16+

«Болгар радиосы»ның «Алтын йолдыз» Милли музыкаль премиясен алып баручыларына күлмәклекне Италиядән кайтарганнар

«Болгар радиосы»ның «Алтын йолдыз» V Милли музыкаль премиясе алып баручылары дизайнер Наҗия Галимовада үзләренә күлмәк сайлаган.

«Болгар радиосы»ның «Алтын йолдыз» V Милли музыкаль премиясе алып баручылары дизайнер Наҗия Галимовада үзләренә күлмәк сайлаган.

Алып баручыларның дизайнер белән әле тәүге тапкыр очрашулары.

Быел премия тантанасында өч алып баручы – Ләйсән Гарифуллина, Илфар Кәримов һәм Гөлназ Фәйзрахманова тамашачыларның күңелен күтәрә. Киемнәр һәрбер тамашачыны шаккатырырга тиеш – дизайнерларның бурычы шундый.

Тантананың алып баручысы Ләйсән Гарифуллина, күлмәк сайлаганда, үзенең кичерешләре белән уртаклашты: 
– Без тантананы зур дулкынлану белән каршы алабыз, чөнки татар халкы һәм татар теле өчен иң авыр чорлар башланганын барыбыз да бик яхшы аңлый. Премияне югары дәрәҗәдә уздыру – безнең бурычыбыз, – ди ул. 

Дизайнерларның сүзләренә караганда, күлмәкләр каурый белән бизәлә һәм төрле челтәр яки ачык урыннардан белгечләр баш тартырга уйлый. Алып баручыларның күлмәкләре бер-берсен кабатларга тиеш түгел, алар тамашачыда бары якты, уңай тәэсир калдырырга тиеш.

Моны дизайнер Наҗия Галимова бик яхшы аңлый: 
– Алып баручыларда тантанада бик матур таҗлар һәм янып торган алкалар була. Күлмәк өчен тукымалар махсус рәвештә Италиядән кайтартылды. Без бары табигый тукымалар белән генә эшлибез. Бурычыбыз – тантана кичендә сәхнәгә кабатланмас өч образны чыгару, – ди ул.

Күлмәкләр премиянең төсләрен кабатлый һәм аларда алтын йолдыз бизәкләре башкаларына караганда күбрәк кулланылыр дип уйланыла. Дизайнерлар белдерүенчә, бизәкләр янына тагын яшел төс өстәлә, ә ир-ат алып баручыга чын камзул тегү күздә тотыла.
Премия тантанасына күп вакыт калмады. «Болгар радиосы»ның «Алтын йолдыз» V Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 9 декабрь көнне «Пирамида» концертлар залында узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading