Шәһри Казан

Быелгы бал тәмле булырмы?

«Казан» агросәнәгать паркында бал продуктлары белән сәүдә итүче Елена Докукина турында әйтүем. Үтеп барышлый гына туктаган идем югыйсә, бал корты кебек җитез генә килеп басты да йомшак, матур теле белән мине ярты сәгать янында «бәйләп» тотты.

Бал турында әллә никадәр мәгълүмат биреп, һәр продукт хакында тәмле итеп тәфсилләп сөйләп, соңыннан якын туганыдай Арча районына кунакка да чакырып калды әле ул мине.

Е лена Арча районының Казанка авылы фермерлары Рузалия белән Илшат Ибраһимовларның туганнары икән. Ибраһимовларның 400дән артык оя кортлары бар, ди ул. Балны җитештереп кенә калмыйлар, алардан кремнар, мазьлар, сабыннар, балавыздан төрле формада шәмнәр ясап, кырларында үскән файдалы үләннәрне киптереп тә саталар. Бал салынган савытларына, тартмачыкларына Казан яки Татарстан балы дип язып куйганнар.

– Башкорт балы бренды бар, ниш­ләп үзебезнең балны танытмас­ка әле. Безнең бал да бик тәмле, – ди яңа танышым. – Шөкер, хәзер халык үзебездә җитештерелгән балны сорый башлады. Элек, гел башкортныкы кирәк, диләр иде.
Моннан биш-алты ел элек Абхазиягә баргач, аларның үз балларын матур итеп тәкъдим итә белүләренә, умартачылыкка махсус экскурсия­ләр оештыруларына сокланып кайт­кан идем. Ибраһимовларның товарларын күргәч шатланып куйдым. Без дә булдыра алабыз икән бит. Кәрәзле балны әнә кечкенә генә рамнарга да җыеп саталар. Моның өчен дүрт кечкенә рамны бер зур магазин эченә тыгып куялар икән.

Күчтәнәчкә дисәң, агач чүлмәккә тутырылганын да, кәрәзлесен матур тартмага салып та алырга була. Балның исә 15ләп төре генә бар. Кортлар нектар җыйсын өчен, кыр­ларга махсус берничә төрле культуралар утырталар. Шунлыктан ассортиментлары да төрле. Алар арасында кандала үләне (донник), көнбагыш, карабодай, елан үләне (синяк), люцерна, фацелия, расторопша балы, хәтта әрекмән, золотарник, каштан, тубылгы (таволга), акация балы да бар.

– Беренче чәчәкләрдән җыелган бал тәмле була, быел ничек булыр, белмим, ә менә узган ике елда андый бал ала алмадык. Көннәр җылы тора да яңгырларга китә. Кортлар нектар җыярга өлгерми, – ди Елена.
Ибраһимовлар кыргый бал кортлары җыйган бал да сата. Мари урманнарыннан җыелган бал, ди әңгәмәдәшем. Әлеге бал бик кыйммәт тора, чөнки ул күп түгел. Ә файдасына килгәндә, ул иң көчле бал санала. Аларда бөтен витамин, микро­элемент тупланган һәм кеше кулы кермәгән, дип аңлата Елена.

Әйткәнемчә, Ибраһимовлар бал продуктларын да сата, халык тома балавыз (прополис) белән бал икмәген (чыршын, перга) яратып ала икән. Шунда ук Елена миңа тома балавыздан төнәтмә ясарга да өйрәтә. Төнәтмә эшләр өчен 50 гр тома балавыз өстенә ярты литр спирт салып, 12 көн төнәтәсез. Көненә ике тапкыр ярты аш кашыгы суга яртышар аш кашыгы төнәтмә эчәсез. Балавыз маен ясар өчен 50 гр балавызга 200 гр сыер яки үсемлек мае кушып, су мунчасында эрегәнче тотасыз. Аннары сөзеп куясыз.

Реклама

– Ангина булганда, салкын тигәндә, балавызны авызга кабып чәйнәргә генә кирәк. Суга кушып ясалган балавызның катаракта вакытында файдасы зур, – ди сатучы.
Шул ук вакытта: «Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз», – дип тә кисәтеп куя. Югыйсә кайбер кешеләрдә балга аллергия булырга яки табиб тарафыннан башка кисәтүләр булырга мөмкин. Балавызны өч яшьтән зуррак балаларга гына бирергә ярый икән.
Кәрәзле бал калдыклары (забрус) теш казналарын ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, авыруларга каршы торырга булыша, сулыш алу органнары өчен файдалы, ди. Аны көненә дүрт тапкыр берәр аш кашыгы 5-10 минут чәйнәргә кушалар.

Бал икмәге иммунитетны яхшыр­та, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәклек тракты авыруларыннан, салкын тигәннән файдалы.
– Әмма ул ярты елдан файдалы үзлекләрен югалта, шуңа да аны көз көне ашап калырга кирәк. Бал икмәген балалар бакчасына бара торган сабыйларга ашаталар. Шуның белән иммунитетларын күтәрәләр. Иртән балаларга ач карынга – биш, ә олы кешеләргә ун төймә ашарга кирәк. Артыннан су эчмәгез, – ди Елена.

Үлгән корттан да (подмор) төнәтмә яки мазь ясап кулланалар икән. Аның тәнендә корт агуы калган була, менә шул төрле авырулар вакытында булыша икән. Төнәтмә ясау өчен бер стакан үлгән корт өстенә бер литр аракы агызып, ике атна төнәтәсең. Аннары ярты стакан суга 20шәр тамчы салып, көненә ике тапкыр эчәсең.

Балның үзенә килгәндә, юкә балы белән чәй эчкәннән соң урамга чыгарга ярамый, чөнки ул тирләтү үзлегенә ия. Салкын тиеп авырган вакытта юкә балын ашап, төренеп ятарга кирәк, тир белән вируслар да чыга.

Кандала үләне балы кан тамырларын яхшы чистарта, аның үләнен дә төнәтеп эчү файдалы икән. Карабодай балы гемоглобинны күтәрә. Камыр агачы (боярышник) балы йөрәге белән проблема булганнарга киңәш ителә, әмма кан басымын төшерә, ди. Ә расторопша балын бавыры авыртканнарга ашарга кирәк.

Яңа бал аертырга күп калмады, ә сатуда кыш буе утырмаган сыек баллар да бар. Еленаның әйтүенә караганда, көньякта үсә торган каштан белән акациядән җыелган бал гына кристаллашмый.

– Балның утыру-утырмавы аның сыйфатыннан тормый, нинди чәчәктән җыелуына карый, – ди ул. – Беренче чәчәкләр тузганак, зелпе (жимолость) балы тиз кристаллаша. Алар нык булып утыра. Ә болын чәчәкләре балы йомшаграк булып утыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: бал
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: