16+

Үч

Печән чапканыгыз бардыр инде сезнең? Урманда? Бәлки, юктыр да. Хәзер бит печәнне кеше үз ындырына чәчә дә елына ике-өч тапкыр җыеп алып рәхәтен күрә. Ул гына җитмәсә, каяндыр сатып ала. Хәзер печән әзерләүнең әллә ни кыенлыгы юк. Авылда мал-туар да азайды бит. Шуңа ул теләсә кайда үсә. Хәтта капка алдында да. Элек алай түгел иде.

Үч

Печән чапканыгыз бардыр инде сезнең? Урманда? Бәлки, юктыр да. Хәзер бит печәнне кеше үз ындырына чәчә дә елына ике-өч тапкыр җыеп алып рәхәтен күрә. Ул гына җитмәсә, каяндыр сатып ала. Хәзер печән әзерләүнең әллә ни кыенлыгы юк. Авылда мал-туар да азайды бит. Шуңа ул теләсә кайда үсә. Хәтта капка алдында да. Элек алай түгел иде.

Безнең якта урманнан пе­чән әзерлиләр иде. «Яшь чак, көчле чак, сугып егалар –­ сикереп торам, сугып егалар – сикереп торам», – дип әйтте ди берәү. Нәкъ менә шуның шикелле иде ул чорда печән әзерләү. Яңгыр яуса да – эшлисең, кояш көйдерсә дә – эшлисең, ничек булса да – эшлисең. Яшь чак, көчле чак – артык ис китми иде. Ләкин кигәвен хәтәр иде. Ару гына күбәне күтәреп, үргә таба атлаганда, иң кызган чакта гына юеш аркаңа кунган кигәвен тешләп ала. «Кая алып киттең безнең урманның печәнен, ну-ка кире борыл!» – дигән ачы бер нәфрәт белән. Күтәргән печәнне ташлыйсың килми – атлыйсың. Аның янына икенчесе килеп куна. Аннан тагын... Син печән күтәреп барасың, болар синең аркаңда бәйрәм ясый. Сыйланалар. Үзәккә үтә инде тешләүләре. Тешләү генә түгелдер, болар сине тереләй ашыйлардыр сыман тоела. Ашап бетерергә өлгермиләр, йөгерә-атлый килеп җитәсең дә, печәнеңне чүмәлә төбенә тондырып, теге кигәвеннәрне манчырга тотынасың.

Печәндә хәтсез йөрелде. Белмим, шул рәвешле күпме кигәвен үтерелгәндер. Кызганып әйтмим инде моны әйтүен, үзәккә үтүләре хак.

Ә черкиләр! Болары тагы да яманрак бугай әле. Болары бөтен җирдә бар. Кичке уңайда печән чапканда да, өйгә кайтканда да, верандага кайтып яткач та. Хәтта шәһәрдә дә. Йокларга дип яткач кына колак төбендә безелдәргә тотына. Кайсыдыр җиреңә килеп куна. Син шуны гына көтеп торасың ич инде – шундук моңа китереп тондырасың. «Әһ-һә! – дисең, – манчыдым черкине!» Шиш «әһ-һә»! Бераздан теге тагын безелди башлый. Тагын килеп куна. Тагын тондырасың. Шул рәвешле төне буе үзеңне кыйнап чыгасың да таң атар алдыннан, утны яндырып, тегене эзләргә тотынасың. Ә черки юк. Эзләп таба алмагач, берәр җирдән килеп чыкмасмы дип көтеп утырасың. Чыкмый. Үз үлеме белән үлде бугай дип сөенеп, утны сүндерәсең. Бераз тыңлап торасың. Тынычланып, караватка ятуың була – теге тагын безелди башлый. Үз-үзеңне кыйнауның икенче сериясе башлана. Һәм шул рәвешле – сериал. Иртән торып каядыр җыенасың, ап-ак матур күлмәгеңне киясең. Һәм бервакыт черки тешләп ала, син уйлап өлгергәнче, кулың сугып өлгерә – «Әһ-һә!» Черки сытыла. Кан эчеп күбенгән инде, җитезлеге беткән хәзер. Сөенергә дә өлгермисең, ак күлмәгеңдәге кызыл тапка күзең төшә – шайтан алгыры!

Күп җәйләр кичелде. Белмим, күпме черки үтерелгәндер шул рәвешле.

Ә кандала! Монысы белән шәһәр тулай торагында танышырга туры килде. Ну, арыгансың инде. Рәхәтләнеп йок­лыйм дип ятасың, йокыга да китәсең. Көндезге гамәлләрең өчен бүләк булып матур гына төш тә килеп керә. Дөньяның иң гүзәл кызы белән танышып, сөйләшеп, кочаклашып каядыр китеп барганда... кинәт кенә нәрсәңнедер нәрсәдер көйдереп ала. Син шул җиргә шап – берне бәрәсең дә төшеңне куып җитәргә тырышып ашыгып-ашыгып йокларга тырышасың, тик инде үзең кемнеңдер төшенә килеп керәсең, монда да бәхет елмая... Шул бәхетнең елмаюына сокланып кына торганда тагын нәрсәңнедер нәрсәдер көйдереп ала... Тагын – шап!

Ә иртән торып карасаң, бөтен карават кызыл таплардан тора. Кемдер өлгергән бөрлегән сытып чыккан диярсең. Тәнеңдә дә – эзләр. Кандала талаган эзләр.

Тулай торакларда озак кына яшәлде инде яшь чакта. Белмим, күпме кандала үтерелгәндер.

Бер мин генә түгел бит инде, барыбыз да диярлек шул хәлдә. И, анысын чутлагач, монысын да чутлыйк инде. Кигәвеннәр, черкиләр, кандалалар... Алар безнең күпме җанны ашагандыр да канны күпме эчкәннәрдер инде.

Ни өчен сөйлим әле моны. Ә-ә, реинкарнация дигән нәрсә бар бит. Үлгәннән соң җанның кабат җиргә кайтуы. Чын, диләр аны. Дөрес, диләр. Кайчагында мин дә ышанып куям. Ул кигәвеннәр, черкиләр, кандалалар яңадан туганнардыр сыман тоела. Хөкүмәт булып.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading