16+

“Булса да булыр икән гайрәтле егет”

Бүген хатыным белән танышкан көн турында язасы иттем. 1977 елның искиткеч матур, кояшлы, бик эссе җәй ае иде ул.

“Булса да булыр икән гайрәтле егет”

Бүген хатыным белән танышкан көн турында язасы иттем. 1977 елның искиткеч матур, кояшлы, бик эссе җәй ае иде ул.

Шул җәйне Сабада үземнең тормыш иптәшем, улымның анасы, ике оныгымның дәү әнисе булачак Арча педагогия училищесында укучы кыз белән таныштым. Сабадан ул үз авыллары Түбән Шытсуга, мин Татарлар Икшермәсенә кайтып киттек. Кич белән очрашырга сүз куештык. Кайтып җиткәч тә, шул кечкенә генә буйлы сөйкемле сөякне күрәсем килә башлады. Ә аңарчы минем кызларга бик исем китми, мин аларга битараф идем. Күрәсем килә, ә кич үч иткәндәй, җитми дә җитми. Булса да булыр икән бетмәс көн!

Түзмәдем, матайны кабызып:  “Якты күздән өйләрен табуы да җиңел булыр”, – дип уйлап, чыгып та киттем.
Авылларына барып керсәм, урамнары актарылып беткән. Су уздыру өчен тирән траншея казылып, кеше йөрергә өй кырыйлап кына тар сукмак калган. Күңелемдә: ”Бәлкем, бу авылныкы түгелдер, көлү өчен генә әйткәндер”, – дигән шик бар иде. Чөнки әле Казанда яшәгәндә, бер кыз белән танышып, сүз куешканча, ул биргән адрес буенча килсәм, картлар йорты булып чыккан иде.

Мин эзләп килгән кыз шушы өйдә, минем болай тиз килеп җитәсен башына да китерми, анасы пешергән төче коймакны эретелгән сыер маена манчып ашап утыра иде. Мине күреп, коймак урынына бармагын тешләгәч кенә аңына килеп: “Әтиләр күргәнче чыгып кит, соңрак үзем чыгармын”, – дип күзләрен аска төшерде. Минем кебек чибәр егетне күргәч, каушап, аптырап калуы табигый. Барлык яшь кызларга да сары чәчле артиллеристлар очрап тормый! Юк-юкта, кыз каршында Тын океанны өч тапкыр урап узган, ерак Камчатканың вулканнары белән хозурланган, Владивостокның “Золотой рог” бухтасында үзенең солдат итеген юган, булачак агроном басып тора һәм бу кечкенә Түбән Шытсу кызын бәхетле итәчәгенә шикләнми, йөрәген шушы кызга мәңгелеккә бирергә, дип килгән иде. Бу мәлдә, йөрәгемә бер болай гына әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек хисе сарылып, капка төпләрендәге утыргычка чыгып утырдым. 

Юлда тузгыган чәчләремне тарап, чалбар балакларына кунган юл тузанын каккалап, көтә башладым. Башта кайдандыр кайтып, капкаларыннан бер хатын, соңрак тәбәнәгрәк буйлы, әмма нык бәдәнле бер ир кереп китте. Болар минем булачак әби белән бабай, мине авылларына су кертергә килгән урыс, дип белеп, бабай буласы кеше: ”бер урыс капка төбендә чәчен тарап утыра”, – дип хәбәр салган. Кызга уңайсыз, ул эшләр болай тиз үсеш алыр дип башына да китермәгән. 

Менә без шулай очраша башладык. Сентябрь башларында ул Арчага китеп барды. Кайда телефон аша, кайда хатлар язып аралаша башладык. Каникулга кайтканда, чаңгы белән аларга барам. Ун километр алга, унны артка чорныйм. Күктәге йолдызлар юл күрсәтә. Чаңгыда, свитер гына киеп килгәнлектән, капка төбендә сөйгәнемнең чыкканын көтеп тору ялыктыра, эчкә суык үрмәли. Туңмас өчен, чаңгыда әрле-бирле йөренәм. Хәзер хатыным миннән көлә. “Ун чакрым килгәннән соң да туктамый, гел йөренеп тора. Булса да булыр икән гайрәтле егет”, – дип уйладым ди. Үзебезнең өйгә кайтканда, свитер, күлмәк, майка бергә ябышып каткан була. Шунлыктан, аларның өчесен беръюлы гына салып була иде. Әмма мин хәтта төчкермәдем дә. Күрәсең, эчтәге мәхәббәт ялкыны мине җылыткандыр.

 Сагынудан түзәр әмәл калмагач, Казан аша электричкада Арчага барам. Сатып алган роза чәчкәләре өшемәсен өчен, аларны майка астына кыстырам.

Аларның чәнечкеләре тәнемне тырный, үзләре дә минем каныма буяла. Арчага баргач, Рәсимәнең фатир хуҗасы, олы яшьтәге Бибисара абыстай: ”Йөрмә монда, билеңә күсәк белән сугып, пенсиягә озатырмын”, – дип янагач, икенче килүемдә бер бәйләм мәтрүшкә, лимон, ике әчмуха тәмле чәй һәм бер кадак йөзем җимеше дә алып килгәч, ике арадагы аңлашылмаучылык бетте. Мин апаның якын дустына әйләндем. Шулай йөри торгач, без бер-беребезгә тагы да якынаеп, әз генә күрешмичә торсак та, бер-беребезне сагына, сагынудан, озаграк очрашмый торганда, йөзләребезгә зәгъфран сарылары йөгерә һәм кабат очрашу минутларын тилмереп көтә торган булдык.

Шушы хикәянең тууы еракта калган иң бәхетле көннәремә барып тоташа. Урамда – яз башы. Ябалак-ябалак җепшек кар ява. Рәсимә янына Арчага барган кичне дә шундый, әмма тагы да сихри кар күктән коелды. Гүя ул карларны бик зур галәм арбасыннан фәрештәләр агач көрәк белән җиргә бушаталар иде. Без җитәкләшеп яшел чыршылар тирәсендә йөрибез. Чыршы ботаклары күктән ишелеп төшкән кар авырлыгыннан сыгылып торалар. Багана башындагы лампочкадан саргылтым яктылык сирпелә. Кар бөртекләре шул яктылыкта җемелди, уйный, хәтта нидер пышылдыйлар. Ут яктысында Рәсимәнең яшькелтем күзләре тагы да серлерәк күренә, карашы тагы да тирәнәя. Ул күзләр төпсез диңгезне хәтерләтә. Минем шул дәрьяда батып, мәңгелеккә шунда каласым килә.

Кар ява да ява. Алар Рәсимәнең ак төлке тиресеннән тегелгән бүрегенә, җилкәләренә килеп куна. Мин алардан әллә көнләшеп, әллә хисләр кайнарлыгы белән, кулым белән селтәп, як-якка очырып җибәрәм. Энҗе бөртекләр үпкәләми, көлешкәндәй, үзләренә куну өчен икенче гашыйк парларны эзләп китә. Бу кич – минем гомеремдәге иң бәхетле, иң-иң матуры. Шушы төнге кич – минем гомеремдәге иң ак төн. Шушы кап-кара ак төннең күзләре яшел, күбәләкләре ак иде. Тирә-якта тынлык! Гүя бар табигать, шушы ике адәм баласына гашыйк булып, аларны мәхәббәт йокысыннан уятудан куркып, сулыш алмыйча торадыр шикелле.

Инде 46 нчы ел бергә яшибез. Укытучы белән яшәгән өчен, бәлкем, “за вредность” миңа сөт тиештер?! Күпчелек ирләрнең бу яшьтә чәчләре агарып, шактыйларының пеләшләнеп, чебен-черкиләргә чаңгы шуарлык булып ялтырый. Ә минеке еллар үтә барган саен каралып, нәкъ әнинеке сыман булдылар. Дөрес, соңгы елларда ак чәчләрнең саны шактый артты анысы.

Габдулла Исмәгыйлев
Казан

 

Язмага реакция белдерегез

34

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    7

    0

    Бигрэк матур язылган,искиткеч.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч хикәя!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Матур язган автор, озынрак булсын иде, бетмәсен иде дип укыдым

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рәхәтләнеп бер сулышта укып чыктым

          • аватар Без имени

            0

            0

            Рәхәтләнеп бер сулышта укып чыктым. Матур язгансыз. Супер!

            Мөһим

            loading