Башкортстанның Кушнарин районы Иске Кормаш авылында яшәүче Зилә Идрисова социаль челтәрдә кайчан һәм күпме чеби алуы, аларның никадәр авырлык җыюы, нәрсәләр ашатып торуы турында бәйнә-бәйнә язып бара. Ул ел да Кросс кобб-500 токымлы бер көнлек чебиләр сатып ала. Алганда берьюлы йөзәр чеби алып кайта.
– Иң мөһиме – дөрес һәм яхшы ашату. Катнаш азыкның да сынлаганын гына алырга тырышам. Алар ике төрле: тарттырылган һәм гранулада була. Минем үземә грануладагысы ошый, чөнки тарттырылганын чукыйлар да ул тузанга әверелә. Соңыннан аны ашамыйлар да. Тамчысына кадәр ашап бетерсеннәр дисәгез, грануладагысын алыгыз. Йә булмаса, тарттырылганына эремчек яки угычта уылган кишер кушыгыз. Өч атна катнаш азык ашатам, аннары аны киметеп, фуражны су белән кушып бирә башлыйм, соңрак катнаш азык бирүне туктатам. Беренче көннәрдә чеби сатучылардан алган антибиотик һәм витаминнар бирәм. Өч көн антибиотик һәм биш көн витамин. Аннары бер тапкыр бернинди дә дару бирмим. Чеби ризыгына гел майсыз эремчек кушып торам. Ул аларны үстерә һәм авырмыйлар да. Эремчекне йөз баш чебигә җиткереп булмый, шуңа да аны кечкенә вакытларында гына бирәм. Аннары оеган аерткан сөт бирә башлыйм. Аны аерым савытка салам яки фуражга кушам. Ачы сөт продуктлары ашаган чебиләрнең аяклары нык була, чөнки аларда кальций бар, файдалы бактерияләр ярдәмендә эчәклекләре дә яхшы эшли. Угычта уылган кишер белән яшел үлән дә кушсагыз, чып-чын витамин була. Шунысын истә тотыгыз: ризыклары әчеп ятарга тиеш түгел. Иске ризык өстенә яңасын да салырга кирәкми. Эсседә ул бик тиз әчи, – дип киңәшләрен бирде безгә уңган хуҗабикә.
Чеби ризыгына, өч атна-бер ай булгач, пешкән бәрәңге дә куша ул. Кайнар бәрәңгене фуражга куша да, суынгач, чебиләргә бирә. Әмма бәрәңгене бик күп бирергә кирәкми. Вакланган кукурузны да яратып ашыйлар ди. Шуның өстенә чебиләрнең ите тәмлерәк, ә түшкәсе матур сары төстә була икән. Зилә кычытканны да күп ашатырга киңәш итми, тузганак, башка чүп үләннәрен турамыйча гына йолкып алып алларына салыгыз, ди ул.
Апас районында яшәүче Венера Газиева сүзләренчә, чебиләрне март-апрель аенда ук алып үстерсәң әйбәт. Бик кызу да, суык та түгел. Суык булса да, җылытып була. Чебешләр өчен иң уңайлы температура – 18 градус. Шулай да 22 градуска кадәр түзәләр икән.
– Беренче тәүлектә температура 35 градус, аннары ике атнадан 28 градус, өч атнадан 25 градус җылы булырга тиеш. Дүрт атнадан 18-22 градус калдырасың, – ди ул.
Өч атна катнаш азык ашата да, фуражга күчә. Азыкка соя һәм көнбагыш шроты (концентрацияләнгән азык), балык һәм үлән оны кушып бирә. Балык калдыкларын иттарткыч аша чыгарып пешерә.
Комментарийлар