16+

Бурычка акча алмагыз! (Йолдызнамә)

Бүгенгесе көн белән яшәгез! Иртәгәне көтеп, бүгенгесен кулдан ычкындыруыгыз ихтимал: кызык йолдызнамә (1-8 октябрь).

Бүгенгесе көн белән яшәгез! Иртәгәне көтеп, бүгенгесен кулдан ычкындыруыгыз ихтимал: кызык йолдызнамә (1-8 октябрь).

Кучкар (21 март – 20 апрель) Гашыйк булсагыз,  хисләрегезне күрсәтергә курыкмагыз. Интуициягезгә ышаныгыз.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Энергиягез ташып тора, ләкин алны-ялны белмичә эшләү иммунитетыгызны какшатырга мөмкин. Ял итегез инде бераз!
Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Әгәр бөтен нәрсәне ташлап, тормышыгызны яңача башлыйсыгыз килә икән, башлагыз! Нәрсә көтәсез?
Кысла (22 июнь – 22 июль) Үзегезне ничек бар, шулай кабул итегез! Хисләрегезне күрсәтүдән оялмагыз, әйтәсе сүзегезне курыкмый әйтегез.
Арыслан (23 июль – 23 август) Бөтен эшне үз өстегезгә өймәгез! Матди ягыгызны яхшыртырга теләсәгез, хезмәттәшлеккә игътибар итегез.
Кыз (24 август – 23 сентябрь) Бурычка акча алмагыз! Иң яхшысы акчагызны әрәм-шәрәм итмәү, җыеп бару.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Сезгә нәрсә мөһимрәк – бәхәстә җиңүче булып чыгумы әллә бәхетле булумы? Уйлагыз!
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Вакыйгаларны ашыктырмагыз! Бер авызыгыз пешкән бит инде, эреп кабарга тырышыгыз.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Тәнкыйтьләүдән һәм боерык бирүдән туктагыз! Менә шул чакта гаиләгездә гармония хөкем сөрер.  
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Бар ишеткән сүзгә дә ышанмагыз инде! Хәтта иң ышанычлы кешеләр дә ялгышырга мөмкин бит.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Бүгенгесе көн белән яшәгез! Иртәгәне көтеп, бүгенгесен кулдан ычкындыруыгыз ихтимал.
Балык (19 февраль – 20 март) Сезне илһамландыра торган эш көтә! Әмма, башта искедән котылыгыз, шулчак күңелле үзгәрешләр башланыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading