16+

Бурычлар түләнмәсә, башлыклар да борчыла

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин республикадагы кайбер автотранспорт предприятиеләренең 500 миллион сум салым бурычлары булганлыгын искәртте, аларны түләп бетерергә кушты.

Бурычлар түләнмәсә, башлыклар да борчыла

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин республикадагы кайбер автотранспорт предприятиеләренең 500 миллион сум салым бурычлары булганлыгын искәртте, аларны түләп бетерергә кушты.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының узган елдагы эшчәнлеген, гомүмән алганда, уңай бәяләде премьер-министр.

- Татарстанда узган ел эчке тулаем продукт 2,5 триллион сумны тәшкил итте. Республикада уртача айлык хезмәт хакы 37 мең сум. Быел 50 федераль һәм республика программасын гамәлгә ашыруда катнашабыз,-дип сөйләде Алексей Песошин. -Шулардан иң әһәмиятлеләреннән берсе-юллар төзелеше. Татарстанда көн саен 1 миллион пассажир йөртелә, 200 мең тонна йөк ташыла. Аэропортлар эшчәнлеген тагын да яхшыртырга кирәк, бу чит илләр белән хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә. “Казан” халыкара аэропортына татар халкының бөек әдәбиятчысы Габдулла Тукай, ә “Бегишево” аэропортына данлыклы сәнәгать вәкиле Николай Лемаев исеме бирелде, әлеге һава портлары Тукай әсәрләре эчтәлегендә һәм сәнәгать темасына бизәләчәк. Һава маршрутларына “Муса Җәлил “ исемле очкыч куела.

Җитәкче ишегалларын төзекләндерүгә аерым игътибар юнәлтте.
Ишегалларын төзекләндерү буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы, республика программасына тотынабыз. Программа кысаларында республика күләмендә 7 мең ишегалдын капиталь төзекләндерү бурычы тора. Без өч елда 50 миллиард сумлык эш башкарып чыгарга тиеш. Быел Җиңүгә-75 ел, ТАССР төзелүгә 100 ел. Эшләребезне шушы олы даталар шигарендә җаваплылык хисләрендә башкарырга, ветераннарга зур хөрмәт күрсәтергә бурычлыбыз,-дип, тагын да зуррак активлыкка өндәп тәмамлады чыгышын республика премьер-министры Алексей Песошин.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин башкарылган эшләр һәм алга куелган планнар белән таныштырды. Россиянең ЭйрБриджКарго йөк авиакомпаниясе белән хезмәттәшлектә “Казан” аэропортында транспорт узелы ачыла. Бу хезмәт Европадан Азиягә авиайөкләр ташуны оештыруда катнашу өчен кирәк. Германия һәм Бельгия йөкләре Казан аэропорты аша Гонконгка озатылган инде.
Казаннан Пермь, Түбән Новгород, Самара, Оренбург, Яңа Уренгой, Махачкала, Ярославль, Волгоград, Кемерово, Брянск, Воронеж, Калуга, Чиләбе, Сургут, Нижневартовск, Омск, Ростов-на-Дону, Барнаул шәһәрләренә очышларны субсидияләүдә Татарстан да катнаша. Татарстанның “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе пассажирлар йөртүдә үз өлешен арттыра бара.

Казаннан Кытайның Харбин шәһәренә, Будапештка һәм Доминикан Республикасына авиарейслар ачылган.

- Татарстан башкаласыннан Мюньхенга, Тель-Авивка, Ереванга, Нур-Солтанга һәм Алматыга авиаочышлар оештыру турында сөйләшүләр алып барабыз, - диде Ленар Сафин.

Саннар һәм фактлар

Татарстанда әле 527 авылга асфальт яки таш түшәлгән юл салынмаган, бу бурычны үтәү максатында эшләр дәвам итә. Соколка авылы янында Чулман елгасы аша күпер төзүгә әзерлек эшләре бара.

Казанда Компрессорлар заводы янында тимер юл һәм автобус транспорт комплексы төзеләчәк.

Казанда “боҗра” маршрутта электричка җибәрү шулай ук планда.
Яшел Үзән шәһһәрендәге Горький исемендәге суднолор төзү заводында сыегайтылган табигый газда эшли торган пассажир теплоходы төзелә. Тәүге елга корабын быелныың 3 кварталына төзеп бетерү ниятләнелә. Әлеге теплоход Казан-Зөя (Свияжск) туристлык маршрутында файдаланылачак.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading