16+

"Борчакны күбрәк сиптең бугай ла..." (булган хәл)

Азнакайга баргач, Сибгат Хәким белән Хәсән Туфанны Мәхмүт Хәсәнов, кара таңнан уятып, балыкка алып китә. Вакытында ашап, вакытында йокларга күнеккән бу ике аксакал теләр-теләмәс кенә Мәхмүткә иярә...

"Борчакны күбрәк сиптең бугай ла..." (булган хәл)

Азнакайга баргач, Сибгат Хәким белән Хәсән Туфанны Мәхмүт Хәсәнов, кара таңнан уятып, балыкка алып китә. Вакытында ашап, вакытында йокларга күнеккән бу ике аксакал теләр-теләмәс кенә Мәхмүткә иярә...

 – Сибгат абый! Хәсән ага! Мин сезне бүген бик тә тәмле балык шулпасы белән сыйлыйм әле. Үтергеч тәмле була ул мин пешергән шулпа, телегезне йотачаксыз, валлаһи, – дип, Мәхмүт алып килгән бер күтәрәм борчакны суга сибеп чыга.

Таңнар ата, чиертми. Җилләр чыга, көн суыта – чиертми. Балык эләгү түгел, дистәләгән кармакның ник берсендә калкавыч селкенеп карасын! Ике шагыйрь сабыр гына зарлана башлыйлар. 

 – Төш авышкач чиертә ул, – ди Мәхмүт, кадерле кунакларын юатырга тырышып. 

Төш авыша, кич җитеп, шәфәкъ баеса да, сукыр шыртлака да каптыра алмыйлар болар. Кайтырга чыгалар. Сибгат абый белән Хәсән абый салмак кына авылга таба атлый. Мәхмүт, балык шулпасы пешерергә дип алган ике буш чиләкне, егерме кармакны, борчактан бушаган капчыкны күтәргән килеш, ике шагыйрь арасында чабып йөри, үзе аклана, юатырга тырыша:

 – Эләгә иде, менә мондый-мондый кызылканатлар каба торган иде. Балык шулпасын шәп пешерәм, мин пешергән балык шулпасын ашасаң, телеңне йотасың, валлаһи! Эләкмәде генә!

Хәсән абый дәшми, ач карынга тәмәке тартып кайта, Сибгат абый кайта торгач әйтеп куя:

– Мәхмүт... син борчакны күбрәк сиптең бугай ла!

Рабит БАТУЛЛА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading