16+

Буш кастрюль кагучылар көне

Хатын-кыздан башка тормышның яме юк, алардан башка безгә - ир-атларга, күңелсез дә, моңсу да. Бик мескен күренергә тырышкан депутатның сайлаучылар алдында: “Биз бик авырлык белән яшәдек, безнең хәтта салават күперебез дә аклы-каралы гына иде”, - дигәне кебек, хатын-кызларсыз бу дөнья аллы-гөллелеген югалтыр иде.

Буш кастрюль кагучылар көне

Хатын-кыздан башка тормышның яме юк, алардан башка безгә - ир-атларга, күңелсез дә, моңсу да. Бик мескен күренергә тырышкан депутатның сайлаучылар алдында: “Биз бик авырлык белән яшәдек, безнең хәтта салават күперебез дә аклы-каралы гына иде”, - дигәне кебек, хатын-кызларсыз бу дөнья аллы-гөллелеген югалтыр иде.

Хатын-кыз – серле табышмак, ир-ат аның ни уйлаганын беркайчан да белә алмый. Алда әйтелгәннәр белән һәрбер хатын-кыз килешәдер, чөнки алар үзләре генә шулай уйлый, әмма бөтен ир-ат та болай уйламый. Табышмак та түгел, серлелек тә юк инде, алар булса да, безнең егет чакта, кызларны сыйларга дип, Вәли бабайның бакчасыннан алма өзеп чыкканда гына булгандыр ул. Чәчәк кирәкмәгән бит, яшел алма кирәккән, рәшәткә аша үрмәләүче егет – рыцарь, ә урам якта басып көтеп торучысы – принцесса булган.

Сигезенче мартта матур сүзләр яудырып, чәчәк-бүләккә күмеп хатын-кызларны котларга гадәтләнелгән инде, безгә моны мәктәптә укыган чорда ук сыйныфташ кызларга кавырсын чәчәк белән “Наташа” хушбуе бүләк иттереп сеңдерделәр. Бу көн – аларныкы, шуңа күрә котларга, бүләкләргә, елмаерга, үбәргә, яратырга һәм башка бик күп кадер-хөрмәт күрсәтергә кирәк. Ир-ат бу көнне төрле рольгә керергә тиеш – йә ул маймыл, йә кухняда пешекче, йә спонсор, йә берьюлы бөтенесе бергә. Ә калган 364 көн кемнеке? Маймыл – ул гел маймыл, спонсор – кирәге чыккан саен, ә аның кирәге гел чыгып тора. Минем хатын-кызларны бер дә үпкәләтәсем килми, әлбәттә бу көнне мин бөтен таныш-белешне, якыннарны, туган-тумачаны, кайчандыр елмаешканнарны, елмаешырга өметләнгәннәрне котлап чыктым. Әйттем бит инде, гадәтләнелгән, хушбуй исе белән сеңдерелгән. Ә ул чакта 8 март хатын-кызларның тигезлек, гаделлек, тынычлык һәм үсеш өчен көрәшен чагылдыра иде. Бу көннең барлыкка килүенә дә шул көрәш сәбәпче.

Төгәлрәк әйтсәк, бу - “буш кәстрүлләр маршы” көне, 1857 нче елда Нью-Йорк хатын-кызлары хезмәт хакларын арттыру, эш шартларын яхшырту, тигезлекне таләп итеп урамга чыккан. Халыкара хатын-кызлар көне беренче тапкыр 1911 елның 19 мартында Европаның кайбер илләрендә билгеләп үтелә. Әлеге дата очраклы гына сайланмый, әле 1848 елда ук бу көнне Пруссия короле, кораллы баш күтәрү куркынычы астында, хатын-кызларга сайлауларда катнашу хокукын бирүче реформа үткәрергә вәгъдә итә. Кыскасы, бу – революционер-хатын-кызлар көне.

Революциянең дәвамы булмаган дәүләтләрдә әлеге көн билгеләп үтелми хәзер, ә үткәрүче илләр – Россия, кайбер БДБ илләре, Әфганстан, Камбоджа, Монголия, Куба. Советлар чорын күрмәгән, “Юпи” эчеп, Буш ботларын ашап үскәннәр моны кайдан белсен инде? Ул чорны тәнкыйтьләп, “совок” дип кенә җибәрәсең икән, нәрсә дип соң революционерлар бәйрәмендә ир-атларның йә - маймыл, йә спонсор булуын таләп итәсең? Интернеттан таныш-белешкә махсус Совет заманындагы открытканы җибәрдем, “Наташа”ң белән “Белая сиренең” кайда?” -  дип сораучылар да булды, хәтерлиләр икән әле.

Ә бүген соң нинди тигезлек, гаделлек, тынычлык һәм үсеш өчен көрәш турында сөйләп була? Буш кәстрүлләр тотып урамга чыгарлык дәрәҗәдә рәнҗетелгәнме хатын-кыз? Әллә ниткән генә аңлашылмаганлык килеп чыга: тигезлек өчен көрәш нәтиҗәсендә барлыкка килгән бәйрәмне билгеләп үтәбез, шуны ук таләп иткән феминисткалар, Пуси Райтларларны тәнкыйтьлибез. Хәзер бу бәйрәмнең мәгънәсе башка төрле диләр, ә ниндирәк соң ул? 8 март көнне ир-ат чәчәккә күмә, постельгә кофе китерә ди. Мондый хәл елына бер генә булса, калган 364 көнне хатын-кыз үзен бәхетсез хис итәчәк. Әгәр ир кеше бу эшне ешрак башкарып, башка вакытта да хатын-кызның күңелен күрә икән, ул чагында 8 март бернәрсә белән дә аерылмый һәм бәйрәм көн буласы урынга,  гадәти генә булып кала  - бу очракта да хатын-кыз үзен бәхетле хис итми. Аңлап бетереп булмый гына инде, валлаһи газыйм.

Шул “Юпи” эчеп, “Love is...” чәйнәп үскәннәрдән еш кына: “Ир-ат тиеш, ул бурычлы”, -  дигәнне ишетәсең. Сезгә әти-әниләрегез нәрсәдер тиештер, ә ир-ат – балаларына тиеш, әти-әнисенә бурычлы. Әле тагын сау-сәламәт булганнарның Ватан алдында бурычы бар, каядыр нәрсәдер тиешлеген салым инспекциясе санап-исәпләп чыгара. Җәмәгать транспортында хатын-кызга урын бирергә тиешме ир-ат? Әгәр авырлы, өлкәнрәк булса, яки ул аңа ошап, танышырга теләсә һәм үзе авыру булмаса - урын тәкъдим итә ала, әмма тиеш дип беркайда да язылмаган – бездә бит тигез хокуклылык, аның хәтта бәйрәме дә бар. Эштә бик яхшы вакансиядән баш тартып, хезмәттәш хатынга юл куярга да тиеш түгел, бөтен кеше дә яратсын өчен Чупа-Чупс була алмый бит ул. Ә “тиеш” һәм “бурычлы” дип утыручы хатын аның үз өендә дә бар, ул бары тик аның гына Чупысы. Шулай ук 8 март уңаеннан маймылланып, ишек төбендәге башмакны юешләткән мәче төсле гаепле булып йөрү дә аның вазифасына керми. Хатын-кызлар үзләрен кимсетелгән дип хис итәргә өйрәнгән, кемнеңдер гел аларның күңелен табып, сыйпап торуы кирәк һәм моңа бөтенесе дә ияләнгән, алар бу кимсенүне күрми дә, дөресрәге, алай дип кабул итми хәзер. Әйтик, үзеңә игътибар иттерү, сине ишетсеннәр өчен чишенү – ул кимсеткеч гамәл түгелмени?

Феминисткалар төрле лозунглар күтәреп ярымшәрә килеш урамга чыгып тигезлек таләп итә һәм алар моны кимсенү дип исәпләми. Тигез хокуклы, ирекле булу – ул чишенүгә генә кайтып калырга тиешме һәм шулмы инде бәйрәм итәр өчен сәбәп? Бары бер көнне генә хатын-кыз үзен бик бәхетле һәм бу аның өчен иң истәлеклесе икән, димәк, калган көннәрендә ул бик үк бәхетле түгел. Ә аның үзен бәхетсез дип исәпләвеннән янәшәсендәгеләргә, якыннарына, хезмәттәшләренә дә җиңел түгел. Ел әйләнәсендә 365 көн бар, чәчәк кибетләре тәүлек буена эшли, шампан да шул  көнне генә сатылмый, шәмнәрне йөрәк формасында тезеп, роза таҗларын ике көннең берендә ванна суында йөздереп була, тик утыр шунда матур педикюрлы аягыңны бер-берсенә ышкып. Ешрак елмаешырга, ешрак яратырга һәм яратылырга гына кирәк, ул чагында 8 март көне тирәсендә мондый ыгы-зыгы да купмас иде. Өстәвенә, ул әле революционерлар көне. “Юпи”дан авызлары кызарып беткәннәргә моны ничек аңлатасың инде, буш кастрюль какмаган бит алар.     

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading