16+

Бәрәңгене көл белән кушып утыртырга кирәк

Арча районы, Иске Йорт авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Хәнәфи Гәрәфиевтән киңәшләр.

Бәрәңгене көл белән кушып утыртырга кирәк

Арча районы, Иске Йорт авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Хәнәфи Гәрәфиевтән киңәшләр.

Бәрәңгене кырда арпа, солы, бодай чәчелеп беткәч утыртырга кирәк. Көннәр җылынган, бакчадагы туфрак та кипкән була. Кырауларга эләкмәсен өчен, иртә утыртырга киңәш итмим. Салкын җиргә утыртсаң, ул озак тишелә. Үз вакытында чәчсәң, өч атнада тишелеп тә чыга. Туфракның температурасы 12 градустан артыграк булырга тиеш.

Мин бәрәңгене башта үрдерәм, утыртыр алдыннан, дезинфекцияләү максатыннан, көл белән бутап алам. Утыртканда да, бәрәңге сала торган ояга башта бер уч көл сибәм. Ул файдалы микроэлементлар белән баетыр өчен кирәк.

Бәрәңгене ярып утырту ягында түгел мин. Әгәр дә ул йомырка зурлыгында, якынча 80 гр тирәсе булганда, ярырга кирәкми дә. Зуррак булса, ярмыйча мөмкин түгел. Ярып утыртканда инфекцияләр эләгә дигән фикер бар. Мондый очракта көл белән бутап утыртырга кирәк, ул ярасын төзәтә, ягъни инфекцияләргә каршы көрәшә.
Баштагы чорда бәрәңгегә су кирәк түгел. Өлкәннәр әйтүенчә, аңа өч әйбәт яңгыр җитә. Әгәр дә ул озаклап, җирне сеңдереп яуса. Бәрәңге тишелеп чыкканда, чәчәк атар алдыннан һәм чәчәк атканнан соң шәп итеп яуса, бәрәңге уңышы әйбәт була. Җәй коры килсә, төбенә су сибәсе була. Чәчәк ату чорында су бигрәк тә кирәк.
Помидор, кыяр, борычларны, кырауга эләгүдән куркып, ачык туфракка кайчан күчереп утыртырга икән дип баш ваталар. Мин, балан чәчәк аткач, дим. Язын балан чәчәк атса, кыраулар башка булмый. Кишерне кырау алмый, аны кайчан утыртсаң да ярый. Чөгендерне исә мин бәрәңге белән бер чорда чәчәм. Иртә утыртсаң, баш чыгара. Аңа су да бик кирәк түгел. Яңгыр суы белән дә үсә ул.
Бер танышым кәбестә кортына каршы капрон оек кулланырга киңәш итте. Аны кәбестәгә кидереп куйсаң, күбәләк утыра алмый. Шул ысулны да кулланып карагыз.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading