Шәһри Казан

Бәйрәм җитә, бүләк көтәсезме?

23 февраль җитә. Ватанны саклаучылар, ир-егетләр көне. Бәйрәмне әллә ничә төрле итеп үзгәртсәләр дә, асылы бер кала.

Реклама

Безне һәрвакыт якларга әзер булган ир-атларны, әтиләрне котлаулар дәвам итә. Иң күңеллесе – ир-егетләр дә бәйрәм көнне бүләк көтә, өмет итә икән. Өч кыз әтисе, җырчы Ильяс Халиков та бәйрәм көнне бүләктән баш тартмаячак.
– 23 февраль – минем өчен Ватанны саклаучылар көне. Әлбәттә, патриотик хисләр ягыннан үзебезнең Ватанны саклаучылар көне – иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Сүз дә юк, бүләккә килгәндә, аны алырга кем яратмый, бөтен кеше дә ярата. Пәйгамбәребез дә бүләкләр бирергә яраткан. Алырга да яраткан. Кызларым миңа, Аллага шөкер, һәр ел саен открыткалар, матур-матур әйберләр ясап сөендерәләр. Безнең гаиләдә шулай кабул ителгән: гаиләдә нәрсә кирәк, бәйрәмдә шул әйберне алу нияте тора. Үзебезнең кирәк-яракка булыша торган әйберне алып бирү күңеллерәк бит инде. Ул яктан бернинди проблема күрмим. Бүләкләр бирергә һәм алырга да кирәк. Бәйрәмнәрне гаилә учагында үткәрергә һәммәбезгә насыйп булсын, – дип фикерләре белән уртаклашты дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков.
Җырчы, радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы, ике кыз әтисе Зөлфәт Зиннуров бәйрәмне көтеп үк алмаса да, кызлары бүләк иткән котлау открыткаларыннан кәнагать калган.
– Бүләк көтмим, кызлар ел саен бүләк ясыйлар. Кечкенәсе балалар бакчасында картоннан чәй эчә торган чокыр ясап кайткан. Матур итеп, түгәрәкләр белән бизәлгән. Олысы Зәлия 23 февраль белән дип, открытка бүләк итте. Һәм эченә бик матур сүзләр язып куйган. “Яратам. Гел шундый булышчан, матур, әйбәт бул, күп акча эшлә һәм синең хыялларың чынга ашсын. Без сине котлыйбыз”, дип йөрәкләр ясап куйган. Рәхәт бит инде, матур бит. Гөлназ көлеп кырыну өчен күбек, лезвие, һәм тагын нәрсәләрдер бүләк итте. Көндәлек алына торган әйберләр. Бу көлеп, махсус шаярып бүләк итү”, – дип сөйли танылган шоумен.
Ә сезгә нинди бүләкләр бирәләр? Бу көнне бүләк алырга яратасызмы?
Сүз уңаеннан, әлеге бәйрәм 1919 елдан башлап билгеләп үтелә. 1920-1921 елларда әлеге дата бөтенләй үткәрелми. Баштарак ул “Кызыл Армия көне” буларак атала. Тарихчылар исә моның даталары дөреслеккә туры килмәвен ачыклый. 1946 елдан “Совет армиясе көне”, 1949-1992гә кадәр “Совет армиясе һәм Хәрби-диңгез флоты көне” буларак билгеләнә. СССР таркалганнан соң, Россиядә ир-егетләрне тәбрикли башлыйлар. Шулай итеп бу көн бездә 100 ел дәвамында бәйрәм ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: