16+

Быел "Сәләт" форумында урыннар чикләнгән

19 июньнән 2 августка кадәр Татарстанның Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында Х Халыкара “Сәләт” яшьләр белем бирү форумы узачак. Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы әлеге проект Татарстан районнарында, Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче 15000 сәләтле бала, яшьләр һәм остазларны бергә җыя.

Быел "Сәләт" форумында урыннар чикләнгән

19 июньнән 2 августка кадәр Татарстанның Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында Х Халыкара “Сәләт” яшьләр белем бирү форумы узачак. Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы әлеге проект Татарстан районнарында, Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче 15000 сәләтле бала, яшьләр һәм остазларны бергә җыя.

“Сәләт” форумының башка директоры Тимур Сөләймәнов сүзләренчә, форум 6 профильле смена форматында уза. “Аларның асылы һәм җисеме - “Сәләт” мохите. Смена барышында Татарстан һәм Россиянең алдынгы эскпертлары, галимнәре, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре офлайн һәм онлайн остаханәләр, лабораторияләр һәм тематик мәйданчыклар үткәрәчәк”, - ди ул.

Оештыручылар әйтүенчә, быел барлыгы 22 смена эшләячәк. Шуларның берсе - Кама Тамагында оештырылачак өр-яңа “Аргамак” аланы. Форумдагы сменалар 7 көннән 21 көнгә кадәр төрле график буенча эшли. Пандемия аркасында төркемдәге кешеләр саны чикле. Хәзерге вакытта аланнар 80 процентка тулган. Аларда 800ләп кеше һәм 100ләп әйдәман булачак. Бирегә Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән һәм хәтта чит илдән киләләр.

Быелгы кунаклар арасында “Что? Где? Когда?” уены белгечләре Николай Крапиль, Вера Рабкина, Денис Галиәкбәров, Ольга Быкова булачак. Моннан тыш, Нурбәк Батулла, Зарина Вильданова, Илгиз Шәйхразиев, Марат Татурас, Анна Щеклеина, Искәндәр Нуриҗанов һәм башка танылган шәхесләр булачак. 

Форум 19 июньдә мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыруга юнәлтелгән Junior Skills Forum сменасы белән ачылачак. Монда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән берлектә оештырылган архитектура, модельләштерү һәм дизайнга багышланган мәйданчыклар эшләячәк. Смена 23 июньгә кадәр бара.

Иң иҗади смена – Arts Biler Forum – 26 июньнән 1 июльгә кадәр узачак. Аның төп идеясе – сәләтле балаларның һәм талантлы яшьләрнең иҗади потенциалын тормышка ашыру мәйданчыгы булдыру. Форум музыка, театр сәнгате һәм бию юнәлешләрен үз эченә ала. Бу елның төп яңалыгы – иҗади лабораторияләр: һәр юнәлешнең эксперты катнашучылардан үзенә төркем туплаячак. Форум дәвамында алар яңа иҗади продукт булдырачак.

Өченче смена – Selet Biler Forum – командада нәтиҗәле эшләү күнекмәләрен камилләштерүгә һәм шәхси осталыкны арттыруга юнәлдерелгән. Ул 4-9 июльдә узачак. Смена барышында Биләр музей-тыюлыгын тагын да яхшырту механимзнары турында фикер алышу каралган. Шулай ук әйдәп баручы белгечләр, галим һәм сәнгать эшлеклеләре, бизнес-тренерлар катнашында остаханәләр узачак.

Җәйнең иң кызу чагы – 14-18 июльдә мәктәп укучылары Биләр җиренә IT өлкәсен өйрәнергә җыелачак. Дүртенче смена – IT Biler Forum – мәгълүмат эзләү һәм эшкәртү, инновацияле продуктларны гамәлгә ашыру һәм ясалма интеллектны үстерүнең актуаль инструментларына багышланган. 

Media Biler Forum сменасында 6 юнәлештә эш алып барылачак: фото һәм видеопродакшн, социаль челтәрләрне алып бару, телевизион журналистика, блогинг һәм подкастлар. Үткәрелү вакыты: 22-26 июль. 

Алтынчы Leaders Biler Forum сменасы Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырыла. Ул лидерлык сыйфатларын арттыруга, проектлар булдыру һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Смена 29 июльдән 2 августка кадәр барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading