16+

Бәйрәмнәр үтте, чыршының кирәге бетте: аны кая куярга?

Яңа ел күрке булган яшел чыршыны бәйрәмнәр үтү белән урамга чыгырып ташларга ашыкмагыз. Ылыслы агачка икенче тормыш биреп була бит.

Бәйрәмнәр үтте, чыршының кирәге бетте: аны кая куярга?

Яңа ел күрке булган яшел чыршыны бәйрәмнәр үтү белән урамга чыгырып ташларга ашыкмагыз. Ылыслы агачка икенче тормыш биреп була бит.

Казанда унынчы гыйнвардан тере чыршыларны кабул итү пунктлары ачылды. Теләгән һәркем «Идел буе экология оешмасы» (Г.Кутуй урамы, 160) каршында урнашкан контейнерга һәм «Мега» (Җиңү Проспекты, 141) сәүдә үзәге территориясендәге кышкы бульвардагы махсус контейнерларга чыршы, нарат, ак чыршыларын калдырып китә ала. Әлеге үзәкләр тәүлек дәвамында ачык һәм 31 гыйнварга кадәр эшлиячәкләр. Чыршыны тапшырганчы аны яңа ел уенчыкларыннан арындырырга онытмагыз.
Җыелган барлык ылыслы агачларны Югары Ослан районының Шеланга авылындагы һәм Биектау??? районындагы Әлмәндәр авылындагы фермерлык хуҗалыкларына тапшырачаклар. Биредә чыршы, наратлар сөт бирүче зааненск токымлы кәҗәләргә сый булачак. Алар ылыслы агачның ботакларын һәм кәүсәсен ярата икән. Узган ел шул рәвешле кәҗәләр өчен 1 тонна азык әзерләнелгән.
Авылда үз хуҗалыгыгыз белән яшәсәгез, чыршыны малларга ашатып була. Питрәч районының «Казан» нәселле атлар заводы мал табибы Рөстәм Миначев сүзләренчә, чыршы, нарат агачлары кышкы чорда маллар өчен витамин чыганагы.

- Кыш көне малларга файдалы микроэлементлар, витаминнар җитми. Аларның йоннары коела башлый. Моны булдырмас өчен ылыслы агачлар ашатырга кирәк. Ылыслы агачлар каротин, С, В2, Е витаминнарына бай. Каротин организмда әйләнә, ул малга үсү өчен яхшы. Сарыкларга агач ботакларын кардага гына ыргыту да җитә, алар ылысларын шунда ук чүпләп бетерә. Мөгезле эре терлеккә чыршы, нарат ботакларын ашау өчен уңайлы урынга элеп куйсагыз була, - ди Рөстәм Миначев.

Мал табибы сүзләренчә, май аенда чыршы, нарат ботакларыннан махсус тегермән аша он ясап була.
- Яңа елдан калган чыршылар аңа бармый инде, аларда эфир майлары бик күп була, - ди Рөстәм Миначев.
Яңа ел чыршыларын үсемлекләрне каплау өчен махсус япма материал буларак та кулланырга була, ди Казан федераль университеты Экология табигатьтән файдалану институты кафедрасы ассистенты, директор урынбасары Мария Кожевникова.

-Ылыс кыйммәтле биологик компонентларга бай, әмма ашламага бармый. Нарат шулай ук туфракта кислоталылыкны арттырачак, әмма күп түгел, - ди эколог.

Мария Кожевникова бәйрәмгә тере агач куярга яратучыларга чыршыларны чүлмәктәгесен алырга киңәш итте. “Аларны яңадан бакчага утыртырга була”, - ди белгеч.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading