Шулай, дуслар, кышны көтә-көтә, үзен уздырып та җибәрдек, ахры, без быел. Әнә анда ата казлар
гайрәтләнә, дип язганнар әле. Әллә кайчан инде, әле кыш уртасында ук. Шул ата казларның гайрәтләнгәнен гәҗиттән генә укып белмәсәң инде, валлаһи. Ни өченме? Чөнки каз асраучы юк авылда, менә ни өчен.
Ә менә без и азапланганбыз инде каз асрап. Теге заманда инде, казын да, чебиен дә. Ул теге брой лер чебиләр пәйда булган узган гасырның 80нче еллары мин сиңа әйтим, бабайлар әйтмешли, вәйт это да! Март башыннан бармак башы хәтле чебине алып мич башына җибәрәсең, аны каян алдыгыз дисезме? Каян табасың инде, җаным, каян табасың. Әллә хәзерге шикелле капка төбеңә китереп бирделәр дип беләсезме?
Тот капчыгыңны. Пүләнкә инкубаторына барып, төне буе чират торып алып кайттык Әлфия белән 1985 елның май башында. Андагы этеш-төртеш, тавыш... Әле аны бер кулга 30ны гына бирәләр. Яңавылның беренче автобусы белән кайттык, калган өч чакрымын җәяү инде, әй ул өч чакрымны ул заманда кемнәр уйлап торган инде. Әле ул бройлер чебиен үстерер өчен тулы бер курс үтәргә кирәк иде бит, кыртлый торган тавык астында чыккан гади чебиләргә тары ярмасы сибеп, чиста су куйдың да, әлеге дә баягы, эшең бетте, кодагый. Ә менә боларга...
Бары тик кайнаган су гына, әле витаминнар салып. Витаминны әптиктән дә аласың, әзрәк танышлыгың булса, ферма тирәсендә дип әйтүем, зоо техниклардан дуңгыз балаларына дип кайткан витаминны әҗәл даруы сорагандай сорап аласың. Ну кипкән кычытканны, «Мунча ташы»нда әйткәнчә, сосканский гына инде, кычытканлы чәй пешерәсең, бераз үскәч, ризыкларына да уып саласың.
Әле чәйләренә әз генә писүк йә варенье салып тәмләп бирәсең һәм чама кирәк. Чеби үстергән бар ла ул Әй кодам Җамалый, чамаламый ярамый дигәндәй, шул бройлерлар үстерергә өйрәнгән заманда, кемдер тиз генә чеби үстерергә уйлап, витаминны мул итеп тамызып, 30 чебидән берәү генә калган, кемдер, өйдәге чеби тавышыннан, исеннән туеп, мунча ягып мунчага төшергән дә, мунчасы ислерәк булып, чебиләре иртән керүенә бөтенесе ис тиеп тәгәрәп яталар икән дип, тагын кемнекендер мунчадан күсе ташып бетергән дип, телефоннар булмаса да, көн саен чыбыксыз телефон аша шундый хәбәрләр ирешеп тора иде инде.
Үстерүе бик мәшәкатьле булса да, бер бройлер итенең тәмен белгәч, авыр дип тормадык инде, алдык, үстердек. Азыгыңны кызганмасаң, өч-дүрт, хәтта биш килога кадәр үсәләр, кирәк чагында – җәй буена ит була. Башта шул бройлер чебиләр эзләп, Киров өлкәләрен, Удмуртияләрне әйләнсәк, соңыннан колхоз алып кайтып сата башлады. Март башларында чеби алып мич башыңа җибәрәсең дә, шуның белән шул инде, чебиләр белән бергә-бергә тормыш итә башлыйсың.
Яңа чыккан бармак башы хәтле чебигә бәби тәрбиясе кирәк инде аңа, малай. Җылы кирәк, коры кирәк, якты кирәк. Ну берсе шәп инде, көненә ничәмә-ничә тапкыр мич башына менеп төшү – менә сиңа гимнастика, артык майларың шунда ике арада төшеп кала. Иртән яннарына менгәндә, ничәсе җан тәслим кылды икән дип, бер йөрәк алына, монысы – адреналин микән соң инде үзенә күрә. Аннан соң бит әле, хатыннар, сезгә генә әйтәм инде, уйлап-уйлап утырам да, без бит чын патриархат заманында яшәгәнбез, үзебез шуны да белмәгәнбез. Сәвит заманында 10 класс тәмамлаган кешеләр дә бит инде югыйсә.
Синең, көнгә ничә йөз мәртәбә мич башына үрмәләп менеп, эшкә киткәндә – утларын сүндереп, кайткач – кабызып, йокларга ятканда – сүндереп, төненә ничә тапкыр туңмыйлармы дип караштырып, чөнки туңсалар бер-берсе өстенә өелешәләр дә аста калган көчсезләре иртән торуыңа тәпиләрен сузган булалар инде. Менә шулай итеп тырышыптыр машып, үзең өчен генә түгел бит инде, бөтен гаилә өчен дип тырышу бит инде име, менә шуны аңламаучылар да бар иде бит. Кем дип, кем булсын инде.
Әйтеп торам бит кем икәнен. Әлеге дә баягы, шул Хуҗа әкә инде. Аны видите ли чеби исе туйдырган, тавышларыннан колаклары тона. Аның чебиләре дә, матчага сузгыч белән сузган 150ле лампочканы сүндергәч, беркавым ду күчереп елап алалар, аннан соң гына йокыга китәләр иде. Ә Хуҗа әкәң дулый инде, тән температурасына тагын 40 градус өстәлеп, гаражда саф һавалар сулап, закускага капкан берәр карамель белән авыз шәрифләрен дә хушландырып кайткан кешегә чеби исе күңеленә ярамый икән шул менә.
Дулый инде, ике кулың белән билеңә таянып, син кайда йөрдең шул гомер дип ишеккә аркылы басып каршы алмагач, әллә мин генә ашыйм мы ул чебине дип әйтә алмагач. Ә хәзер ул белемнәрнең кирәге дә калмады. Бер айлык бройлер чебиләрне капка төбенә дә китереп бирәләр. Ә курсларда өйрәнгәннәрне язып барган калын дәфтәр кайда кәгазьләр арасында йөридер әле. Миннән соң бер мунча миченә ягып җибәрергә ярап торыр әле бәлки.
Рәйсә ГАЛИМУЛЛИНА, Кукмара, Мәмәшир.
Фото: pixabay.com
Комментарийлар