«Борнай» мәчетен Казанның өченче Җәмигъ мәчете дип тә атыйлар. Ул эклектика стилендә төзелгән татар гыйбадәт йорты архитектурасы – мөселман-шәрекъ архитектурасы һәйкәле.
1799 елда сәүдәгәр Салих Мостафин Иске Татар бистәсендә агач мәчет төзетә. Аның фикеренчә, төзеләчәк гыйбадәтханә ул вакытта Казанда иң зур «Апанай» мәдрәсәсенең шәкертләре өчен уку залы буларак файдаланырга тиеш була.
1831 елда сәүдәгәр Мостафин вафатыннан соң, ул мәчет шундагы мәхәллә мөселманнары карамагына күчә. Гыйбадәтханәнең барлык чыгымнарын күп еллар дәвамында беренче гильдия сәүдәгәр Мөхәммәтсадыйк Корбангали улы Борнаев түләп бара. Аның бабасы җир биләүче һәм сәүдәгәр Ибраһим Йосыф улы 1764 елда үзенең туган авылы Түбән Бәрәскәдә (хәзерге Әтнә районында) таш мәчет салдырган. Ул вакытта Казан арты авылларында андый гыйбадәтханәләр булмаган. Ике катлы бу бина хәзерге көнгә кадәр сакланган. Ибраһим бай 1774 елда кулдан язылган зур Коръән китабын беренче Җәмигъ мәчетенә (хәзерге «Мәрҗани» мәчетенә) бүләк иткән. Шиһабетдин Мәрҗани бу хакта: «Ибраһим бай – хәлле, эшне башласа, ахырына кадәр җиткерүче кеше. Хәйриячелектә, химаячылыкта, ярлы-фәкыйрьләрнең мәнфәгатьләрен яклауда аңа тиң кешеләр юк», – дип язып калдырган.
Мөхәммәтсадыйк 1826 елда сәүдәгәр гаиләсендә туа. Яшьтән әтисенә булышып үсә, үзенә тормыш, сәүдә тәҗрибәсе ала. 1857 елда үзенең эшен ачып җибәрә: чимал, җәнлек тиреләре һәм сабын заводы продукцияләрен сата башлый. Ул аларны Түбән Новгород, Минзәлә, Эрбет (Ирбит) ярминкәләренә алып бара. XIX гасырның икенче яртысында Мөхәммәтсадыйк Казан шәһәренең иң уңышлы, бай сәүдәгәрләреннән санала. Екатерина урамында (хәзерге Әхтәмов урамында), Уфа губернасы Минзәлә өязендә берничә йорты, продукция сату өчен кибетләре була. Күчемсез милке 150 мең сумнан артык дип исәпләнә. 1872 елда янгын чыгып, Мостафин төзеткән агач мәчет янып китә...
1872 елда Казан шәһәр Думасының почтасына хат-үтенеч килеп төшә. Аны шәһәрнең Почетлы гражданины, беренче гильдия сәүдәгәр Мөхәммәтсадыйк Борнаев язган була. Хатның эчтәлегендә сәүдәгәр үзенә Олы Мещан һәм Екатерина урамнары (хәзерге Сара Садыйкова һәм Әхтәмов урамнары) янында таш мәчет төзү өчен җир участогы сатып алырга теләве турында түрәләрдән рөхсәт сораган. Хакимият түрәләре хөрмәтле мөселман вәкиленең үтенеченә каршы килмәгәннәр, ул сораган участокны 137 сумга сәүдәгәргә сатканнар.
Шул ук елны ташландык, чүп үләне басып киткән урынны чистарталар, янып бетмәгән бүрәнәләрне тартып чыгаралар, нигез чокыры казыйлар, кирәкле төзелеш материалларын китерә торалар. Архитектор Романов сызган проект буенча таш мәчет төзелеше башланып китә.
Мәчет төзүдә барлык мөселман мәхәлләләре актив, бердәм катнаша. Эшче куллар җитәрлек булганга, бина күзгә күренеп күтәрелә. Халык арасында «Борнай» мәчете атамасы ныгып урнаша. Төзелешнең финанс чыгымнарын Мөхәммәтсадыйк сәүдәгәр үз өстенә ала. Гыйбадәтханәнең манарасы 1895 елда гына төзелә.
Мәчетнең төрле төсләр белән бирелеше XV-XVII гасырда төзелгән Бохара гыйбадәтханәләренә охшаш. Эчке өлешендә болгар-татар бизәлеше, орнаментлары да урын алган.
Яулап алу сугышларыннан соң татар гыйбадәтханәләрен, мәдәният ядкарьләрен күпләп юк иткәннәр. Мәскәү түрәләре Идел буеннан Ислам диненә кагылышлы әйберләргә, биналарга һөҗүм иткән, аларны юкка чыгарырга тырышкан. Халыкны Ислам диненнән читләштерү өчен, бөтен көчен куйган... Мәчетләрнең проектын Мәскәү раслаган, манараларны аерым төзергә рөхсәт бирмәгән (алар таләбе буенча, манаралар мәчет түбәсендә генә булырга тиеш!).
Мөхәммәтсадыйк сәүдәгәр үзе төзеткән мәчетенә атаклы, данлыклы дин белгечләрен чакыра. Алар арасында атаклы галим һәм педагог Сәлахетдин Исхаковны искә алырга мөмкин. Имам вазифасын башкару һәм укыту өчен мәгърифәтче Галимҗан Барудины да чакыра.
Мөхәммәтсадыйк сәүдәгәр XIX гасыр ахырында вафат булса да, аның эшен, үзеннән соң калдырган рухи мирасын дәвам иттерәләр. Буа шәһәре сәүдәгәренең улы Шакир Габделҗәббар улы Кулиев мәчеттә имам хатип вазифаларын башкара. Мәхәллә халкы аңардан бик риза була, чөнки ул аларның балаларын да дин гыйлеменә өйрәтә. Шакир хәзрәт инкыйлабка кадәр мәчетнең имам хатибы булып хезмәт итә, Казанның иң абруйлы дин әһеле булып санала.
XIX гасыр ахырында Борнаевлар сәүдәсе «аксый башлый». Мәчет инкыйлаб елларын да уңышлы гына үткәрә. 30нчы елларда «Борнай» мәчетен Казан шәһәренең төп мәчете итү хакында фикерләр йөри. Бу мәсьәлә буенча түрәләр озак киңәшкәннән соң, «Мәрҗани»не барыбер Казан шәһәренең төп мәчете итеп калдырырга булалар.
Татарстан Республикасының Үзәк Башкарма Комитеты карары нигезендә, 1930 еллар ахырында «Борнай» мәчетен ябалар. 90нчы елларның җылы йомшак җилләре мөселман дин тотучыларына да шатлыклы хәбәр алып килә: 1994 елда ремонт эшләре тәмамланганнан соң, «Борнай» мәчете дин тотучыларга кайтарыла.
Хәзерге вакытта, дин тотучыларны намазга чакырып, мәчет манарасыннан азан яңгырый. Гыйбадәтханә янында шәһәребезгә килгән күпсанлы туристлар йөри, җомга көннәрендә алар аеруча күп була.
Нияз Бишбалта, Казан.
Фото: e-islam.ru
Комментарийлар