16+

Бәрәңге әйбәт, әмма узган елга җитми инде

Бу ялларда күпләр бәрәңге бакчасына чыкты. Ә өлгеррәкләр узган атнада ук алып бетерде. Икенче икмәкне август ахырында ук алу традициягә керә башлады бугай инде. Кеше бакчада кайнашканда нишләп алардан калыйм дип ашыгалармы? Җылы матур көннәрдә эшне бетереп куйыйм диләрме? Ничек булса да, булган уңышны җыеп алып, исән-имин ашарга язсын. 

Бәрәңге әйбәт, әмма узган елга җитми инде

Бу ялларда күпләр бәрәңге бакчасына чыкты. Ә өлгеррәкләр узган атнада ук алып бетерде. Икенче икмәкне август ахырында ук алу традициягә керә башлады бугай инде. Кеше бакчада кайнашканда нишләп алардан калыйм дип ашыгалармы? Җылы матур көннәрдә эшне бетереп куйыйм диләрме? Ничек булса да, булган уңышны җыеп алып, исән-имин ашарга язсын. 

Бәрәңге алынды – биесәң дә була

Бәрәңге уңышы быел бик үк яхшы түгел диючеләр дә, уңыш әйбәт чыкты дип сөенүчеләр дә бар. Бәрәңге уңышыннан канәгать булып, аны алып бетерү шатлыгыннан бакчада биеп йөргән Гүзәл Шаһигәрәеваның видеосын күреп, аның белән элемтәгә кердем. 

Гүзәлнең әти-әнисе Тукай районының Күзкәй авылында яши. Көннәр матур торганда, авылга кайтып бәрәңге алганнар. Бәрәңгене алар мотоблок белән утырталар да, алалар да икән. Бик уңайлы, ди Гүзәл. Бәрәңге уңышы да сөендергән. Моны ул яңгырларның вакытында булуы һәм һәм бакчаны тәрбияләп торудан күрә.

Бушап калган бакчага горчица сибеп тә куйганнар инде. Бакча тиз арада яшел үлән белән каплана да сентябрь ахырларында сөреп тә алалар. Горчица туфракны микроэлементларга баета, йомшарта һәм аңардагы эфир майлары каты кортның (проволочник) личинкаларын куркыта. 

– Бакчага чыршы һәм нарат ылысларын сибеп чыксаң да була. Сукалаганда алар туфрак астында калып чери. Кайнанам җәй буе суган кабыкларын җыеп бара да бакчага сибеп чыга. Аннары сапропельның да файдасын күрәбез. Ул кибетләрдә дә сатыла. Сапропель су төбеннән чыгарыла торган табигый ашлама булып тора. Бөтен төр туфракка һәм культурага туры килә. Туфракны йомшарта, уңдырышлы итә, – дип файдалы киңәшләрен дә бирде безгә Гүзәл. 

Кукмара районы Вахит авылында яшәүче Тәнзилә Идиятуллина да бәрәңге начар дип зарланмады. Әле ботакларын гына чабып чыкканнар. Яңа җиргә утырткан идек, ял иткән урында әйбәт була бит ул, диде Тәнзилә. 

Яшел Үзән районында бәрәңге уңышы шулай ук начар түгел. 

– Кызыл бәрәңге аеруча әйбәт чыкты, күршебез дә шулай дип әйтеп торды. Ә менә җир катырак, чөнки бездә яңгырлар әз булды, – диде Ләлә Сафиуллина.

Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында яшәүче Гөлфирә Гарифуллина быел бәрәңге ваграк булуын, черекләре дә чыгуын әйтте. 

– Булганына шөкер. Узган елны күп булгач, җәй буе тавыкларга пешереп ашаттым. Быелгысы үзебезгә ашарга җитә, – диде ул.

Буа якларында шәхси хуҗалыкларда да икенче икмә ваграк булган. Аксу авылында яшелчәчелек белән шөгыльләнүче фермер Илсур Йосыпов бәрәңгесен алып бетергән дә инде. Уңыш елдагы кебек түгел, зарланып та булмый, ди ул. Бәрәңгене килограммын 11 сумга Казанга азык-төлек департаментына алып барып тапшыра. Иртә өлгерә торганын 16 сумга тапшырган булганнар.

Бәрәңгене 20 гектарга җирдә чәчкәннәр. Узган елгыдан 5 гектарга азрак. Моны фермер бәрәңге чәчүчеләрнең күп булуы белән аңлата. Чәчүлек орлыкны Биектаудагы орлыкчылык хуҗалыгыннан сатып алалар. 

Сортларын үзгәртеп торабыз. Узган ел Ред Скарлетт, быел Невский дигәнен утырттык. Элита орлыгына хөкүмәт гектарына 30 мең сум күләмендә субсидия дә бирә, – ди ул. 

Бер чиләктән – ун чиләк

Кайбыч районының Кошман авылы бакчачысы Салих абый Мотыйгуллин бәрәңге уңышын уртача дип бәяләде. Аның өчен уртача кемдер өчен бик яхшы. Төгәлрәк итеп әйткәндә, бер чиләктән ун чиләк чыкса, Салих абый өчен уртача. Гектарга да күчереп әйтеп бирде: бер гектардан – 250 центнер. Егерме чиләк булса, бик яхшы дип бәяли. Шундый уңышлы еллары да булган аның. Бәрәңге сортлары да төрле икән. Бәрәңгесез калмас өчен, берничә төрен утыртырга кирәк, ди ул. Исемнәрен төгәл генә әйтә алмады. Үзе белгәненчә генә атый аларны. Иртә өлгерешлесен Роза дигән хатыннан алган булган, исеме дә шул Роза хәзер. Чуваш бәрәңгесе бар. Авыл хуҗалыгы институтыннан кайтарганы – сельхозинститут. Тагын шома бәрәңге утырта.

Анысы күп була, артык эре дә түгел. Бу сорт бәрәңгене хатыным ярата, ди Салих абый. 

Орлыктан үзе үстергән бәрәңгесен бик мактамады. Үсүе дә көчле, бәрәңгесе дә күп, тик сыйфаты түбән, тәме дә әллә ни түгел икән. 

Бәрәңгене иртә алуга керешүне Салих абый аның сорты иртә өлгерешле булу белән аңлата. 

– 80 нче елларга кадәр бездә “Лорх” сорты гына утыртылды. Ул соң өлгерешле санала иде. Хәзер чит илләрдән дә яңа сортлар кайтарыла, үзебездә дә уйлап табыла. Иртә өлгерешлеләрен күбрәк утырта башладык. Алар өч айда өлгерә, – ди әңгәмәдшем.

Бәрәңгенең сабагы корыса, ала башларга да була. Әмма, иртә өлгерешле булса да, сабагы яшел булып торган сорт та бар. Анысын да алырга кирәк икән, үзе үсүдән туктамаса да, бәрәңгесе черергә мөмкин. 
Бәрәңгенең бәясе булмаганга, аны азрак утырта башлаган. Шәһәргә алып барып сату отышлы түгел, үз транспортым булмагач, анысы да түлисе була, ди ул. Аның каравы күп итеп сарымсак, суган һәм кишер үстерә.  

Сентябрь – бәрәңге ае

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүров та бәрәңге мәйданын киметкән. Үткән елны күп булгач, аның бәясе дә төште. 8 сумга сатып җибәргәннәр. Алай да бик күп калган. Терлекләргә әле яңа гына ашатып бетергәннәр. Узган ел бер гектар да 50 сутый җиргә утырткан булганнар, быел мәйданын кечерәйткәннәр. Анда кәбестә белән кабак утыртканнар.

Үзләре бәрәңгене июнь башында гына утырткач, алуны сентябрь ахырына калдыралар. Ул быелгы бәрәңге узган елгы кебек түгел, андый уңыш бик сирәк була, ди Рәис абый.

– Иртә һәм урта өлгерешле бәрәңгеләре вак чыкты. Соң өлгерә торганында өмет бар, – диде ул. 
Халык синотигы бәрәңге алырга әле яхшы көннәр күп булачагын әйтте. 

– Тугызынчы сентябрьгә кадәр көннәр аяз, җылы була. Һава температурасы 27 градуска кадәр күтәреләчәк. Берничә көн яңгырдан соң тагын аяз һава торышы күрсәтә. Сентябрь яңгырлы булмас, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading