Кичтән будильникны сәгать җидегә куеп яттым, иртәнге сигезгә чәчтарашка язылган идем, янәсе, йоклап калмаска.
Әле ятуын да иртә яттым, унберенче яртыда, башка вакытта төнге уникесез ятмый идем. Һәм нәрсә дисез инде?! Сәгать өч тулганда күземне җыртып)) уяндым да, боргалана боргалана ята торгач, булмый бу болай, дип, торып, чәйләр куеп, аш салып җибәрдем. Тәмләп кенә чәйләп, утырган килеш кенә токмач җәйдем дә, кереп яттым әле менә. Шулай утырып җәергә калдым шул әле хәзергә, умыртка бүсере борчый, инде өченче атнага китте. Шулай шул, булганда кадерен белмибез, югалткач уфтанабыз.
Яшь чакта бер дә уйланмыйсың бит ул, картаермын, тегеннән моннан чирләр төртеп чыгар, дип, мәңге шулай йөгереп йөрерсең кебек тоела. Менә уйлап ятам әле. Теге акчасызлык, кеше кадере беткән чорда, без дә алыпсатарлык белән шөгыльләнеп алдык бит. Нишлисең инде, айга 28 сум хезмәт хакы чыккач, гарьләндем, бу акчага ничек яшәп булсын, дип, күрше хатыны, әйдә, минем белән базарга, дигәч, тәвәкәлләдем. Бабай да каршы килмәде, соңрак ул да миңа кушылды һәм бергәләп чумдык базар дөньясына. Менә шул чорда эшләдем дә инде мин хәзерге бүсеремне! Бабайның үзенә генә авырга туры килә, дип, утыз-кырык кглы ящикларны, эх! тә итмичә күтәрә идем. Әле бит ташый торган җире җайлы булса исең дә китмәс иде. Подвал ише җирдән алып чыгасы! Бабай белән икебезгә егермешәр ящик ташый идек. Әле беркөн шуларны искә алып, ниемә кирәк булган икән шулай интегүләр, грузчиклар ташысын, дип кенә торасы калган, дип, сөйләшеп яттык.
Иң беренче бабайны аяктан екты, дәүләт эшендә эшләгәндә дә авыр хезмәттә иде, сварщик булып эшләде. Инде шушы ташулар да өстәлгәч, грыжа килеп чыкты. Баштагы мәлдә бер ай урын өстеннән дә торалмыйча ятты, бүлнискә дә көчкә алып төшкән идек. Бер уколның, дәвалануның файдасы тимәде. Әзрәк селкенерлек рәткә килгәч төрле җиргә йөртә башладык, кайда кемне ишетәбез, шунда торып чабабыз. Әлдә газель машинасы булды, берәрсен сөйләшеп рульгә утырта идек тә, бабайны арткы салонга яткырып алып бара идек. Бармаган җир калмады, өч айлап шулай йөргәнбездер. Аннары, Чаллының иске автовокзалы кырыендагы, Кызыл Чаллы дип йөртелүче бистәсендә (исеме шулай кебек хәтердә калган) шушындый кеше бар икән, безнең кебекләрне аякка бастыра икән, дип ишеткәч, шунда киттек.
Бер бардык, нишләргә, ничек массаж ясарга икәнен бер күрсәтте дә, өйгә кайткач, ул әйткәнчә кыландык. Рәхмәт яугыры, шуннан соң бабай аякка басты бит! Дөрес, биш-алты ел, яз-көз айларында “грыжа” үзен сиздереп ала иде, тьфу-тьфу, соңгы араларда ныклап тотынганы юк, миңа күчте бугай, мин хәзер шулай сызланам.
Менә йокысызлыктан күпме хәтирә.
Торыйм, токмач камырым җилләгәндер, кисәргә кирәк. Аптырасын әле бабай, торуына ашлар өлгергән, гомергә булмаганны!
Резидә Фәйзуллина,
Сарман.
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар