16+

Бәйрәм итмибез, ә бабаларыбызга баш иябез

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова бу атнада Татарстан Президенты катнашындагы план-чаралар белән таныштырды. Бу атнада ЮНЕСКОның 44нче сессиясе була. Онлайн киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнаша. Лилия Галимова алхәбәр биргәнчә, ЮНЕСКОның 45нче сессиясе 2022 елда Казанда үткәреләчәк.

Олуг юбилейга якынлашабыз

Мәскәүдә 26 июльдә Россия Федерациясе Хөкүмәте бинасында 2022 елда Идел Болгарстанында ирекле рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантанага әзерлек комитеты утырышы булды. Россия Президенты Владимир Путин бу олуг датаны билгеләп үтүне хуплады.

– Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснетдинов рәислегендә оештыру комитеты төзелде. Чираттагы утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңеханов та катнаша. Рөстәм Нургалиевич Идел Болгарстанында Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бер дата – тантана өчен генә түгел, ә борынгы бабаларыбызга хөрмәтләп баш ию, тарихны саклау максатыннан үткәрелүен искәртте, – диде Лилия Галимова.

БДБ илләре Уеннары

Казанда 4-11 сентябрьләрдә БДБ илләренең беренче Уеннары уза. Элеккеге СССР составындагы 10 илдән 1468 спортчы көч сынашырга килә. Спорт ярышлары Казандагы 11 спорт корылмасында барачак. Җиңүчеләргә 180 комплект медаль әзерләнгән.

– Уеннарга 1262 волонтер язылды, волонтерлар туплау дәвам итә әле. Ярышларны карарга тамашачылар кертелерме әллә юкмы- – монысы, санитар хәлләргә карап, сентябрь якынлашкач билгеле булачак, – диде Лилия Галимова.

ЮНЕСКО Казанга юлны белә

Бу атнада ЮНЕСКОның 44нче сессиясе була. Онлайн киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнаша. Лилия Галимова алхәбәр биргәнчә, ЮНЕСКОның 45нче сессиясе 2022 елда Казанда үткәреләчәк. Татарстаннан беренче булып, Казан Кремле ЮНЕСКОның бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә алынды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X