16+

Быел артык җылы көннәр көтмәгез, яки Татарстанда кар яуган!

Әтнә районының Ары авылында кар яуган. Дөресрәге, әле дә явып тора, дип хәбәр итте безгә редакциянең якын дусты Фидаил Кадыймов. Халык синоптигы Рәис Шәкүров исә бәрәңгене кайчан утыртырга кирәклеген җиткерде.

Әтнә районының Ары авылында кар яуган. Дөресрәге, әле дә явып тора, дип хәбәр итте безгә редакциянең якын дусты Фидаил Кадыймов. Халык синоптигы Рәис Шәкүров исә бәрәңгене кайчан утыртырга кирәклеген җиткерде.

– Иртән торышка кар ява иде инде. Мондый хәлләр сирәк кенә булса да булгалый. Соңгы тапкыр бездә май аенда кар 2000 елны яуган иде. Әле дә хәтерлим, әниләр бәрәңге утырткан иде. Егерме сантиметр кар төште ул вакытта. Бәрәңгеләре булмастыр, мөгаен, суык алды, дип сөйләгәннәр иде, киресенчә, уңыш әйбәт булды. Авыл халкы бәрәңге, яшелчәләр утыртып өлгермәде әле, борчылырлык сәбәп юк, – ди Фидаил.

Арча районының Ашытбаш авылында да кар төшкән. 
– Тирес ява дип сөенәбез. Шәһәр халкы гына кар ди, без аны ашлама, тирес дибез. Димәк, җирдә дым булачак. Әти дә шулай дип әйтә иде, – ди Ашытбашта яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүров. 

Ул быел бәрәңгесен 11 майда утыртырга җыена икән. Сынамышлар буенча иң кулай көн шул ди. Узган елны Рәис абый бәрәңгене 1 майда утыртырга кушкан иде. Җирдә дым булганда утыртып калырга крәк, җәй коры була, диде. Чынлап та шулай булды. 
– Җирдә туң юк, өлгергән инде ул. Кичә тырмалаган идек, тырма батып йөри. Бүген үк чыгып утыртырга була. Никадәр иртә утыртасың, шуның кадәр яхшы. Узган елны бакчада калган бәрәңге чыкты. Рәхәтләнеп борын чыгарып үсәм дип утыра. Бу кар кирәк әле. Үткән елны җәй коры булды. Кыш буе яуган кар да җиргә сеңеп бетте. Кырларга әле дым бик кирәк, – ди ул. 

Рәис абыйның фаразлавынча, көннәр 10 майдан соң гына җылыта башлый. Артык җылы көннәр көтмәгез быел, җәе дә салкынча, яңгырлы булачак, диде ул. Аның каравы уңыш булырга тиеш. Бәрәңге дә бик әйбәт булачак, дип юрады халык синоптигы. Фитофтора булу куркынычын да кисәтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading