16+

Болгату һәм спекуляция өчен тагын нәрсәләр калды әле безнең?

Тарихны башаяк үзгәртеп, аны үз мәнфәгатеңә яраклаштырып яңабаштан язу, аңа үзгә караш булдыру бүген башланган әйбер түгел, хәзер без аның җимешләрен татый башладык инде.

Тарихны башаяк үзгәртеп, аны үз мәнфәгатеңә яраклаштырып яңабаштан язу, аңа үзгә караш булдыру бүген башланган әйбер түгел, хәзер без аның җимешләрен татый башладык инде.

Күп гасырлар элек булган вакыйгалар гына түгел, берничә дистә еллыклары да үзгәрешләр кичерә, бу хәл Икенче Бөтендөнья сугышы темасын да читләп узмый.

Әлеге сугышның башланып китүенә 80 ел тулу уңаеннан оештырылачак чараны Польша хакимияте Россиядән башка гына уздырырга ниятләгән. Шуннан ары берни язып тору да кирәкми кебек – бөтен нәрсә ап-ачык, барысы да аңлашыла. Бу сугышның михнәтен иң күп татыган, миллионлаган корбаннар биргән, фашизмны юк итүдә төп рольне уйнаган илне читтә калдырырга маташу – мәгънәсезлекнең чигенә барып басу белән бер. Шул ук вакытта әлеге чарага чакыру НАТО, Европа союзы, Көнчыгыш хезмәттәшлеге илләренә (Әрмәнстан, Әзәрбайҗан, Белоруссия, Грузия, Молдавия, Украина) җибәрелгән. Соңгылары – СССР составында булган республикалар, ә РСФСР анда булмаганмыни? Варшава вәкилләре тарихи дөреслек яклы булмауларын үзләре дә яшерми, Россиядән тыш гына уздыру – «вазгыятькә бүгенге күзлектән карау нәтиҗәсе» дип белдерә. Шулай ук, алар исәбенчә, бу чарада «халыкара хокук принципларын саклау нигезендә тынычлык өчен хезмәттәшлек итүче» дәүләтләр генә катнаша. Тарихи вакыйганы билгеләп узганда тарихи гаделлек сакланмау – поляк парадоксы дип атала.

Россия Дәүләт Думасының кайбер депутатлары бу уңайдан үз фикерен белдерде. Дөньякүләм мөһим тарихи вакыйгалар турында сүз барганда, аерым бер ил генә үзлектән карар чыгара алмый. Хәзергесен карасак, анда фронтның теге ягында булучылар, ягъни сугышны башлап җибәрүче илләр күпчелекне тәшкил итәчәк. Ә бу очракта әлеге чараны үткәрү нәрсә өчен генә оештырыла? Гитлер ягында булып, сугыш утын җәелдердек, хәзер (бүгенге вазгыять шакшылыгына бутап) шуны билгеләп үтәбез диюме бу?

Ә мондый хәл беренче тапкыр гына кабатланмый бит. Берничә ел элек тә Польша Освенцим концлагереннан тоткыннарны азат итү вакыйгасы уңаеннан уздырылган чарага Россияне чакырмаган иде. Аның каравы, анда Германия катнашты. Сәбәбе нәрсәдә соң? Әлеге дә баягы тарих моңа җавабын да бирә кебек. 1938 елгы «Газета Польска»да болай язылган: «Германиянең Польшадагы илче киңәшчесе Рудольф фон Шелли Польшаның Ирандагы илчесенә: «Көнчыгыш Европа өчен сәяси үсеш ачык күренә. Берничә елдан Германия Советлар Союзы белән сугышачак, ә Польша бу сугышта Германиягә булышачак. Польшага низагка хәтле Германия ягында булырга кирәк, чөнки аның территориаль бүленештә сәяси максатлары алдан ук герман-поляк килешүе нәтиҗәсендә генә чынга аша алачак».

1941 елда генерал Андрес әйткән сүзләр: «Кызыл Армия немецлар басымы астында кача башлагач (берничә айдан), без Каспий аша Иранга чыга алабыз. Бу җирләрдә без, бердәнбер коралланган көч буларак, нәрсә телибез – шуны эшләячәкбез».
Ә бүгенге көннәргә әйләнеп кайтсак, 2005 елда профессор Павел Вечоркевичның сүзләрен китерү урынлыдыр: «Без Рейх ягында Венгрия белән Румыния кебек түгел, ә Италия урынында була алыр идек.

Нәтиҗәдә без Мәскәүдә булыр идек, ә Гитлер белән Рыдз-Смиглы герман-поляк гаскәрләренең парадын кабул итәчәк иде. Хәлне, әлбәттә, Холокост катлауландыра. Әмма яхшылап уйлансаң, Германиянең тиз җиңүе бу хәлне китереп чыгармас иде. Холокост – немецларның җиңелә башлавы нәтиҗәсендә килеп чыккан». Әйткән идем бит, тарихны теләсә ничек борып була икән. Ягъни, кайберәүләр уйлавынча, Холокостның булуында Советлар Союзы гаепле, чөнки ул немецны үз өенә хәтле куа башлаган. Тарихи вакыйгаларга тарихчылар бәя бирергә тиеш, ә диван стратеглары белән фәлсәфәчеләр түгел. Кызганычка, бездә фәлсәфәчеләр артык күбәеп китте бугай, ярый ла Диоген кебекләр мичкә эчендә генә утырып акыл саткан, ә болары бит дөнья болгатып ята. Болгату һәм спекуляция өчен тагын нәрсәләр калды әле безнең?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading