16+

"Бу Гүзәлемне аңламассың, әле тюрбанда килеп керә, әле ансыз..."

Яулык ябу һәр хатын - кыз өчен дә җитди адым. Җырчы Гүзәлем бу карарга ничек килүе хакында менә нәрсә ди.

Яулык ябу һәр хатын - кыз өчен дә җитди адым. Җырчы Гүзәлем бу карарга ничек килүе хакында менә нәрсә ди.

"Салават миңа андый образда (яулыктан) булган саен соклана иде, якыннарым барысы да тыныч карашта иде. Ләкин мине нәрсәдер тоткан кебек тоела иде дисәм инде... Бер көнне тюрбанда, икенче көнне ансыз йөрдем. Ниндидер билгесезлек кебек. Әллә әзер, әллә юк.

Монда төп сүз нәкъ "тоела" дигәне. Ул күбесендә шулай буладыр, хатын-кызның бигрәк тә. Бик күп сораулар туа... "Мин яулыкны салмаска ниятләп кисәм, ә аннары саласы килсә?", "Ә бизәнү ягы?  Маникюр?", "Ә ял итәргә киткәндә?" "Эштә ничек намаз укырга?" һәм тагын миллион сорау. Булдыра алмам кебек тоела. Ләкин иремә кушылып намаз укый башларга, яулыкны инде салмаска зур теләк бар.

Бервакыт Салават белән өй янындагы "Бәхетле"гә кердек. Кассада басып торганда, күрше як касса сатучы кызлары танып алып үзара әкрен тавыш белән сөйләшә башлады. "Бу Гүзәлемне аңламассың, әле тюрбанда килеп керә, әле ансыз..." Бу комментарий миңа шул вакыт бик ярдәм итте. Мин уйлап куйдым "Нәрсәгә шулай озак сузам соң? Барсы да яхшы бит. Теләк бар, ирең туганнарың хуплый, күңелдә ниндидер тынычлык сизелә".

Шул көннәрдә" Аль фатиха" сүрәсен ятлап, аннары Салаватка "Мин синең белән иртәнге намазны укыйм" дип әйтеп куйдым. Ул шатланды инде әлбәттә. Миңа укыйсы догаларны зур итеп кәгазьгә бастырып, аларны беренче вакыт алдыма куеп, шулай укып өйрәндем.

Тюрбанны инде салмаска булдым, бүгенгесе көнгә кадәр "ой, саласы килә" дигән уй булмады. Булган сораулар тиз арада чишелә торды.

Мин шәхсән үзем иртәнге намаздан башладым. Хәзер инде Әльхамдулиллях, бишесен дә укыйм.

Әле мин дингә кереп баручы гына. Күп нәрсәләрне әле дөрес эшләмимдер. Ләкин мин әкрен генә алга таба атлыйм. Һәм мин шундый бәхетле, белсәгез...Без Салават белән бергә үзгәрдек һәм үзгәрәбез. Безнең уйлар, приоритетлар, максатлар һ.б. бүтән төрле. Тормышлар гел икенче якка үзгәрә тора. Ниндидер мәгънә, матурлык, ихласлылык, тынычлык туа. Ходай тәгалә безгә шундый мөмкинлекләр ача, бирә, ярдәм итә, мең шөкер.

Әйтәсем килә намаз - ул Аллаһ белән турыдан туры сөйләшү һәм Ул миңа шундый мөмкинлек биргәне өчен мин бик рәхмәтле", - дип язган Гүзәлем. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading