Шәһри Казан

Бушлыктан да файда ясаучы бар

Быел Казанда узачак Worldskills чемпионаты – эшче һөнәрләргә яшьләрнең игътибарын юнәлтү өчен менә дигән чара. Биредә катнашучылар беренче карашка гади генә тоелган һөнәрне дә зур теләк һәм эчке дулкынлану белән үзләштерә, чын күңелдән янып аны өйрәнә, үзләре сайлаган эшне дә, шул эштәге осталыкларын да камилләштерә, эзләнә, кызыксына.

Worldskills – һөнәрләрне бүгенге чынбарлыкка көйләү, урнаштыру, аларның һәркайсының яшерен мөмкинлекләрен барлау һәм куллану да. Биредә без ияләшкән һәм хөрмәт иткән һөнәрләр дә (балта остасы, ветеринар), яңалары да (информацион кабель челтәрләре, интернет-маркетинг) һәм бөтенләй кызык яңгыраганнары да (осетин пироглары пешерү) бар. Чемпионатта катнашучылар, киләчәктә туачак ихтыяҗларга нигезләнеп, үзләре өчен яңа һөнәрләрне дә ача.
Казанның Информацион технология­ләр һәм элемтә техникумында белем алучы Айгөл Солтанова, мәсәлән, «1С Предприятие 8» платформасында бизнес өчен ИТ-чишелешләр эшли. Worldskills чемпионатында ул әлеге компетенция­дә Россия җыелмасы данын яклаячак.

Реклама

ИТ-чишелешләр эшмәкәрләргә бизнесны алга җибәрүдә бик нык ярдәм итә (беренчедән, чыгымнарны киметә, икенчедән, нәтиҗәлелекне арттыра), шуңа алар бүгенге көндә актив кулланылышта. Айгөл үзе сайлаган һөнәрне шуңа ярата да: «Үз һөнәремдә нәрсә ошыймы? Биредә син бушлыктан әзер продукт ясый аласың, ә аннары син җитештергән продукт кешеләргә гамәли эшчәнлектә ярдәм итә», – ди ул.
Айгөлгә – 18 яшь. Әлеге һөнәр белән ул әле узган ел гына танышкан. Шушы бер ел эчендә Айгөл үз компетенциясе буенча күпсанлы конкурсларда җиңүгә ирешкән. Хәзер ул августта узачак ярыш­ларга әзерләнә, анда да җиңәргә тели.
Worldskills турында Айгөл: «Бу – үз өлкәсендә чын осталарны әзерли торган бик шәп хәрәкәт!» – ди. Чыннан да, һөнәреңә мәхәббәт яшьли туса, шул мәхәббәтне арттырып, осталыгыңны үстереп, эшеңнең яңа якларын өйрәнеп тору өчен мөмкинлек һәм мотивация булса, эштән беркайчан да күңел кайтмыйдыр ул. Айгөлнең сүзләре белән килешеп, Worldskillsны хупларга, киләчәк өчен һөнәр осталарының бер өлешен әзерләүне аңа ышанып тапшырырга кала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: