Коронавирус пандемиясе, үзчикләнү режимы дип, бакчага чыкмый утырып булмый. Тиздән бакчалар да бәрәңге утыртырга өлгереп бетәчәк. Икенче икмәктән мул уңыш алу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк, бәрәңге утыртуның нинди үзенчәлекләре бар? Белгечләрдән һәм уңган бакчачылардан без шул хакта сораштык.
Бакчага да ял кирәк
Татар авыл хуҗалыгы тикшерү институтының бәрәңге үстерү буенча белгече, биология фәннәре кандидаты Зенон Сташески бәрәңгедән мул уңыш алу өчен иң беренче чиратта бакчага чәчү әйләнешен кертергә куша. Бер культураны еллар буе бер урында утырту дөрес түгел, ди ул. Мөмкинлеге булган кеше бакчаны дүрт өлешкә бүлеп, ел саен бәрәңге утыртыласы кишәрлекне алыштырып-чиратлаштырып тора ала. Андый җае булмаган кеше бакчаны һичьюгы ике өлешкә бүлсен. Бер өлешенә сидератлар, бер өлешенә бәрәңге чәчәргә кирәк. Чәчү әйләнешен алмаштырып тору туфрактагы гөмбәчек авыруларыннан гына түгел, алтынсу нематодадан да саклану чарасы булып тора. Соңгысы бигрәк тә куркыныч икән, бу авыру таралган җирдә бәрәңге бөтенләй үсми ди. Сидерат сыйфатында солы, клевер, вика, рапс, гәрчич чәчәргә була. Алар туфракны органикага баета, аны йомшарта, чүп үләннәреннән саклый.
– Иң популяр сидерат гәрчич, әмма аны чабып алганнан соң берничек тә кулланып булмый, фәкать кире җиргә күмеп куйсаң гына. Аның каравы яхшы ашлама булып тора , – ди белгеч.
Бәрәңге бакчасында чүп үләннәренә каршы да көрәшергә туры килә. Алардан йә гел утап торып, йә гербицидлар кулланып кына котылып була. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, чүп үләннәреннән дә саклый, бәрәңгегә дә зыян китерми торган гербицидлар күп түгел. Аларның составында метрибузин булганын алырга кирәк. Бу препаратларны бәрәңге тишелеп чыкканчы чүп үләннәренә сиптерәсең. Тишелеп үсеп киткән очракта кулланганда күләмен киметәсең. Препаратның интрукциясенә ничек һәм күпме күләмдә кулланырга кирәклеге язылган була. Чәчү әйләнешен саклаган очракта чүп үләннәре сезне алай борчымаячак, ди Зенон Сташевски.
Утырту материаланың нинди булырга тиешлеге турында да сораштык без аңардан. Бик югары уңыш алырга теләсәгез, ел да аны яңартып тору зарур, ягъни кибеттән һәр яз чәчүлек өчен чиста бүлбеләр сатып аласыз. Ни өчен ел дамы? Күршегез бакчасында үскән бәрәңгедәге вирусларны төрле бөҗәкләр сезнең бакчага да алып керә, бер ел эчендә кечкенә генә кишәрлекне дә алай шулай зарарлый. Әгәр дә инде рекордлы уңыш алу нияте булмаса, чәчүлек материалын ике-өч елга бер алыштырып торыгыз.
Эре булган саен, тизрәк тишелеп чыга
Бәрәңгене чәчү вакыты да зур роль уйный, әлбәттә. Иң оптималь вакыт – туфракта 8-10 градус җылы булганда. Бу кайсы вакыт була дип баш ватарга кирәкми, каен агачына күз төшерү дә җитә. Аның яфраклары диаметры 1 см булганда туфрак кирәгенчә җылынган дигән сүз.
Җир салкын гына түгел, дымлы да булса, бәрәңге бүлбесе анда озак ятып авырый башларга һәм бөтенләй чыкмаска мөмкин. Бәрәңге утыртканнан соң бик эссегә китсә дә начар, ул очракта да тиз генә үсеп китә алмый. Монда яхшылап дымландырасы була. Бу хәлләр белән очрашмас өчен, белгеч утырту материалын махсус препаратлар белән эшкәртергә киңәш итә. Алар авыру таралудан саклый.
Соңгы елларда күпләр “Престиж” препаратын куллана башлады. Берәүләр хупласа, икенчеләр аңа сак карый.
– Аның тәэсире башка бәрәңге агулары кебек үк, зыянлырак дип әйтеп булмый, – дип шаккатырды мине әңгәмәдәшем. – Препаратның дозасын дөрес кулланырга гына кирәк. “Престиж” колорадо конгызларыннан гына түгел, гөмбәчек авыруларыннан, шул исәптән чыбык личинкадан (проволочник) да саклый. Болар өстенә бал кортларына да зыяны юк.
Яшелләнгән бәрәңгене утыртырга ярыймы дигән сорау да туа. Моны мин белгечкә дә бирми калмадым. Ярый гына түгел, кирәк тә, ди ул. Мондый бәрәңгедә соланин дигән матдә бар, ул кеше өчен зыянлы, ә менә бүлбене авырулардан саклый икән.
Кайсы бәрәңге сортларын утыртырга киңәш итәсез дигән сорауга әңгәмәдәшем:
– Алар бик күп, Россиянең дәүләт реестрына 400 төрле сорт теркәлгән, үзеңә кулай булганын сайлап аласың. Мин фәкать иртә һәм уртача иртә өлгерешлеләрен утыртыгыз дип кенә әйтәм. Безнең полоса өчен соң өлгерешле бәрәңге туры килми. Алыр вакыт җиткәндә аларның әле кабыклары өлгермәгән була. Күпләр соң өлгерә торган сортлар яхшы саклана дип уйлый, бу ялгыш фикер. Иртә өлгерешлеләр арасында да кышны яхшы сакланып чыга торганнары бар. Аннары бер бакчада яхшы уңыш биргән сорт икенче бакчада да шулай ук куандыра дип әйтеп булмый. Туфракның нинди булуы, аңардагы органик матдәләрнең булу-булмавы, җәйнең ничек килүе дә, су сибү-сипмәүгә дә карый бит әле аның уңышы, – ди ул.
– Утырту материалына кире әйләнеп кайтып сорыйм әле: утырту өчен эре бүлбеләрнеме, әллә вагын сайлап алыргамы?
– Үзеңә ашарга җитәрлек өчен үстерсәң, уртача бүлбеләрне. Әгәр дә иртәрәк ашый торырга дисәгез, эрене утыртыгыз. Эре булган саен, тизрәк тишелеп чыга. Киләсе елга симәнә өчен үстерергә уйлаган аерым сорт бәрәңгесе булса, ваграгы да ярый. Бездә, гадәттә, көздән эре бәрәңгеләрне ашарга, вакларын утыртырга дип аерып куеп саклыйлар. Бу дөрес түгел. Эре бәрәңге сәламәт төптән үскән дигән сүз. Вагы киресенчә авыру төптән булырга мөмкин. Шуның өчен дә утырту материалы өчен бик вакларына кызыкмагыз.
Орлыкны яшәртеп торыгыз
«Органическое земледелие» клубы җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов та чәчәр алдыннан бәрәңгене дезинфекцияләргә куша.
– Бу очракта күбебез марганцовкадан файдалана, аңардан кала башка биологик препаратлар да, шул исәптән химик препаратлар да бар. Бәрәңге сакланган подвал, базда черек бәрәңге булмый калмый, шуңа да авыру тудыра торган микроблардан котылырга кирәк. Орлыкка дигән бәрәңгене сеткалы чиләк яки яшелчәләр өчен махсус ясалган пластик тартмага тутырасың да марганцовкалы су салынган зур гына тазга манып аласың. «Фармайод», «Сияние», «Ризоплан» препаратларын да кулланырга була, алар патоген микробларны бетерә һәм тамырның туклану сыйфатын яхшырталар, – ди ул.
Бакчачы Гүзәл Голева бәрәңге сортын рассада юлы белән гел «яшәртеп» торырга кирәк дигән фикердә.
– Дүрт-биш елдан бәрәңгенең токымы бетә, аларда авырулар туплана, уңыш бирүе кими, аның аркасында туфрак та авырулар эләктерә. Сортны кабат яшәртеп китү өчен, орлыктан үрчетергә киңәш итәм, – ди ул.
Бәрәңге орлыгын март уртасында утыртып, үсентене май уртасында бакчасына алып барып утырта. Суын сибеп, чүбен утап, туфрагын йомшартып, төбен өеп тора. Көзгә бәрәңгеләрен алып, кышка сакларга куя. Бу инде бернинди вирусларсыз, авыруларсыз чиста утырту материалы булып тора.
– Аларны ун ел утыртып була. Беренче өч елда мондый бәрәңгегә колорадо корты да килми. Сәламәт булгач, авырулар белән дә үзе көрәшә. Сез дә сынап карагыз, – дип киңәшләрен бирде уңган бакчачы.
Теләче районының Үзәк авылында яшәүче Нәкыйф абый Шәрәфиев «Лорх», «Синеглазка», «Огонек» һәм «Гатчинский» сортларына өстенлек бирә икән. Соңгы икесе корылыкка бирешми, «Лорх» белән «Синеглазка» артык дымны яхшы күтәрә. Җәй ничек килсә дә отасың, чөнки берсе булмаса, икенчесе була, ди ул.
Арча районы Иске йорт авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Хәнәфи абый Гарәфиев та рассада ысулы белән орлыкларны гел яңартып тора икән. Аның әйтүенчә, бәрәңге дүрт елга кадәр әйбәт уңыш бирә, аннары аны яңартырга кирәк. Хәзерге сортлар бигрәк тә тиз “хәлсезләнә”, ди ул.
Хәнәфи абый бакчасында уннан артык төрдәге бәрәңге үстерә. Алар арасында иң ышанычлысы итеп “Жуковский” сортын күрә. Ул иртә өлгерә һәм ышанычлы сорт, ди бакчачы.
Бәрәңгене утыртыр алдыннан марганцовка эремәсе белән эшкәртергә һәм шунда ук, кибеп өлгергәнче, көл сибәргә кирәк икән. Ул калийга бай булуы белән ашлама да булып тора, авырулардан да саклый.
Сөйләшү азагында Хәнәфи абыйдан быел бәрәңгене кайчан утыртырга була дип тә кызыксындык. Яңгырлар гел явып торганга, көннәр дә бик җылы тормагач, майның 9ларыннан соң гына бакчага чыгып булыр әле, диде ул.
Комментарийлар