7 гыйнварда Түбән Кама трассасында булган авариядә, шөкер, корбаннар булмаган. Шулай да зыян күрүчеләр бишәү. Араларында 14 яшьлек бала да бар. “Дүрт кеше Түбән Кама үзәк хастаханәсенә китерелде, берсенең хәле аеруча авыр, зыян күргән бала Түбән Кама шәһәренең балалар хастаханәсендә дәвалана”, – дип хәбәр итте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Айгөл Сәлимҗанова.
Каршы як полосага чыккан машинада өч кеше булган. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, анда авырлы хатын һәм биш яшьлек бала да булган. Хатынга Арча район хастаханәсендә операция ясаганнар. Кызганыч, карындагы сабыйны коткарып кала алмаганнар. Баланы Казанга, Республика клиника балалар хастаханәсенә китергәннәр. Машина шоферы шулай ук хастаханәдә.
Дәүләтшиннарның олы улларына әти-әнисенең үлеме турында башта әйтергә курыкканнар. Бала бу хакта кесә телефонындагы интернеттан карап үзе белгән, ди авылдашлары.
Ике баласын җир куенына иңдергән Алинә белән Русланның әнисе ниләр кичерүен үзе генә беләдер. Аның төп юанычы - ике яшь ярымлык оныгы. Берүк бала сау-сәламәт булсын да, кияве Нияз хастаханәдән терелеп чыксын.
Бу вакыйгалардан соң, республика дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдрахманов матбугат конференциясе үткәрде. Бәйрәм арасында булган һәлакәтләрнең төп сәбәбе – тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, дип нәтиҗә ясаган ЮХИДИ хезмәткәрләре.
Комментарийлар