16+

Бөтен юллар да Римга илтәме?

Без дә укыдык инде мәктәпләрдә. Ни дип кенә әйтсәләр дә, мәктәп безгә белем-тәрбия бирде. Бик күбесе кирәк булды бу тормышта.

Без дә укыдык инде мәктәпләрдә. Ни дип кенә әйтсәләр дә, мәктәп безгә белем-тәрбия бирде. Бик күбесе кирәк булды бу тормышта.

Тик менә тарих китабындагы бер җөмләнең мәгънәсен аңларга күпме тырыштым. Аңлый гына алмадым, әллә анда дөрес язылмаган, әллә минем башка шуны аңларлык гыйлем салынмаган. «Бөтен юллар да Римга илтә» дип язган борынгы римлылар. Белмим инде, әллә бик акыллы, әллә бик мин-минлек­леме алар? Бу дөньяны кайчак карга бата-бата, кайчак пычракка чума-чума, кай­чагында ике аяк белән, кайчагында ике таяк белән гиздем. Тик бер генә юлым да Римга кадәр илтмәде.

Мине бөтен юллар туган ягыма алып кайтты. Себер тайгаларын ера-ера, мин туган җиремә юл саптым. Туган җирем! Төнлә йолдызларга карап, сиңа кайтыр юлны таптым. Сиңа илтер юллар кайвакыт урау булды, кайвакыт туры булды, нинди генә булса да, ул гүя оҗмах юлы булды. Туган җирем! Үзенә тартты җир җиләкле тугайларың, үзенә дәште басу өстендәге моңлы тургайларың. Үзенә дәште җырчы сандугачың, юл күрсәтте җитез карлыгачың. Сагындык дип каршы алды зифа каеннарың, таралып китте күпме кайгыларым. Чишмәләрең челтер-челтер көйләп тора, бөдрә таллар сагындык дип сөйләп тора.

Туган җирем! Юллар табып, юллар сабып, юллар ярып сиңа кайттым. Кайттым әнкәемнең пешкән ашларына, ә соңыннан... баш ияргә аның кабер ташларына. Туган җирем! Минем кебек сагынадыр сине бөтен кызлар-улларың да. Йомшак җилең юлдаш ит син кайтыр юлларына.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading