Шәһри Казан

Бу куар-код белән кибеткә булмый, яки җанисәп галәмәтләре

“Дәүләт хезмәте порталы” аша җанисәпне тиз генә тутырып куйыйм дигән идем. Бик җәһәт кенә эшли торган эш түгел икән. Әмма сабырлык сорап, башлаган эшне азакка кадәр җиткердем. Татар булгач, татарча тутырырга карар кылдым.

Татарча тәрҗемә ителгән җөмләләре шулкадәр аңлашылмый дип әйтмәс идем. Аңлашыла үзе. Тик, мин наданмы, кайберсенең мәгънәсенә төшенеп кенә җитә алмадым. Дөресрәге, җан исәп алуга кайбер пунктларны нинди катнашы барлыгын аңлау кыенрак булды. Иң кызыгы, синең дөрес җавабыңны компьютер тиз генә кабул итмәскә мөмкин. Синең бер төрле җавап бирәсең килә. Әйтик, эшкә һәм эшмәкәрлеккә бәйле сорауларга җавапны тәки үзем теләгәнчә җаваплый алмадым. Компьютер үзе теләгән төймәгә бастырмыйча кабул да итмәде.

Гаиләдәге  барлык кеше санын кертеп тә тутыру мөмкинлеге булганга шатландым әле. Һәркем аерым шул сорауларга җавап бирә башласа, шактый вакытны алачак. Ә сораулар чыннан да кызык. “Татар” дип кенә язып куясы түгел, бөтен хуҗалыгыңдагы хәлләрне дә барларга туры килә. Газ, электр плитәсе куллануыңнан башлап, йортыңның нинди төзелеш материалыннан салынуын, фатирыңның ничә квадрат метрлы булуын да сораганнар.

Белгәнебезчә, җанисәптә катнашу өчен төрле юллар бар. Махсус җанисәп алучылар белән очрашып, сорауларга җавап бирергә мөмкин. Җанисәп алу пунктларына барып катнашып кайтырга була. Яшәү урыны буенча теркәлгән урынга бармыйча, кайда якын (бәлкем эш урынына якынрак җиргә) барырга була. Җанисәп алу пунктлары иртәнге 10 нан кичке 8 гә кадәр эшли. Ял көннәрендә 10.00нан 14.00 кадәр кабул итә.

Реклама

Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, сораулар туса, 8(843) 221-78-78 телефонындагы кайнар элемтәгә шалтыратып белешергә була. Шулай ук шәһәр мэриясе порталында җанисәптә катнашу пунктлары, адреслары һәм эш вакытлары күрсәтелгән. Гомумроссия җанисәп алу буенча 8800-707-20-20 кайнар телефон элемтәсе эшли.

Моннан тыш онлайн форматта тутырырга мөмкин. Бу көннәрдә актив рәвештә онлайн теркәлү бара. Бигрәк тә студентлар, бюджет хезмәткәрләре бу эшне якын арада башкарырга тиеш икән.

Онлайн форматта катнашканнан һәрбер теркәлүчегә шулай ук аерым номер  һәм гомум код бирелә. Соңрак җанисәпне яздыручы килсә, шул кодны күрсәтергә тиеш булабыз. Әмма бу кодны башка кодлар белән бутамагыз. Моның белән кибеткә дә, сәүдә үзәкләренә дә үтеп кереп булмый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: