16+

“Булыш инде, Раббым, миңа шул даруны табарга!”

Үз тормышымда булган могҗизага тиң хәлне язам әле. Аллаһның рәхмәте белән булганга могҗизага тиң инде ул... 1991 елның көзендә Казаннан Чаллыга күчендем. Һәр күченү стресс инде ул...

“Булыш инде, Раббым, миңа шул даруны табарга!”

Үз тормышымда булган могҗизага тиң хәлне язам әле. Аллаһның рәхмәте белән булганга могҗизага тиң инде ул... 1991 елның көзендә Казаннан Чаллыга күчендем. Һәр күченү стресс инде ул...

Җитмәсә, Чаллы – җилләр үзәгендәге шәһәр булып чыкты. Салкын тидереп авырып киттем. Колагым бик сызлады. Казанга, республика клиника хастаханәсенә бардым. Табиб, бу авыртулардан операция гына коткарачак, ди. Тик операция бер айдан гына булачак, чират буенча. Бер ай ничек түзмәк кирәк! Ничарадан бичара дигәндәй, Болак буендагы түләүле табибка киттем. Операция кирәк, димәде бу. “Их! Фәлән даруның бер уколы булса! Ике көндә терелер идегез!” – дип кенә куйды. Рецептын сорагач, көлемсерәде. Аптекаларда юк шул ул, бик дефицит нәрсә, дип куйды... Киная ясап кына, бик текә хасталар клиникасында булса гына, дип куйды. Даруның исемен язып алдым алай да. 

Миңа бик кирәк инде бу дару! Ничек тә табасы иде! Яңа гына эшкә кердем, җитәкчегә дә ошамас озак авыруым. Балаларымны да карыйсым бар! Бик авыр хәлемне уйлап, күземә яшьләр чыга... “Булыш инде, Раббым, миңа шул даруны табарга!” – дим... 

Уйлана торгач, авылдашым Энҗекәйнең обком клиникасында эшләгәнлеге искә төшә. Тик кайсы бүлегендә икәнлеген белмим бит инде. Элек үзем эшләгән редакциягә шалтыратып, клиниканың телефонын белешәм. Ул елларда Казанда адым саен телефон-автомат. Берсенең кабинасына кереп, бик дулкынланып, редакция биргән саннарны җыям. Хатын-кыз тавышы: “Кем кирәк сезгә?” “Энҗекәй Халитовна, шәфкать туташы... Ул кирәк иде”, – дим. “Мин тыңлыйм сезне!” – дигән тавышка аптырап, егылып китәрдәй булып гаҗәпләнеп калам һәм... татарчага күчәм. Кемлегемне әйтәм авылдашка. Энҗекәй белән без Базарлы Матакта да бер елларда эшләгән идек, ул – район хастаханәсендә. Мин – редакциядә. 

Энҗекәй мине эш урынына чакырды. Хирургия бүлегендә өлкән шәфкать туташы икән. Мин кабинетына килеп кергәч тә: “Нәсимә апа, баш табиб чакыра. Хәзер чыгам, утырып тор, яме!” – дип чыгып китте. Өстәленә күз төште. Берничә шешә дару ята. Эш юклыктан исемен укыйм. Үз күземә үзем ышанмыйча, табиб язып биргән кәгазьне тартып чыгарам! Теге! Миңа кирәкле дару!

Энҗекәй кергәч, хәлне аңлатам. Ул да гаҗәпләнеп әйтә: “Нәсимә апа, чыннан да дефицит дару! Бүген генә кайтты. Санаулы гына...” Берсе минем бәхеткә булган икән бит! Энҗекәй акчасын да алмады хәтта! Әле ул заманда бер генә кулланышлы шприцлар бик юк иде. Энҗекәй аларны да бирде. Ул уколны кадап, бер көн үткәч, табибка бардым. “Үзгәрешләр яхшы якка! Теге даруны таптыгызмыни?!” – диде ул гаҗәпләнеп тә, шатланып та... Шул хәлләрдән соң колак авыртуның ни икәнен белмәдем. Бик файдалы дару булып чыкты чыннан да!

...Менә бу хәлнең шулай җайлы хәл ителүен Аллаһ Тәгалә рәхмәте – могҗиза дими ни дисең! Энҗекәй сеңелемә гомер буе рәхмәтле булып калдым. Тормышы гүзәл, бәхетле булсын!

Нәсимә Садыйк.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading