16+

Чәчне көненә ничә тапкыр тарарга?

Чәчләрне көненә өч-биш тапкыр тарарга кирәк. Майлы чәч булса, өч тапкыр да җитә, чөнки тарау май бизләренең эшен тагын да активлаштыра. 

Чәчләрне көненә өч-биш тапкыр тарарга кирәк. Майлы чәч булса, өч тапкыр да җитә, чөнки тарау май бизләренең эшен тагын да активлаштыра. 

Юеш чәчне тарарга кирәкми. 
Үзегезнең тарагыгызны чит кешегә бирмәгез. 
Таракны вакыт-вакыт юарга онытмагыз. Аена бер тапкыр җылы суга бераз гына шампунь һәм нашатырь спирты салып юыгыз. 
Металл тараклар кулланмагыз, алар чәчне сындыра.
Нейлон тарак балаларның чәчен тарау өчен әйбәт, чөнки ул йомшак. 
Чәчне буяу зыянлы диләр, әмма аны буяуга караганда, фен һәм чәч кыскычы куллану зыянлырак. 
Чәчне кырып алсаң, алар куе булып үсә дигән сүз дөреслеккә туры килми. Чәчнең куелыгы һәм ничек тиз үсүе генетика белән бәйле. 
Уртача алганда, көненә 50-150 чәч коела. Бу – норма.

фото: Joinfo

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X