16+

«Бәрәңге уңышы яхшы булырга охшаган»

Буа, Кама Тамагы, Тәтеш районнарына эшлек­ле сәфәре кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләре белән танышты, берничә яңа объектны карады.

«Бәрәңге уңышы яхшы булырга охшаган»

Буа, Кама Тамагы, Тәтеш районнарына эшлек­ле сәфәре кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләре белән танышты, берничә яңа объектны карады.

Кама Тамагында виноград үстерүче егет Айрат Ялалетдинов белән «ШК» таныштырган иде инде. Ул 2 гектар мәйданда 55 төрдән артык виноград үстерә. Ачык һавада, кырда виноград үс­терүчеләр Татарстанда юк диярлек. Белгечлеге буенча юрист егетнең бу шөгыльгә алынуына башта танышлары, туганнары көлеп карый, тик Айратның карары ныклы була һәм бүген ул мул уңышы белән горурлана ала. Президент та аның эшчәнлеген уңай бә­яләде. Инстаграм битенә дә, Кама Тамагы виноградлары дип, фото урнаштырып куясы итте.

Атна буе яуган яңгыр урып-җыю эшләренә тәэсир итми калмаган. «Бөртеклеләрдә аксым азрак», – ди агрономнар. Эш тә тоткарланып торган. «Бу вакытка эшнең яртысын төгәлли идек, әлегә уңышның 16 процентын гына җыеп алдык», – ди Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Садриев. Басуларда 89 комбайн эшли. Техник проблемалар юк. Ә менә кукурузга, шикәр чөгендеренә яңгырлар файдага гына булган. Бер чөгендер 2,1 килограммга җиткән инде. Шикәр чөгендерен тәтешлеләр Буа шикәр заводына тапшыра.

«Нур» җаваплылыгы чик­ләнгән агрофирмасында 60 гектар мәйданда бәрәңге утыр­тыла. Агрофирма җитәкчесе Радик Нургалиев әйтүенчә, алар 2011 елдан бирле уңышлы гына эшләп киләләр. Яңгыр бәрәңгегә зыян китермәгән. «Фитофтороз башланганы сизелми, сабаклары ямь-яшел булып утыра, без саклау чараларына зур игътибар бирәбез. Берничә төпне казып карадык, кырда уңыш әйбәт бу­лыр­га охшаган. Тик әлегә бәрәңге алырга иртәрәк, бәрәңгегә сентябрьдә тотынырбыз», – ди ул. Бәрәңгене җирләр суынгач алалар икән. Чөнки саклау урыннары махсус климат контроль белән җиһазландырылмаган. Шуңа да, бәрәңге язга кадәр саклансын өчен, аны соңрак алырга тырышалар. Былтыр 1 гектар мәйданнан 400 центердан артык уңыш җыеп алынган. Бәрәңгене саталар.

Тәтеш авыл хуҗалыгы гына түгел, матур табигате белән дә горурлана ала. Бер ел эчендә районда 48 меңгә якын турист булырга өлгергән. Президентка истәлекле урыннарның берсе – Бакырчы авылында яңартылган «Хәят» чишмәсен дә күрсәттеләр. Әлеге чишмәгә 100 елдан артык икән инде. Бу авылда үзенә күрә ял итү урыны, эскәмияләр дә куелган. «Авылыбызны шәһәргә әйләндерәсез», – дип, Президентка рәхмәтен җиткерде Бакырчы авылы халкы.

Авылны яңарту эшләрендә башлап йөргән эшмәкәр авылдашлары – Наил Мөхитовка да рәхмәтле алар. Мәскәүдә яшәүче эшмәкәр авылда мәчет тә салдырган, юлларны төзекләндерүгә дә өлеш керткән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading