәр озын - озак ясамагыз әле, зинһар концертларны! Ел вакыйгасы булса да, 2,5 сәгать тә җитә халыкка. Алып баручыларга да җиңел, тамашачыга да рәхәт! 

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Икенче бүлек "Халык мәхәббәте" номинациясендә җиңгән Венера Ганиева чыгышы белән башланды. "Заманча яңгыраш" исемен Булат Нигъмәтуллинга бирделәр.
 "Кирәкми синең сүзләр, 
Юкка биргән вәгъдәләр. 
Барыбер син үзгәрмәссең, 
Миннән көтмә сөюләр ", - дип йөз дә егерме кабатлагандыр Булат.Тавышыннан "Пирамида" ишелә дип торам. Әле дә ярый җыр 4 минуттан артмый. 

"Иң зиннәтле җырчы" номинациясен билгеләгәндә, нәрсәдән чыгып бәяләгәннәрдер. Бүләкне алган Азалия Зиннәтнең озын ботымы, ялтыравыклы күлмәге тәэсир иткәнме, әллә инде фамилиясеме, аңламадым. Халык сайлагач, дәшмим, хуш. Халык фикере каршында мин кем инде?! 

Раяз Фасыйхов "Кабатланмас тавыш" номинациясендә лауреат дип табылды. Да-а-а, Раяз да үзгәргән. Элеккеге моңлы тавыш эстрадагы 800 җырчыныкына охшап калган. Ә бәлки ялгыш, башка артист фонограммасын җибәргәннәрдер. Кабатланасың Раяз, кызганыч, кабатланасың! Элеккеге Раяз кирәк безгә, кайтарыгыз аны! 

Әнә, Сиринә Зәйнетдинова! Тавышы да үзгәрми, үзе дә, моңы да. Шуңа аңа "Иң моңлы җырчы" исеме дә жәл түгел! 


Быелгы премия режиссеры номерлары кую буенча бик баш ватмаган. Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов исә бик үзенчәлекле костюмнардан, театральләштерелгән номер күрсәтте һәм "Елның гаилә дуэты" дип табылды. Тик режиссер кулларына микрофон тоттырып, ник азаплагандыр үзләрен. Юкса, хәзер заманча, колакка гына киеп куя торган микрофоннар да бар бит.

"Иң лирик җырчы" дип  Марат Фәйрушин табылды. Гөлназ Асаева "Иң зәвыклы җырчы" булды. Ул сәхнәгә чыккач та, күпләр кызны озак танымый торды. Гөлназга табигать тавышны да, чибәрлекне дә, тышкы кыяфәтне дә биргән. Өч тиенлек җырлар белән зәвыгын да төшермәсә...

Алмаз һәм Айдар Юнысовларга "Иң үзенчәлекле дуэт" булган өчен милли премия эләкте. Тамашачы саран булды бу кичтә алкышларга. Ә егетләргә кул чабарга кызганмадылар. Дөрестән дә, үзенчәлекле дуэт. Аларны хәтта алып баручылар да аермады.

Илнар Миранов "Ел ачышы" дип табылды. Ә мин аңа тагын үзенчәлекле тавышы өчен дә бүләк бирер идем. Сәләтле яшьләребезнең берсе Илнар.

Гүзәл белән Илназ Баһ "Иң романтик дуэт" булды. Резеда Шәрәфиева "Иң үзенчәлекле тавыш" иясе дип табылды. Яфрак селкергә бер дистә кыз чыкмаса да, Резеда ханымның тавышы башкалардан аерылганын тамашачы аера инде. Хәзергеләрдән күпкә үзенчәлекле!

Ир-ат җырчылар арасында "Иң популяр җыр" дип Әнвәр Нургаливның "Кочаклама яратмыйча" җырын атадылар. Гүзәл Уразова" Ел җырчысы" булды. Ришат Төхвәтуллинны “Татар җыр сәнгатенең асылын саклап, дөньякүләм дәрәҗәдә иҗат иткәне өчен” тәбрикләделәр. Ул бу бүләккә җиденче тапкыр лаек дип табылды.  Сүз уңаеннан, Ришатны Татарстанның атказанган артисты исемен алуы белән дә тәбриклибез!

Кичәдә Зәйнәб Фәрхетдинова "Йөрәкләргә үтеп кергән җыр"  номинациясе белән бүләкләнде.“Халык мәхәббәте" номинациясе бүләген  быел Айдар Галимов алды.Кич бәйрәмнең гимнын башкару белән тәмамланды.
 
Сценарий авторын да билгеләп үтәр идем. Бер дә тозсыз, ямьсез, әдәпсез сүзләр яңгырамады диярлек. Шулай да кызыклы мизгелләр, юмор да җитәрлек. Мисалга, Илфар белән Рөстәм арасында шундыйрак сөйләшү булып алды.

-Минем хатын, ашарга нәрсә пешерим икән дип сорыйсы урынга, бер көнне, пингвинның тезе бармы икән ул, дип сорап тора, - ди Илфар.

-Чыннан да, бармы икән пингвинның тезе?

... Тамашада бар юмор да үз урынында. Теләсәң, алай да була икән бит. Теләк кенә кирәк!


Лилия ЛОКМАНОВА
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: