16+

"Булмас синнән, бетәчәксең, диделәр"

Рамил Шараповны кыерсытучыларга, аңа ышанмаучыларга карата артист үз фикерен җиткергән.

Рамил Шараповны кыерсытучыларга, аңа ышанмаучыларга карата артист үз фикерен җиткергән.

"Кибеткә кердем, әйбер алып ятканда бер абзый керде кибеткә. Таныды инде бу мине. Хәл-әхвәлләр белешкән булды. Сүз барышында: “И-и, Рамил, синең эшең эш мени инде ул! Сәхнәдә сикереп йөрисең, көрәк күтәрәсең юк бит!” – диде. “Абый, мин көрәген дә күтәрә алам, ә син минем эшне эшли аласыңмы соң?” – дидем аңа җавап итеп. “Көрәк күтәрәм дигән буласың, булмас синнән!” дип куйды бу тагын.
Әлеге “булмас” дигән сүз шушы постны язарга этәрде.
Туганнан бирле ишетәм ул сүзне. Балачакта күңел төшенкелегендә йөргән чакларым булды. Бала вакытта берәр җирең башкаларныкы кебек булмаса, шуннан көлсәләр, бик авыр бит инде ул, үз эчеңә бикләнә башлыйсың. Ну минем ул вакытта колак иде инде. Бөтен урам малайлары көлә. Хәтта өлкәннәр дә “пошый колак” дип үрти иде. Мин шул вакытта үземне юатып: “Кечерәя әле ул” дип куя идем. Анда да “Булмас!” дияләр иде.
Мәктәптә укыганда да ишетергә туры килде ул сүзне. “Үскәч, шулай-шулай булам әле” дигәч, “Булмас!” дияләр иде.
Театр училищесына укырга кердем. Яшьтәшләремнең барысы да төс-биткә матур, озын буйлылар. Һәм шулар янына мин килеп чыктым. Буй бәләкәй. Кыяфәт тә аның кадәр түгел. Колак зур. Әти-әнине дә театрга чакырганнар иде хәтта. Имеш, артист озын буйлы булырга тиеш, минеке кечкенә. Миннән артист чыгачагына ышанып бетми иде кайбер укытучылар. “Булмас!” диделәр. Шуңа миңа артык игътибар да бирмәделәр.
Театрда да эшләп алдым.  Аннан  китергә туры килде. Анда да: “Булмас синнән, бетәчәксең”, дип әйтүчеләр булды.
Әлеге сүз шушы көнгә кадәр алга барырга этәргеч биреп бара. “Булмас”ны ишетеп үсүемә карап, югалып калмадым. Максатларыма тугры калып, алга барам! Иҗат юлым, яраткан тамашачым бар! Аллага шөкер, мин артист!
Башкаларга да киңәш итеп шуны әйтәсе килә: кеше сүзен тыңларга кирәкми. Үзеңә ышанырга һәм үз өстеңдә эшләп, максат-хыялларыңа барырга кирәк!
Никуллинның да шундый сүзләре бар, бик ошый ул миңа: кешегә үч итәргә, нәрсәдер исбатларга тырышма. "Просто" бәхетле бул! Көнчеләр синең бәхетле булуыңны күреп үзләре янып бетәчәк!", - дип язган Рамил Шарапов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

37

2

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    7

    0

    Рамиль, син молодец! Синнэн бар да була! Сине яратып карыйбыз, булдыра алуынга ошанабыз! Алга! Так держать! Унышлар синга, бэхет хэм тигезлек гайлэнгэ!??‍♀️

    • аватар Без имени

      10

      0

      Шарапов, син барысында булдырасын, молодец! Бик тэ яратып карыйбыз сине! Унышлар сина энем!

      • аватар Без имени

        7

        0

        Син молодец !

        • аватар Без имени

          13

          0

          Унышлар сина Рамиль !Исэн сау бул!Ишетмэ дэ,курмэ дэ Бары тик алга гына !

          • аватар Без имени

            5

            0

            Уңыштар теләйем,бик талантлы,матур кешеһеге

            Мөһим

            loading