16+

"Сабый суга егыла һәм тончыгып үлү өчен берничә секунд та җитә..."

 Татарстанда суга батып үлүчеләр саны кискен арткан, 1 июньнән инде 39 кешенең гомере өзелгән. Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов республиканың сулыкларында “хәл бик җитди” дип кисәтте. "Ата-аналар әңгәмәгә бирелеп, сабыйларына игътибарны ычкындырып җибәрәләр", ди ул фаҗига сәбәпләренең берсенә тукталып.

"Сабый суга егыла һәм тончыгып үлү өчен берничә секунд та җитә..."

 Татарстанда суга батып үлүчеләр саны кискен арткан, 1 июньнән инде 39 кешенең гомере өзелгән. Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов республиканың сулыкларында “хәл бик җитди” дип кисәтте. "Ата-аналар әңгәмәгә бирелеп, сабыйларына игътибарны ычкындырып җибәрәләр", ди ул фаҗига сәбәпләренең берсенә тукталып.

— Ел башыннан сулыкларда кешеләрнең бата башлавының 70 очрагы теркәлде, кызганыч, 39 кеше елга яки күл төбенә китте. Коену сезоны ачылган 1 июньнән соң суга батуның 49 очрагы булды, шулардан 39 кешене мәңгегә югалттык. Балаларның суга батып үлүе ешайды, инде 8 бала су корбанына әверелде. Бөгелмәдә шушы көннәрдә генә бер-бер артлы ике бала батты, - диде ул.
 
Үсеп җиттем дигәндә...

 Минзәләдә 15 яшьтән югары үсмер егет, ә Әлмәттә үсмер кыз батып үлгән.
— Үсмерләргә яшьтәшләре арасында мактану-масаю хас. Баштүбән суга сикерәләр, еракка йөзеп китәләр. Мондый кыланчыклык еш кына фаҗига белән тәмамлана, - дип искәртте Юрий Венедиктов.
 Инде гомумән фикер йөрткәндә, үсмерләр арасында мактанышу бер бәла булса, сыра яки шәраб эчеп суга керү икенче зур куркыныч икән. Спиртлы эчемлек кулланганнан соң суга керү ярамый. Тән температурасы кинәт төшүдән, мускуллар хәрәкәтсез калачак. Бу- елга төбенә киттең дигән сүз. 

 Дулкыннар сабыйларга кага

 Гаилә-дуслар белән елга буйларына чыгып утыру матур гамәл. 
— Ләкин, ата-аналар әңгәмәгә бирелеп, сабыйларына игътибарны ычкындырып җибәрәләр. Су сай, кырыйда гына уйный, янәсе. Сабый, абынып яки дулкын кагып, суга егыла һәм тончыгып үлү өчен берничә секунд та җитә. Сабыйларга яр буенда гына уйнаган очракларда да коткару җилеты кидертергә кирәк, -диде Юрий Венедиктов.
 Сулыкларда балаларын игътибарсыз калдырган ата-аналарга 5 мең сум штраф салына. Акчаны, әлбәттә, тулыландырып булыр, ә балаң янәшәңдә генә батып үлсә, ничекләр кичерерсең?! 
 Мисал өчен, быел Мари Эл республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә берәр генә бала суга батып үлгән. Гаилә өчен кайгы, ә статистика ягыннан күз тимәсен. Татарстан белән Пермь крае битарафлык күрсәтә, без-8, ә Пермь 9 баланы “корбан” итте. Әле сулыкларда боз катырга ерак.

 Казанда баш “кайный”

 Бу араларда 30 градус тирәләрендә эссе һава хөкем сөрә. Халык сулыкларга агыла. Казанда Комсомол, Локомотив, Түбән Елга аръягы, Глубокое һәм Аккош күлләре комлыклары су керү өчен билгеләнгән. Изумрудное күле белән Җиңү паркындагы күл, фәкать, яр буенда ял итү өчен генә, аларда су коенырга киңәш ителми. 
 Әгәр, “Коену тыела!” дигән игълан куелган икән, аңа җаваплы карау зарур. Әлеге урыннар хәвефле. Суга батып үлүчеләрнең 75 проценты рөхсәт ителмәгән яки таныш булмаган урыннарда коенучылар. Тикшерелмәгән урыннарда су төбендә казыклар, очлы тимерләр, суүсемнәр булырга мөмкин.

 МЧС кисәтә:

 - Сулыкларга җәһәт кермәгез, тәнне суга акрынлап ияләштерегез, суда озак тормагыз;
 - Комлыкларда елгаларга куелган “буй” билгесеннән узып китмәгез, еракка йөзмәгез һәм тирәнгә чуммагыз. Суның өсте җылы булса да, аста салкын;
 - Спиртлы эчемлек кулланып су керү катгый тыела;
 - Яшенле яңгырлы, көчле җилле вакытта һәм төнлә су коенырга ярамый;
 - Таныш булмаган урыннарда су керү хәвефле, бервакытта да суга баштүбән сикермәгез, суүсемнәр булган яки төбе баткаклы урында суга кермәгез;
 - Кече күләмле көймәләрдә һәм гидроциклларда комлыкларга 50 метрдан да якын килү, елга суднолары юлына чыгу тыела;
 - Кече күләмле көймәләрдә һәм гидроциклларда һәр кешедә коткару жилеты булырга тиеш, бу таләп үтәлмәсә-штраф;
 - Кичке якта кече күләмле көймәләрдә ак фонарь кабызу таләп ителә, төнге караңгылыкта кече күләмле көймәләрдә хәрәкәтләнү катгый тыела.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading