16+

Бьюти индустрия: укымасаң да була(мы)?

Җайлы заманда, русча әйткәндә, «услуга» заманында яшибез. Барысы да әзергә-бәзер. Күңелең нәрсә тели – шуны барасың да аласың. Акчаң гына җитсен.

Бьюти индустрия: укымасаң да була(мы)?

Җайлы заманда, русча әйткәндә, «услуга» заманында яшибез. Барысы да әзергә-бәзер. Күңелең нәрсә тели – шуны барасың да аласың. Акчаң гына җитсен.

Кешеләр, ашарга пешерү, кие­нүне генә түгел, хәтта тырнак­ларын, керфекләрен, кашларын да башкаларга ышандыра башлады. Бьюти индустрия дип аталган өлкә турында әйтәм. Инстаграм аккаунтымда сораштыру уздырып карадым. «Кызлар, арагызда тырнак ясатучылар бармы?» дигән сорауга 111 кеше җавап бирде. Шуның 70е – «әйе, ясатам» дисә, калган 41е «юк, ясатмыйм» дигән җавапны сайлады. Аудиториянең яше төрле. 15тән алып 40 яшькә кадәр. Үткәрелгән сораштырудан бары бер генә нәтиҗә ясап була: матурлык өлкәсе хәзер бик популяр һәм керемле.

Сыйныфташым маникюр ясарга өйрәнде. Фәлән сумлык курслар үтте, кирәк-ярак техникаларын алды да бизнес корды. Шуны әйтергә кирәк, бизнесы моның әйбәт кенә күтәрелеп китте, керемнәре дә айлык хезмәт хакы кебек килеп торды. Өч ай эшләгәннән соң, үзенә затлы телефонның соңгы моделен алды бит бу! Бөтенесе, әлбәттә, шаккатты инде. 15 яшьлек кыз, тырнак буяп, 50 мең сумлык телефон алсын әле! Хәзер дә шул өлкәдә эшли сыйныфташ кыз. Машина алырга йөри дип ишеттем.

Бер яктан карасаң, андый матурлык сферасында эшләү керем алуның җиңел юлы кебек: 6-7 меңгә биш көнлек курслар сатып аласың ди, шуннан барып укыйсың да, «фәлән-фәләннең студия­сендә мастер маникюра курсын уңышлы үтте» дигән сертификатын тоттыралар һәм алга. Клиентлар җыярга да күп кирәкми. Әлеге дә баягы социаль челтәрләр үз эшен яхшы башкара. Әти-әни­нең йөзләгән мең сум акчасына университетта уку кирәк тә түгел кебек.
 
Читтән карап торганда гына бернәрсәсе юк кебек тоела ул эшнең: матурлык бизнесының җиңел булмавына инандым. Үзем дә каш ясаучы курс­ларын үтәргә булдым. Килдем. Теория өйрәткән булды мастер. Кашның һәрбер нокталарына исем биреп чыкты, симметрия сакланырга тиеш, имеш. Аннары практикага күчте. Башта үзе ясап күрсәтте, аннары миңа да мөмкинчелек бирде. Куллар калтырый, җитмәсә перчаткасы зур, җайсыз, пинцеты авырт­тыра, краскасы... Кеше маңгаена әллә нәрсә сызып куйсаң.

Шулай да ике көн эчендә белемле булдым. Канатланып кайттым да инстаграмда бит булдырдым, клиентлар эзләдем. Башта ара-тирә йөрүчеләр булды, аннары гына кызыгы бетте. Ялкаулык җиңде бугай. Матурлык өлкәсе минем өчен түгел. Карап торганда гына рәхәт икән.
Кайсы эшкә алынсаң да, төп­ле итеп алынырга кирәк. Үз көчеңнең һәм мөмкинчелекләреңнең чамасын да белергә. Бьюти индустрия турында сүз бара икән, талант дигән әйбер дә бар, кыюлык та кирәк. Һәркемнең үз юлы ул. Аны тырышып-тырмашып эзләү, берничә өлкәдә белем алу, шәхес буларак үз-үзең­не үстерү дә хата булмас.

Алсу Мансурова

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading