16+

Чаллының 70 процент сайлаучысы Конституциядәге үзгәрешләргә алдан тавыш биргән

Чаллы һәрвакыт актив шәһәр булды, ди кала башлыгы Наил Мәһдиев.

Чаллы һәрвакыт актив шәһәр булды, ди кала башлыгы Наил Мәһдиев.

- Бу сәяси вакыйгаларда да чагылыш таба. Шул исәптән, Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүләрдә дә. Чаллыда безнең тавыш бирергә хокуклы 400 меңләп сайлаучы исәпләнә.Бүген иртән булган мәгълүматлар буенча, 284 мең 502 кеше тавыш бирергә өлгергән, - диде Наил Мәһдиев.

Чаллыда 170 тән артык сайлау участогы гамәлдә. Аларда 1638 сайлау комиссиясе әгъзасы эшли.

25-30 июнь көннәрендә тавыш бирүләргә килгәндә, алдан тавыш бирү мөмкинлегеннән 70 процентлап чаллылы файдалана алган. Өстәвенә, калада автобусларда һәм палаткаларда тавыш бирү оештырылган һәм 30 меңләп сайлаучы шул рәвешле тавышларын биргән. 35 меңләп Чаллы кешесе өйдә тавыш бирү юлын сайлаган.

- Автобусларда тавыш бирүләр аеруча да зур уңайлыклар тудырды. Кешеләр иртән эшкә киткәндә яисә кичен эштән кайтканда аларда тавыш бирә алды, - диде мэр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading