16+

Бәйрәм дә, тәкә дә - безнеке!

“Татмедиа” тарихында беренче тапкыр 2022 елның 15 июлендә журналистлар Сабан туе булды. “Татмедиа” җәмгыяте оешуга 15 ел тулуга багышланган грандиоз бәйрәм Саба районында узды. Республика буенча “Татмедиа” җәмгыятендә барлыгы 1685 кеше эшли, шуларның 600е Сабан туенда төрле уеннарда көч сынашты. 

Бәйрәм дә, тәкә дә - безнеке!

“Татмедиа” тарихында беренче тапкыр 2022 елның 15 июлендә журналистлар Сабан туе булды. “Татмедиа” җәмгыяте оешуга 15 ел тулуга багышланган грандиоз бәйрәм Саба районында узды. Республика буенча “Татмедиа” җәмгыятендә барлыгы 1685 кеше эшли, шуларның 600е Сабан туенда төрле уеннарда көч сынашты. 

Сабалылар безне оста гармунчылары, мичтә пешкән коймаклары белән каршы алды. Бәйрәм Сабан туе бирнәсен җыюдан башланып китте. Һәр шәһәр-районның редакция журналистлары бүләкләрен тапшырды. Дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, “Татмедиа”ның генераль директоры Шамил Садыйков бар иде. 

– “Татмедиа” тарихында мондый чараның булганы юк иде әле. Журналистлар бәйрәм саен кеше ял иткәнне күрсәтә. Бүген үзебез дә ял итик, – диде Айдар Сәлимгәрәев катнашучыларны сәламләп.

Чынлап та, бу Сабан туенда журналистлар үз күңелен үзе күрде, рәхәтләнеп күңел ачты. Мәйданда ярышлар оештырылса, сәхнәдә Саба үзешчәннәре куйган концерт барды. 

– Үземне сезнең белән бергә дип саныйм. Сезгә хезмәттәшләр дип мөрәҗәгать итәсем килә. Үзебезнең комиссия хезмәтен, республикада туган телне саклау мәсьәләләре буенча эшчәнлекне сездән башка һич тә күз алдына китереп булмый. Эшли башлаган беренче көннән халкыбыз күңелендәге рухи бушлыкны тутыру өчен кемнәр белән, нәрсә эшлик дип эзләнә башлагач, сезне таптык. Һәрберегез белән проектлар будырырга тырыштык. Дөрес, нәтиҗәләр турында сөйләшергә әле иртә, чөнки бу мәсьәләдә текә борылыш ясарга кирәк. Без сезнең белән үлчәмгә салынып үлчәнми торган кыйммәтләр белән эшлибез, – диде Марат Әхмәтов.

Ул район редакцияләрендә эшләүче журналистларга аерым рәхмәтен җиткерде. “Сез халык өчен киңәшче, сердәшче һәм яклаучы. Халкыбызның тормышын сездән башка күз алдына китереп булмый. Милләттәшләрне тыңлый, гозерләрен ишетә, аны хакимияткә җиткерә белсәгез, шул вакытта без бер урында таптанып тормабыз. Республикабызның андый мөмкинлекләре бар”, – диде ул.

Шамил Садыйков сүзләренчә, Сабан туен оештыру идеясен “Татмедиа” җитәкчелеге бергәләп уйлаган. 

– Бүген Татарстан тормышын “Татмедиа”сыз күз алдына китереп булмый. Журналист эше иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр генә түгел, аның эше тәүлек буе бара. Журналистика – ул яшәү рәвеше. Иң матур, иң кызыклы профессия дә ул. Бездә 1600 кеше үзен журналистика белән бәйләгән. Алар иң бәхетле кешеләр, – диде Шамил Садыйков.

Журналистика өлкәсендә куйган хезмәтләре өчен кайбер журналистларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында “Шәһри Казан”да эшләүче хезмәттәшләребез Фәрит Салихов, Зөлфия Мадьярова һәм Эльвира Шакирова да бар иде. Чын күңелдән котлыйбыз!

...Редакциябезнең егетләре, кызлары капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, көянтә-чиләк белән су ташу, чүлмәк вату, чаңгыда йөрү һәм башка күп кенә ярышларда көч сынашты. Гер күтәрүдә яшь, талантлы журналистыбыз Илгизә Галиуллина 3нче урын, кул көрәштерүдә реклама бүлеге хезмәткәре Рүзилә Шәмиева белән газетабызның баш мөхәррире урынбасары Фәрит Салихов 2нче урын яулады. 

Сабантуе көрәшсез була ди мени?! Журналистлар бил алышында баш батыр исеменә Фәрит Салихов ия булды. 

– Мин бу җиңүне бер ун ел көттем. Журналистлар арасында Сабан туе оештырылуын теләдем. Тормышка ашты, ләкин мин спорт формасын шактый югалткач. Бер ун ел элек булса, җиңүе җиңелрәк тә булыр иде. Шулай да, рәхәт миңа! Авыл Сабан туенда үз авырлыгымда беренче калганым булды. Баш батыр булып, беренче тапкыр калуым. Хәзер көрәштән китсәм дә була инде, – диде ул көлеп.

Гомумән, Фәрит бу бәйрәмнән “баеп” кайтып китте. Әтәч куып тоту ярышында да иң өлгер Фәрит әтәчле булды! 

Дөресен генә әйткәндә, без бу Сабан туена зур өметләр баглап килдек. Төгәлрәк әйтсәк, икенче урыннан да түбән төшмәскә максат куйган идек. Хыялыбыз чынга ашты – командалар беренчелегендә 2нче урынга ия булдык! Редакциябезгә ноутбук бүләк иттеләр.

Журналистлар Сабан туе Сабаны гөрләтеп кайтты. Бу бәйрәмнең дәвамлы булуын, матур традициягә әверелүен телибез!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading